Ахирәткә сәяхәт

Ахирәткә сәяхәт

Бу дөньяда яшәгән һәрбер көнебез безне ахирәткә якынайта. Димәк, без киләчәк тормышка даими әзерлек алып барырга тиеш булабыз. Хәерле изге гамәлләрне күбрәк кылырга һәм Аллаһның ризалыгын алырга тырышу – ул көндәлек эшебез булуы зарур.

 

Хезмәтче хуҗасы риза булсын һәм аңардан канәгать калсын өчен эшен тырышып башкара, хуҗасы аның эшен кабул итсә, ул канәгать һәм шатлана. Мөэмин кеше дә бу дөньяда изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыша, шул гамәлләре аша Аллаһның ризалагын өмет итеп яши.

Мөэмин моның өчен төрле мөмкинчелекләр эзли, чөнки бу дөньяда яшәгәндә, бары тик ял итү һәм төрле рәхәтлекләр эзләп кенә йөрсә, ул үзенең төп хакыйкый яшәү максатын оныта һәм нәфес теләкләрен канәгатьләндерү белән генә яши башлый. Ахирәткә әзерлек турында ул гомумән исенә төшермәс була һәм бу дөньяның ялган мираж кебек кенә булган матурлыклары артыннан куа башлый. Әгәр кеше үзенең бөтен мөмкинчелекләрен ахирәткә әзерләнү өчен сарыф итмәсә, кабердә булганда, ул бары хәсрәттә булыр. Бу дөньяда яшәгәндә ул үлем турында уйламаска тырышып яши. Әмма, кызганычка каршы, мондый кеше бик мескен хәлдә, чөнки бу дөньяның матурлыгыннан аның күзләре камашкан.

Без даими рәвештә фикерләргә, яшәү мәгънәсен эзләргә тиеш. Аллаһның ризалыгын алу мөмкинчелеген ача торган юлдан барсак, һичшиксез бу ике дөньяның бәхетенә ирешербез.

Әгәр без күбрәк бу хакта уйласак, безнең бушка вакыт үткәрергә вакытыбыз да калмас иде. Шулай итеп кеше гөнаһлар кылмас һәм Аллаһның әмерләре буенча гына яшәр иде.

Без беренче чиратта ахирәтне теләүче бәндәләрдән булырга тиешбез. Бу дөнья һәм аның бөтен нәрсәсе белән бергә беркөнне юкка чыгачак. Ә Ахирәт – мәңгелек. Димәк, кеше Ахирәт өчен берәр нәрсә эшләсә, аның бу гамәле мәңгелеккә сакланып калыр һәм аңа файда китереп торыр.

Бу дөньяда яшәгәндә, без Аллаһ ризалыгын эшләп табарга тиеш. Шул вакытта Ахирәткә генә иярү түгел, шулай ук игелекле, тәкъвалы тормыш юлын алып баручылардан булырбыз.

Сезнең иман шартлары турында уйланганыгыз бармы? Фәрештәләргә, Кыямәт көненә ышану ул безгә нәрсә бирә?

Әгәр кеше бу хакта һәрвакыт исендә тотса, ул аны хаталар ясаудан саклап калачак. Шул чакта без уңышка ирешүчеләрдән булырбыз. Әгәр без үзебез өчен нәрсә мөһимрәк булуын аңласак, бу дөньяда сабыррак булсак, Кыямәт көнендә хур булудан котылырбыз.

Кеше ни өчен гафләттә яши? Чөнки без мәңгелек йорт турында һәм бервакыт кылган гамәлләребез хакында соралачагыбызны оныттык. Ахирәт турында сөйләшә башласак, кайберләребезнең депрессиясе башлана һәм алар тыңларга теләмиләр.

Галимнәр әйтүенчә, кеше бөтен нәрсәне дә инкарь итә ала, үзенең дәлилләрен китерә ала, әмма үлемне беркемнең дә инкарь иткәне юк.

Бу дөньяда яшәүнең максаты – ул Аллаһка хезмәт итү, ә яшәешнең мәгънәсе – ул Аллаһны зикер итү.

 

Хакыйкый буйсыну

Бервакыт Дәһли дигән шәһәр тирәсендә ачлык тарала, чөнки яңгырлар булмый. Галимнәр халык белән бергә җыелып чыгып «истиска» намазын укырга карар кылалар. Беркөнне карты-яше, баласы-чагасы, хатын-кызлары барысы да бергә җыелып кырга чыгалар һәм яңгыр сорап намаз укыйлар, дога кылалар. Әмма күктә ничек кояш кыздырса, шулай кала бирә. Араларында булган галимнәр фикерләп караганнан соң, бу җәмәгатьнең бер гөнаһысы бардыр һәм шул гөнаһ сәбәпле Аллаһ яңгырны тоткарлап тора, дип уйлыйлар.

