Җиддәдә Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясе узды

Җиддәдә Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясе узды

Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша. Тантана Коръән укудан башланды.

Конференция Ислам оешмасы химаясендә мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча уза. Аның төп максатларыннан берсе – ислам һәм ислам мәдәниятен дөрес итеп күрсәтү, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалогны хуплау, шулай ук ислам цивилизацияле күзаллавы нигезендә гаделлек һәм тынычлык мәдәнияте кыйммәтләрен, ирек һәм кеше хокуклары принципларын тарату.

Бүгенге көндә Ислам оешмасына Ислам хезмәттәшлеге оешмасында әгъза булып торучы дәүләтләрнең 54 е керде (ИХОда – 57 ил). Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы каршында 2007 елдан бирле күзәтче булып тора.

Ел саен Мәдәният министрлары конференциясендә ислам дөньясының мәдәни башкаласы билгеләнә. Быел мондый титулга Сәмәрканд (Үзбәкстан) лаек булды. XIII конференция нәтиҗәләре буенча 2026 елда булачак башкала игълан ителәчәк. Казан да үз гаризасын тапшырды.

 

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Кешеләрнең байлар һәм фәкыйрьләр булып яратылуында хикмәт нәрсәдә?

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.   Аллаһы Раббыбыз –...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...