Хакыйкатьне эзләп...

Хакыйкатьне эзләп...

(бер мөслимә кызның ислам кабул итү тарихы)

 

Минем исемем Ксения. Мин әтисез үстем, балачагымның күп өлеше әниемнең тәрбиясе белән үтте. Ул миңа ана җылысын, үзенең мәхәббәтен бирде.

 

Балачагым матур үтсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Өебезнең үз гореф-гадәтләре бар иде: гади гаилә йолалары, өлкәннәргә хөрмәт, җаваплылык хисе һәм башкалар. Ләкин озак вакыт әтием образы минем өчен буш калды. Аның турында бернинди хәбәр дә, минем кайдан килгәнемне аңлата алырлык бер сүз дә булмады.

Мин зуррак үскәч әтиемне эзләп табарга булдым. Бу авыр юл иде: күңелдә шик-шөбһә, курку һәм өмет хисләре бергә буталды. Менә без ахыр чиктә бер-беребезне таптык.

Без аралаша башлагач, мин үзем өчен бөтенләй башка дөньяны ачтым - ул кадерләгән һәм ул яшәгән дөнья иде бу. Ул миңа үз тормышын күрсәтте, туганнары белән таныштырды, аларның көндәлек тормышы, гореф-гадәтләре һәм алар өчен нәрсә мөһим булуы турында сөйләде.

Бу очрашулар минем өчен яңа чынбарлыкка бер ишек кебек булды. Мин аларның гореф-гадәтләрне ничек саклавын, шул гадәтләрнең буыннан-буынга ничек тапшырылуын һәм туганлык хисенең мөһимлеген күзәтеп килдем. Бу миңа зур бер ачылыш булды һәм ниндидер гадәти булмаган хисләр тудырды. Шул вакытта мин үземдә гаҗәеп бер нәрсә белән җылы бәйләнеш хис иттем. Әтием сөйләгән һәрбер вакыйга, туганнарым белән һәрбер очрашу миңа яңа тәҗрибә бирде һәм тамырларыма күз салырга ярдәм итте.

Берникадәр вакыттан соң, көтмәгәндә әтием вафат булды. Бу минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Әле генә мөнәсәбәтләр кора башлаган кешемне югалту, аның вафаты минем өчен тормышта зур борылыш ясады.

Аның үлеменнән соң мин тормышның мәгънәсе турында, ул миңа әйтеп, сөйләп һәм күрсәтеп калдырган кыйммәтләр турында уйландым. Чөнки әтием минем өчен бөтенләй башка булган икенче дөньяны күрсәтеп калдырды. Мин күңелемнән әтием белән булган сөйләшүләрне гел барлап, кабатлап килдем, аның тавышын һәм киңәшләрен йөрәгемнең түрендә кадерләп сакладым.

Аның үлеменнән соң якынча бер ел үткәч, мин ислам динен кабул иттем. Бу карар кинәт кабул ителмәде: ул минем кечкенә чагымнан ук (10-13 яшьләрдә) башланды. Әмма әтием белән булган барлык очрашулардан һәм әңгәмәләрдән, әтиемнең даирәсендә күргәннәремнән чыгып күңелемдә булган сорауларга җавап таба бардым һәм Ислам диненә килү минем өчен тагын да да якынайды.

Минем өчен бу мантыйкый һәм тирән шәхси адым булды. Мин үземә ачкан дөньяның матурлыгын аңладым. Шушы дөнья белән элемтәне саклап калуны һәм әтием башлаган юлны дәвам итүче буларак кабул иттем.

Бүгенге көндә мин язмышыма рәхмәтлемен, мине тәрбияләгән әнием өчен, тамырларымның бер өлешен миңа биргән әтием өчен, иманымның таяныч булганы һәм мәгънә табарга ярдәм иткәне өчен рәхмәтлемен. Мин бу тарихларны саклап калырга һәм аларны киләчәктә балаларыма һәм оныкларыма тапшырырга телим. Аларга безнең кем булуыбызны һәм ни өчен без нәкъ менә бу юлны сайлаганыбызны сөйләп, миңа әтиемнән килгән тамырларны, хакыйкать юлын ирештерергә насыйп булсын дип Аллаһтан сорап дога кылам.

 

Ксения Сафронова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...