Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм

Динебез җәһәтенчә без әһеле ислам өчен иң бөек һәм иң мөхтәрәм зат Пәйгамбәребез “Галәмнәрнең горурлыгы” хәзрәтләре, азгынлык дулкынлары арасында батып-калкып йөргән вакытта кулларыбыздан тотып сәламәтлек тарафына чыгаручы. Дөнья һәм ахирәт сәгәдатебезгә сәбәп булачак тугры юлны безгә һәммә ошбу мөхтәрәм зат күрсәтте.
Ошбу җәһәттән бу нигъмәт иясе Әфәндебез хәзрәтләренең кем икәнен белергә, тәрҗемәи хәлендә аз булса да хәбәрле булу һәм нәселе белән беркадәр таныш булу һәрбер мөселман өчен тиешле булыр.
Пәйгамбәр Әфәндебез хәзрәтләренең исем шәрифләре “Мөхәммәд” булып, атасы да Габдулла бин Габдел-Мутталиб бин Һашим.
Югары булган бабаларының тәртипләре һәм исемләре ап-ачык мәгълүм булмаса да, Ибраһим пәйгамбәрнең Исмәгыйль (галәйһиссәлам) исемле улына тоташканлыгында галимнәр бер фикердә.
Фиһр бин Мәлик “Корайш” дигән мәшһүр булуына Әфәндебез хәзрәтләре гарәп кавеме арасында асыл нәсәбе булуы белән билгеле булган Корайш кабиләсеннән һәм Һәшим ыругыннан була. Һәрбер баба һәм әбиләре мөселманнар булып көндәлек заманнарының хөкемнәренә күрә шәргый никахлар белән берләшкән, әдәпсезлек һәм оятсызлык кебек бозыклыклардан саф һәм арынган булдылар.
Пәйгамбәрләрнең солтаны булган Әфәндебезнең мөхтәрәм атасы Габдулла хәзрәтләре һәм анасы Әминә җәнабләре араларында никахлашу булды. Габдулла хәзрәтләре сәфәрдә булган хәлендә авырып Мәдинә шәһәрендә вафат булды. Ул 25 яшендә иде. Кабер шәрифләре Мәдинәдә урнашкан.
Җәнаб Рәсүл Әфәндебез хәзрәтләре гарәпләр арасында “Гам фил” (Фил елы) дигән мәшһүр булган елда рабигыль әүвәл аеның 9 нчы дүшәмбе көнне таң вакытында Мәккә шәһәрендә дөньяга килеп “Мөхәммәд” дип исем кушылды (Милади белән 571 нче ел, Европа хисабы белән 20 нче апрель һәм Руми – Руси хисабы белән 17 нче апрельдә була). Бәдәви гарәпләрдән Бану Сәгд кабиләсенең Харис бин Габделгүзза хатыны Хәлимә бинт Зөәйб сөтен имезеп һәм тәрбия итүе сәбәпле, ошбу бәдәви гарәпләрдә 2 яше тәмам булганына кадәр торды һәм соңыннан анасы Әминә җәнабләренә тапшырылды. Хәлимәдән алданрак Әбү Ләһәб җариясе булган Сөвәйбә беркадәр вакыт үз сөтен имезеп торды. Атасы вафат булуы сәбәпле, бабасы Габдел-Мотталиб тарафыннан тәрбияләнде.
Габдел-Мотталиб, гарәп кавеме арасында бик күренекле һәм хөрмәтле зат булганга, Кәгъбә шәриф янында утырган вакытта, гарәп уллары моның хозурында әдәпле утырыр, үзенең уллары да хөрмәт йөзеннән аякларына басып кул кушырып торыр иде. Фәкатъ бер ялгыз, сабый булган Әфәндебез хәзрәтләре барып утырыр, Габдел-Мотталиб та аны белеп кулы белән аркасыннан сыйпап сөяр: “Бу улым бөек бер адәм булса кирәк!” – дип сөйләр иде.
Әминә җәнабләре, Өмм Әйман белән бергә Әфәндебез хәзрәтләрен берлектә алып Мәдинә шәһәренә карендәшләрен һәм хәзрәт Габдулла каберен зиярәт итү нияте белән сәфәр кылды. Ошбу сәфәрләреннән кайтып барганда Мәдинә шәһәреннән ерак түгел “Әбвә” исемле авылга җиткәндә Әминә җәнабләре хасталанып вафат булды һәм шушы җирдә җирләнде. Әфәндебез хәзрәтләре ошбу көннән игътибары ата белән анадан ятим буларак калды, яше 6-7 дә иде. Мәккәгә исә Өмм Әйман кочагында кайтты.
Галәмнең горурлыгы Әфәндебез хәзрәтләре 8 яшь вакытында Габдел-Мотталиб вафат булгач сөекле бабасыннан мәхрүм калганын белеп гәүдәсе янында елап торганы риваять ителә. Моннан соң әтисенә атасы һәм анасы ягыннан туган булган Әбү Талиб тәрбиясенә күчеп, аның йортында яшәде. Әбү Талиб пакь мәрхәмәтле һәм шәфкатьле бер зат булды, Әфәндебез хәзрәтләрен бик сөеп һәм балаларыннан артык рәвештә кайгыртып тәрбия итә торган иде.
