Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.

 

Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм анда үлгән кешене күреп алган. Аның башы астында мендәр урынына кулланылган таш һәм гаурәтен бары тик тукыма кисәкләре генә томалаган иде. Бу кешенең башка бернәрсәсе дә юк иде.

Муса галәйһиссәләм әйтте: “Әй Раббым, мин Синнән дустыңны күрсәтүне сорадым. Ә син миңа бу кешене күрсәттең”.

Аллаһ вәхи кылып Мусага җавап бирде: “Әй Муса, ул Минем дустым. Үземнең олуглыгым белән ант итәм, Мин аңардан бу ташны һәм тукыманы каян алуы хакында сорамастан элгәре, аны җәннәткә кертмәм”.

Нәсихәт

Бер генә мөселман да үзенең дустын түбәнсетергә тиеш түгел. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Кардәшенә карата нәфрәтле мөгамәләдә булу кеше өчен яман сыйфат булып тора” (Мөслим җыентыгыннан)

Безнең һәрберебез нинди халәттә булуыбыз билгесез. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Йөнтәс сакаллы, тузанланып беткән чәчле кешеләр бар, Аллаһ аларның догаларын шунда ук кабул итә”. (Мөслим җыентыгыннан)

Аллаһ Үзенең дуслары итеп билгеләгән кешеләрнең халәте шундый, алар бу дөньядан тулысынча ваз кичкәннәр. Бу дөнья малына батып рәхәтлектә яшәгән кешеләрнең халәте ничек булыр соң?

Кыямәт көнендә һәрбер кеше дөньяда тоткан барча мөлкәте өчен җавап бирер. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Шул көндә сез игелекләр турында соралырсыз” (әл-Тәкәсүр, 8)

Бер хәдис

 Кыямәт көнендә кеше дүрт әйбер турында соралмыйча торып, урыныннан да кузгала алмас:

- Үзенең тормышы хакында;

- Булган гыйлеме хакында. Ул гыйлеме белән нишләгән, берәрсен өйрәткәнме, юкмы һәм шул гыйлемнәренә нигезләнеп яшәгәнме, юкмы?

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Аллаһ китап әһелләреннән гаһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип” (Әәли Гыймран, 187) Ягъни кешедән бу аятькә таянып гамәл кылганмы, юкмы, дип сорау алыныр.

- Ул ия булган күчемсез мөлкәт. Каян алган һәм нәрсәгә сарыф иткән.

- Бәдәне турында, нәрсә һәм кайда нишләгән”.

 

 

Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның “Рухул-бәйән” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...