Новокуйбышевск шәһәре мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Новокуйбышевск шәһәре мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

«20 сентябрьдә Новокуйбышевск шәһәре мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге мәчет нигезенә беренче таш 2002 елның 22 июлендә салына. Шәхси иганәләр хисабына гына салынган гыйбадәтханә төзелеше өч елга сузыла. Бу изге эшне шәһәрнең мөселман дини оешмасы рәисе Әхмәткәрим Минекаев җитәкли һәм 2020 елга кадәр мәчетнең имамы булып тора.

Аның вафатыннан соң Аллаһы йортына «Әхмәткәрим Минекаев» исеме бирелү турында истәлекле такта эленә, һәм менә инде 5 ел дәвамында Марат хәзрәт Минекаев әтисенең фидакарь хезмәтен дәвам итә.

Юбилейның мәчет янында үткән тантаналы өлеше татар телендә генә алып барылды. Чарага җыелган кунакларны, мәхәллә халкын имам Марат Минекаев һәм бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлаганнан соң гыйбадәтханә төзелешен башлап йөргән һәм бу изге эштә катнашкан кешеләрне искә алдылар.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә дә мәчетне күз угында тотып, аңа һәрдаим ярдәм итеп торучы татар ир-егетләре бар икән. Аларга һәм гыйбадәтханә тормышында катнашучы башка актив кешеләргә истәлекле бүләкләр һәм мактау хатлары тапшырылды.

Мәҗлестә Новокуйбышевск шәһәр округы башлыгы Алексей Коробков һәм шәһәр округы Думасы рәисе Сергей Лукин да катнашты. Алар, җирле мөселманнарны мәчет юбилее белән тәбрикләп, алга таба да бердәмлектә, татулыкта, теләктәшлектә яшәргә насыйп булсын, дигән теләкләрен җиткерделәр.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...