Рәсүл Әкрам хәзрәтләре 9 белән 12 яшьләре арасында булган вакытта Мәккә халкының сәүдә кәрваннары Шам сәфәренә чыгарга хәзерләнә иде. Әбү Талиб ошбу кәрван белән берлектә сәфәр кирәк-яракларын күрде. Фәкать тәрбиясендә булган пәйгамбәребезне кызгану сәбәпле үзе белән бергә алып Шам сәфәренә чыкты. Шам мәмләкәтенә кереп Бусра шәһәре янында ял иткән вакытта, ерак түгел җирдә бер гыйбадәтхәнәдә гыйбадәт итеп торучы Бәхирә дип билгеле булган руханый (монах) боларның яннарына килде һәм: “Гарәп йортында бер пәйгамбәр чыгарга тиешле иде, бу турыда сездә хәбәр юкмы?” – дип сорады. Кәрван халкы да бу турыда бер нәрсә белмәгәннәрен сөйләде һәм хәрәкәт итеп юлларын дәвам итте.
Якынча 20 яшьләрендә вакытта бер тарафта корайш кабиләсе белән кинәнә кабиләсе һәм икенче тарафта кайс кабиләсе булган хәлдә бер сугыш булды. Үзенең якыннары булган Зөбәйр, Әбү Талиб, Хәмзә, Габбәс белән берлектә ошбу сугышта Әфәндебез хәзрәтләре дә булды, ошбу якыннарына ярдәм итте. Гарәп халкы арасында “Йәүмү фиҗар” дигән мәшһүр булган вакыйга ошбудыр.
Шушы сугыштан соң беркадәр вакыт узгач, гарәп уллары Габдулла бин Җүдгән йортына җыелып, алдагы гасырда золым һәм хыянәткә каршы ясалган “Хилф әл-Фөзүл” исемле җәмгыятьне яңарттылар вә Мәккә шәһәрендә золым һәм җәберлекне бетерү хакында бер-берсенә сүз бирделәр. Әфәндебез хәзрәтләре, Габдел-Мотталиб уллары белән берлектә ошбу җәмгыятьтә була һәм моның хакында: “Яшь вакытымда абыйларым белән бергә Габдулла бин Җүдгән йортында булган “Хилф әл-Фөзүл” җәмгыятендә булдым, шуннан гаять шат идем, әгәр дә шуның белән бер җәмгыять ясалса иде, бу көндә дә ул берлектә булыр идем!” – дип сөйләгән булган.
25 яшьләренә җиткәндә гарәп сәүдәгәрләренең мәшһүрләреннән булган Хәдичә бинт Хүвәйлид малы белән сәүдә өчен Шам сәфәренә чыкты һәм бу сәфәрдә Хәдичәнең Мәйсәрә исемле колы белән һәммә бергә бардылар. Сәфәрләре мөбарәк булып һәм өмет итүләреннән күбрәк файда күреп кайттылар.
Ошбу сәфәрдән калып бер-ике ай үткәннән соң “Аллаһ илчеләренең горурлыгы” Әфәндебез хәзрәтләре, Хәдичә (Аллаһ аңардан разый булсын) белән никахлаштылар. Бу вакыт Рәсүл Әкрам 25 яшьтә, хәзрәти Хәдичә 40 яшьтә булыр иде.
35 яшьләренә җиткән вакытларында гарәп халыклары Кәгъбәне яңартырга карар боерды. Бу вакыт Кәгъбә адәм биеклегендә булган дүрт дивардан гыйбарәт булып, өсте ачык һәм күп җирләре бозылган иде. Гарәпләр Кәгъбәне нигезенә кадәр сүтте һәм яңадан диварларына биекләндереп өстенә уратты. Җиддә шәһәре янында ком өстендә утырып калган бер көймәнең такталарын һәм башка агачларын ташып, кирәк җирләренә куйдылар. Фәкать “Хәҗәр Әсвәдне” урынына куяр өчен һәр кабилә үзен хаклы күрде, араларыннан берсе дәгъва белдерде. Мәчет ишегеннән иң элек керүче адәмне хаким итеп куеп, ошбу дәгъваларына бүләргә карар боердылар. Шул вакыт көтмәгәндә мәчет ишегеннән “Галәмнәрнең горурлыгы” Әфәндебез хәзрәтләре килеп кергәч, һәрбере “Мөхәммәд әмин!” – дип шат булдылар һәм вакыйганы сөйләп бер тиешле чара булына өмет белдерделәр. Әфәндебез хәзрәтләре дә “Хәҗәр Әсвәдне” бер кием өстенә куйдырды, кабилә улларыннан киемнең кырыйларыннан тотынып күтәртеп, урынына китерде. Биредә бөек бер фетнә ошбу рәвештә тәмамланган булды.
40 яшендә Әфәндебез хәзрәтләренә Җәбраил фәрештә аркылы вәхи килә башлады. Иң элек яшерен сурәттә буларак халыкларны иманга чакыра торган булды.
Ислам динен кабул иткән бернче хатыннардан хәзрәти Хәдичә, ирләрдән Әбү Бәкер әс-Сиддыйк, яшь улларыннан хәзрәти Гали, азат булган коллардан Зәйд бин Харис, азат булган җарияләрдән Өмм Әйман булган.