Шул вакытта алар яныннан бер яшь егет дөяне йөгәненнән тотып үткәне күренә, ә дөянең җайдагы да бар. Бу егет халыкның нинди максат белән җыелуын сораша. Алар аңа ни эшләгәннәрен аңлаталар. Бу егет: «Мин дә сезнең белән намаз укыйм», - дип аларга кушыла. Ул дөя янына килеп җайдакның шәленә кагылып намаздагы кебек бер тезе белән чүгәли. Шунда ук болытлар җыела һәм яңгыр ява башлый.

Кешеләр гаҗәпкә калалар һәм бу егеткә сорауларын яудыралар. Чөнки алар бөтен җәмәгать белән дога кылсалар да, яңгыр булмады, ә бу егетнең догасы шунда ук кабул булды. Егет дөядә утыручы җайдак аның әнисе булуы һәм әнисенең гомер буе Аллаһ кануннары буенча гына яшәве турында тәфсилләп сөйләп бирә.

Аллаһ Тәгаләгә якын булган кешеләрнең догалары шунда ук кабул була, аларның куллары догага күтәрелүгә үк җавабы да көттерми.

 

Вакытны йөрәгегезне пакьләүгә сарыф итегез

Кешенең кимчелекләрен эзләүчене һәм аларны кешеләр арасында таратучыны Коръән үзе ләгънәтли. Бу вакытта кеше ике гөнаһ кыла: берсе – кимчелекләрне эзләү, икенчесе – аларны башкаларга сөйләү – анысы икенчесе була.

Әгәр без бүген бер кешене ямантеллелектән туктатырга маташсак, ул мин дөресен сөйлим бит, дип әйтәчәк. Әмма кешене яманлау – ул аның турында аны рәнҗетә торган сүзне әйтү. Әгәр кешенең үзе каршында шул сүзләрне әйтсәк, алар аның күңеленә тия икән, аны рәнҗетә икән, бу дөрес булса да, ялган булса да ямантеллелектән санала. Әмма инде ялган булса, ул вакытта бу гайбәт, бөһтан була.

Коръәндә әйтелгән ямантеллелек һәм гайбәт зинадан да зуррак гөнаһ булып тора. Зинаны Аллаһ гафу итәргә мөмкин, әмма ямантеллелекне гафу итү бары тик шул кеше үзе гафу итсә генә кичерелә.

Без хатын-кызлар кунаклар килгәндә дә, болай да өйләребезне юабыз, чистартабыз. Әмма шул ук вакытта без Аллаһның йөрәкләребезгә даими карап, күзәтеп торуын онытабыз. Безнең йөрәгебезне, күңелебезне пакьләү аеруча игътибарга лаек булырга тиеш. Чөнки ул да гөнаһларыбыз сәбәпле каралырга, пычранырга мөмкин. Әгәр дә без истигъфар кылмасак, тәүбә итмәсәк, ул шулай каралып калыр һәм хакыйкатьне ишетмәс булыр.

Аллаһ Тәгалә даими карап торган йорт – ул безнең кальбебез, әгәр без Аллаһка карата гафләттә яшәсәк, йөрәгебез ташландык йортка әйләнер, янәдән гөнаһлар белән тулыр. Аллаһ Тәгалә әйтүенчә, җир һәм күкләр Аллаһны сыйдыра алмый, әмма кешенең йөрәге Аны сыйдыра. Аллаһ Тәгалә теләсә, кешенең йөрәген бер мизгелдә үзгәртә ала, әмма кызганыч ки, без Аллаһка тулысынча тәвәккәл кылмыйбыз.

 

Гареш күләгәсендә булучылар

Хәдистә әйтелгән: «Кыямәт көнендә бик эссе булачак һәм бу эсселектән качып котылып булмый. Җиде төрле төркем кеше бу көнне Аллаһның Гареш күләгәсендә булыр.

Ул көнне Гареш күләгәсеннән башка күләгә булмас һәм кояш кешеләрнең баш өстендә торыр:

  1. Гадел җитәкче,
  2. Яшьлеген Аллаһка гыйбадәт кылуга багышлаучы яшь кеше,
  3. Бер кешенең зина кылырга чакырылганда «мин Аллаһтан куркам» дип туктап калуы,
  4. Үзен мәчет юлына бәйләүче ир кеше,
  5. Ике кешенең Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен яратуы,
  6. Аллаһ юлында сәдакалар биреп, уң кулы биргәнен сул кулы сизмәүче,
  7. Аллаһны искә алып, күзеннән яшь чыгучы кеше.

Аллаһ Раббыбыз – Мәрхәмәтле! Аз гына күз яшьләре чыгарып елаган өчен генә дә Ул безне Гареш күләгәсе белән каплар. Ә бу дәрәҗәгә Ахирәтне даими истә тотканда гына ирешеп була. Бары тик шул вакытта гына без дөньяның төрле иллюзияләре артыннан кумабыз һәм Аллаһ ризалыгына китерүче юлларны эзли башларбыз.

 

 

Резидә Замалетдинова

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...