Мәрҗани мәчетендә татар теле дәресләре

Мәрҗани мәчетендә татар теле дәресләре

Казанның Мәрҗани мәчетендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында җыелыш узды. Очрашу барышында катнашучылар мәчетләр каршындагы курслар һәм дини белем бирү оешмалары программалары кысаларында татар теле дәресләрен оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Җыелышта катнашучылар мәчет каршындагы курслар кысаларында балалар өчен татар теле дәресләрен оештыру мәсьәләләрен карады. Көн тәртибендә уку вакытлары, дәресләрне үткәрү өчен төп мәйданчыклар, укытучыларга һәм уку-укыту материалларына таләпләр каралды. Дәресләр өчен кирәкле басма әсбаплар сайлауга аерым игътибар бирелде.

Әлеге дәресләр мәчеткә йөрүче балаларның һәм яшүсмерләрнең сөйләм телен баетыр дип көтелә. Дәресләр яшь буынның тел күнекмәләрен үстерүгә һәм мәдәни мирас белән танышуга юнәлтелгән.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...