Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды.

Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашты.

Гадәттәгечә, “Изге Болгар җыены”ның төп вакыйгасы булып Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы торды. “Тәүбә” җыелышында мөселманнар бергәләп, Тәлгать хәзрәткә ияреп, тәүбә сүзләрен кабатлап, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, хәзрәтнең эчтәлекле вәгазен тыңлады. Бу чара ел саен “Изге Болгар җыены” программасының иң ихлас һәм дулкынландыргыч өлеше булып тора, чөнки аның барышында халык, Аллаһыга сыенып, бердәй хисләргә бирелә һәм көчле рухи мохит урнаша.

“Тәүбә” чарасында Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөхтәсибләре һәм имамнары, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, Болгар җирендә мөселманнарны сәламләп, башкалада бик күп вакыйгалар - федераль дәрәҗәдәге «Россия - Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узуын хәбәр итте. Шул ук вакытта ул шушы вакыйгалар кысаларында төп чара дип «Изге Болгар җыены»н атады.

Татарстан Рәисе, җыенның чишмә башында хөрмәтле Тәлгать хәзрәтнең (Таҗетдин) торуын ассызыклап үтеп, аңа рәхмәт әйтте. Ул шулай ук, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәтләр белдереп, аның сәламнәрен җиткерде.

“Изге Болгар җыены” Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителү көне истәлегенә уза. Бу вакыйга Болгар ханы Алмышның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы белән бәйле рәвештә, рәсми ислам тарихының башлангычы булып тора.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...