Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән очрашу

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән очрашу

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты. Кышкы сессиягә килгән укучылар Нәзарәт вәкилләре белән күрешеп, вәгазь-нәсыйхәт сүзләре ишетте, мөфтиятнең проектлары, эшчәнлеге белән якыннан танышып, кызыксындырган сорауларын бирде.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин күренекле шәхесләр, милләт зыялары белән очрашулар даими узуын, читтән торып укучыларның һәр көне, буш вакыты файдалы булсын өчен төрле чаралар, очрашулар үткәрелеп килү турында әйтте. Шәкертләр Россиянең 20гә якын төбәгеннән килгәннәр, барысы да татар милләтеннән, үз мәчет-мәхәлләләрендә дини эшчәнлек алып барырга, имам булырга әзерләнүчеләр.

Очрашудан соң мәдрәсәнең музеенда булдылар, биредә сакланган оригинал экспонатлар, кыйммәтле ядкәрләр, фотолар белән таныштылар.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...