Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин фәләстыйн качаклары белән очрашты

Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин фәләстыйн качаклары белән очрашты

Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин фәләстыйн качаклары белән очрашты

Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән Фәләстыйн дәүләте Президенты Мәхмүд Аббас очрашкан көндә Уфада Россия мөселманнары башлыгы Тәлгат Сафа Таҗетдин үз иленнән чыгып китәргә мәҗбүр булган фәләстыйнлылар белән очрашты. Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән очрашуга ике гаилә килде. Алар үткән елны Газә шәһәрендәге коточкыч вакыйгалардан соң Башкортостанга күчеп килгәннәр. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте җитәкчелеге Россия Президентының Фәләстыйнга ярдәм итәргә әзер булуын искә алып, төбәктәге бөтен дини үзәкләрдә дә гуманитар ярдәм җыю оештырылган.

Кызганычка каршы фәләстыйн качаклары үзләренең туган җирләрен вакытлыча калдырып китәргә мәҗбүрләр һәм бүгенге көндә илебезнең төрле җирлекләренә һәм шулай ук Башкортостан җирлегендә яшиләр.

Шәйхел-Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин кунакларга киләчәктә дә Диния Нәзарәте үзенең ярдәмен күрсәтүен дәвам итәчәге турында җиткерде һәм беренче чиратта мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сентябрьдән мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе каралачагын хәбәр итте.

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...