«Зәкят» хәйрия фонды Газзәдәге мөселманнарга гуманитар ярдәм күрсәтте

«Зәкят» хәйрия фонды Газзәдәге мөселманнарга гуманитар ярдәм күрсәтте

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Газзә секторында оккупантлар чолганышында калган гади халыкка гуманитар ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Шушы көннәрдә «Зәкят» хәйрия фонды чираттагы ярдәмне күрсәтте: күпбалалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләште. Барлыгы 800 дән артык кеше азык-төлек белән тәэмин ителде.

Азык-төлек җыелмаларында шикәр, югары сыйфатлы дөге, токмач, помидор пастасы, ит һәм балык консервалары, көнбагыш мае, чикләвек пастасы, тозлы сыр бар.

Бүгенге көнгә Газзәгә тапшырылган гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 30 миллион сумнан артып китте. Моңарчы «Зәкят» хәйрия фонды Диния нәзарәтеннән Газзәдә гомер итүче гади халык өчен 60 тонна гуманитар йөк тапшырган иде. Ярдәм күрсәтү дәвам итә. Сезгә безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....