Троицк шәһәрендә Рәсүлев укулары узды

Троицк шәһәрендә Рәсүлев укулары узды

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә “Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге вакытта ислам” VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Төп чаралар күренекле мөселман дин эшлеклесе, ишан, “Рәсүлия” мәдрәсәсенә нигез салган һәм анда мөгаллимлек иткән, Нәкышбәндия тәрикатенең суфый шәехе Зәйнулла Рәсүлев яшәгән һәм хезмәт иткән шушы шәһәрдә узды.

Камил хәзрәт сәфәре барышында иң беренче чиратта иске мөселман зиратында ишанның каберен зиярәт итте һәм дога кылды. Ул ишан нигез салган һәм зират янында урнашкан «Рәсүлия» тарихи мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты.

Алга таба Рәсүлев укулары «Ватанны саклауда һәм нацизм белән көрәштә традицион диннәрнең бердәмлеге» фәнни-гамәли конференциясе белән дәвам итте. Җыелышта Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.

Форум кысаларында Ватанны саклаучының рухи-әхлакый үсешендә диннәрнең әһәмияте, милләт бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Конференция Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Укуларда хакимият вәкилләре, якын һәм ерак чит илләрнең дини лидерлары, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашты.

Конференцияне Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте теләктәшлегендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия халыклары ассамблеясе оештырды.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...