Чаллыда Саматов укулары узды
Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә ел саен үткәрелә торган Саматов укулары узды. Конференция күренекле мөселман дин эшлеклесе, Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовның (1930-2009) тууына 96 ел тулуга багышлап үткәрелде.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте. Укулар “Ак мәчет” мәдрәсәсенең 35 еллыгына багышланды.
Катнашучылар ислам мәгарифе һәм татар мөселман традицияләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышты. Конференция эшендә танылган мөселман дин әһелләре, казыйлар, имам мөхтәсибләр, фәнни һәм иҗтимагый җәмәгатьчелек вәкилләре, Габделхак хәзрәтнең туганнары һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты.
Кунаклар “Ак мәчет” мәдрәсәсенең намаз залын карады һәм татар халкында ислам тарихына һәм ислам мәгарифе үсешенә багышланган музейны карады.
Габделхак хәзрәтнең мирасы һәм истәлекләре турында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чаллы шәһәре имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, язучы Факил Сафин, Когалым шәһәре мәчете имам хатыйбы Хәлил хәзрәт Саматов, шулай ук “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре чыгыш ясады.
Габделхак хәзрәт – Россиядә хәзерге мөселман дини мәгариф системасы тарихында зур хезмәт куючыларның берсе. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә нигез сала һәм уку-укыту барышы белән җитәкчелек итә, уку-укыту программаларын, планнарын әзерли. Г.Саматов, дини мәгърифәт үсешенә сизелерлек йогынты ясавын дәвам итеп, 2003нче елга кадәр дини гыйлем бирү юлында була.
1998нче елда Татарстан мөселманнарының берләштерү корылтаенда Габделхак хәзрәт республиканың баш казые итеп сайлана. Ул бу вазифада 2006нчы елга кадәр эшли, аннан соң аны шәкерте Җәлил хәзрәт Фазлыев алыштыра. Фотосурәт: Чаллы мөхтәсибәте.