Җан тынычлыгы – Аллаһны зикер итүдә
>
Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әгәр берәү Раббысы белән күркәм хәлдә очрашырга теләсә, яхшы гамәлләр кылсын, Аллаһка ширек кылмасын” (Кәһеф сүрәсе, 110 аят)
Адәм баласы бу дөньяда вакытлыча, бары тик кунак кына. Ул дөньяга үз ихтыяры белән килмәгән кебек, киткәндә дә үз ихтыяры белән китә алмый. Шулай булгач, ул тормышын нәфес теләкләренә таянып үткәрергә тиеш түгел, аның моңа хокукы юк.
Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килде һәм киткәндә дә Аның әмере белән китәчәк. Әгәр ул Аллаһның әмерләре буенча яшәсә, уңышка ирешә.
Безнең яшәешебез – Аллаһка гыйбадәт кылу һәм Аңа итәгать итү. Тормышыбзның максаты – Аллаһны зекер итү.
Әгәр берәүне түрә янына чакырсалар, ул аның каршында үзен әдәпле тота, аңа ярарга тырыша. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршында без дә шулай ук басып торачакбыз. Бу дөньядагы гомер – ул Аллаһ Тәгалә белән очрашуга әзерләнү өчен бирелгән.
Аллаһ Тәгалә адәм баласын бар кылганда аның күңеленә яхшылыкны да, яманлыкны да салды. Шулай ук, уңышка ирешү юлы бары тик яхшылык белән генә булуын да белдерде.
Кеше изгелек юлын сайласа, ул уңышка ирешер, яманлык юлын сайлаучы һәлак булыр. Иманлы кешенең күңелендә яхшылык белән яманлык арасында, ягъни тәкъвалыкның куәте белән шайтанның юлдан яздырырга тырышуы арасында даими көрәш бара.
Аллаһ Тәгалә шушы ике юлны аермачык итеп күрсәтте, Кыямәт көнендә берәү дә белмәдем дип әйтә алмый. Шулай ук Аллаһ Тәгалә хакыйкатьне безнең күңелебезгә салды. Күзләребезне ачып күңелебез түренә карасак, йөрәгебез безнең кем булуыбызга шаһитлык бирә. Йөрәкне берничек тә алдап булмый. Без башкалар каршында күрмәмешкә салына алабыз, әмма йөрәк – ул безнең хакыйкый асылыбызны күрсәтүче көзге. Аллаһ Тәгаләне алдап булмый, чөнки Ул безнең күңелебездә ни булганын Белүче.
Аллаһ Тәгалә безнең сабыр һәм итәгатьле булуыбызны тели. Сабырлыкның һәм итәгатьнең нәтиҗәсе җәннәттә теләкләребезнең үтәлүенә китерәчәк. Бу тормыш безнең өчен бик озын булып тоелса да, Аллаһ Тәгалә каршында ул бер мизгел кебек кенә. Бу дөньяда яшәгәндә сабыр булганыбыз һәм Аллаһка итәгать иткәнебез өчен Кыямәт көнендә Ул безнең теләкләребезне үти.
Безнең намус – ул Аллаһ Тәгаләнең бүләге. Кеше гөнаһ кылса яисә хаталанса, намусы аңа тиз арада исенә төшерә. Әгәр инде кеше намусын тыңламый башласа, нәфесенең теләкләрен канәгатьләндерү белән мәшгуль булса, ул вакытта намус тавышы юкка чыга, чөнки кешенең хакыйкый асылы йоклаган яисә үлгән була.
Тәкъва кешеләр – алар Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар. Ә инде гөнаһка чумган кешеләр Аллаһ Тәгаләдән ерагайганнан ерагая баралар. Аллаһ Тәгалә безне Үзенә таба йөгереп барырга өнди. Аллаһның нигъмәтләре безне гел үзенә тартып тора, тик без гөнаһларыбыз сәбәпле бу нигъмәтне кире кагып, каядыр башка юнәлештә хәрәкәт итәбез.
Уңышсызлыкларның һәм авырлыкларның нигезе – ниятнең ихлас булмавында. Без кешеләр турында гел начар уйлыйбыз, бер-беребезгә ышанмыйбыз, чөнки без бары тик үз теләкләребезне генә күрәбез, шул сәбәпле фикерләребез дә бозыла.
Без үзебезнең фикерләребезне, кешеләргә карата мөгамәләбезне үзгәртергә, кешеләргә бары тик яхшылык кына теләргә тиешбез. Шул чакта күп кенә мәшәкатьләребезнең юкка чыкканын күрербез. Көнләшүдән тыелсак, бәхәсләшүләр килеп чыкмас. Тәкәбберлектән һәм үз-үзебез белән горурланудан тыелсак, тормышыбызга иминлек килер. Тормыштагы авырлыклар безнең начар гамәлләребез һәм гөнаһларыбыз сәбәпле килеп чыга.
Аллаһ Тәгалә безгә моны аңларлык хикмәт бирсен һәм тәүбә кылып, Аңа итәгать итү юлына юнәлтсен.