ХӘБӘРЛӘР

Казанда XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды

«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының рәсми ачылышы узды. Әлеге тантана һәрвакыттагыча Кәлам Шәриф аятьләре уку белән ачылды. Коръән аятьләрен Азнакай шәһәрендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап уздырылган татар мәкаме бәйгесе җиңүчесе Нурислам Әбсәләмов укыды. Форумда катнашучыларны беренче булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Милли шура рәисе дин әһелләрен чараның программасы белән таныштырды.
«Гаилә» мәчете «Сабыйга» акциясен башлап җибәрде

“Гаилә” мәчете, Казан хосписына ярдәм итү максатыннан, «Сабыйга» дип исемләнгән хәйрия акциясен башлап җибәрде. Быел әлеге чара 1 июньнән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Халыктан тупланган гигиена кирәк-яраклары Казан балалар хосписына тапшырылачак. Мәчетнең имамхатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, хоспис көндәлек шәхси гигиена предметлары – бала төрү чүпрәкләре, подгузниклар, юеш салфеткалар, сабын һәм башка товарларга мохтаҗ. Халыктан ярдәм “Гаилә” мәчетендә Җ.Фәйзи урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә. Акчалата ярдәм күрсәтү дә мөмкин. Тапшырылган сәдакаларга шулай ук хоспис өчен кирәк-яраклар сатып алыначак.
Тәтеш районында Әтрәч укулары узды

Әлеге чарада Тәтеш районының һәм республикабызның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы вәкилләре, авыл халкы катнашты. Әтрәч укуларында катнашучылар халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклау хакында чыгышлар ясады. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашучыларга татар халкының рухи-әхлакый мирасыннан нәсыйхәтләр китереп узды, районда яшәүчеләрнең тарихка сакчыл мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәтен белдерде.
Воткинск шәһәрендә – яңа мәчет
Воткинск шәһәрендә яңа мәчет ачылды. 2018 елның җәендә башланган мәчет төзелешен мөселман кардәшләребез түземсезлек белән көтте. Мәчетне ачу тантанасында Россиянең Баш мөфтие, Россия Федерациясе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты. Шунысы кызыклы: Тәлгать Таҗетдин 1980 нче елларда Воткинск мәчетендә практика узган.
Әлмәттә «Бәхетле балачак» бәйрәме узды

Балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәт районында сабыйлар өчен чаралар дәвам итә. Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге ял паркында ятим калган һәм үзенчәлекле балалар өчен Әлмәт мөхтәсибәте, «Мәдәният һәм ял паркы» һәм «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә «Бәхетле балачак» дип аталган бәйрәм оештырды. Чарага җыелганнарны Әлмәт шәһәре һәм районы имаммөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында бала тәрбиясе өчен иң беренче чиратта ата-анасы җаваплы икәнен ассызыклап үтте. Бәйрәмдә 300дән артык ятим калган һәм сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекле балалар катнашты. Алар өчен төрле уен чаралары, викториналар, анимация оештырылган иде. Сабыйларга тәмле күчтәнәчләр дә каралган иде.
II Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе

Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында II Россиякүләм “Халисә” Коръән укучылар бәйгесе үтте. Бәйге Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте катнашында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллык кысаларында үткәрелде. Бәйгегә Татарстан районнарыннан, Казаннан, Башкортстан республикасыннан, Волгоград, Пенза өлкәләреннән һ.б. төбәкләрдән 46 мөслимә үз көчен сынарга теләк белдереп гариза биргән иде. Әмма бүген оештырылган төп турга 24 гүзәл зат узды. Сайлап алу туры кичә Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе базасында үткәрелде. Бәйгедә иң яшь катнашучыга – 5, иң өлкәненә – 48 яшь. Бәйге рәсми рәвештә Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Коръән аятьләрен Болгар ислам академиясенең чыгарылыш курс шәкерте, «Фәнис» мәдрәсәсенең гарәп теле укытучысы Ризван хәзрәт Шәрәпов укыды һәм дога кылды.
Ульяновск өлкәсендә ислам дине нигезләрен өйрәнү курсы тәмамланды

Район халкы ислам дине кануннары буенча яшәргә омтыла. Гореф-гадәтләр дә, милли һәм дини йолалар да бергә үрелеп бара, һәркем аларны тиешенчә үтәргә тырыша. Мәчетләребездән мөселманнарны намазга чакырып азан яңгырый, дини чаралар, мәҗлесләр уздырыла. 2016 елда Иске Кулаткы бистәсенең “Сафия” мәчете карамагында ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курслар ачылган иде. Мөгаллимә Асия ханым җитәкчелек иткән әлеге курслар төрле урыннарда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан иманлы, тәртипле хатын-кызларны очраштырды. Алар бер-берләрен белмәләр дә, укулар вакытында тагын да дуслашып, бердәм коллективка әйләнеп, бик тырышып гарәп әлифбасын өйрәнделәр. Әлбәттә инде, дини белем алу җиңел булмады. Хәрефләрне өйрәнеп беткәч, Коръәни-Кәримне дөрес итеп уку нияте белән тәҗвид фәнен үзләштерделәр. Ислам дине нигезләребулган фикыһ, гакыйдә пәйгамбәрләр тарихы өйрәнелде.
Һәм менә шушы көннәрдә генә уку-укыту программасын тулысынча үзләштереп, таныклыклар алу бәхетенә ирештеләр. Таныклыкларны мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Азизов тапшырды. Ә мөгаллимә Асия ханым матур, җылы сүзләрен, изге теләкләрен ирештереп, һәркемгә Коръәни-Кәрим китабын – Каләм шәрифнең мәгънәви тәрҗемәсен бүләк итте. Ул дини белемне гаиләләргә, бала-оныкларга җиткерү өстендә армый-талмый эшләргә һәм киләчәктә якыннарны мәчет карамагындагы курсларга укырга алып килергә киңәш итте.
Чыганак: dumrt.ru