Ата-анага карата мөнәсәбәт әдәпләре

Ата-анага карата мөнәсәбәт әдәпләре

1.        Ата-ана хакы – иң мөһим хак, Аллаһы Тәгалә хакыннан соң икенче урында тора. Ягъни, мөэмин өчен хокуклар һәм бурычлар үтәүдә иң мөһим кешеләр – аның әти-әнисе. Ана хакы – иң югарысы.

 

  1. Сүздә дә, гамәлдә дә Ата-Анага карата тиешле дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтү.

Ата-анага тиешле игътибар биреп, алар белән очрашканда, утырган урыннан торырга, алар белән исәнләшергә һәм аларны кочакларга кирәк. Алар белән сөйләшкәндә, аларга карата йомшак мөгамәләдә булыгыз, аларның сүзләрен бүлдермәгез һәм тупас (дорфа) кыланмагыз.

Коръән Кәримдә әйтелгән: «Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек [кылырга] әмер итте. [И, кеше!] аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга [канәгатьсезлек белдереп]: «Уф!» – дип тә әйтмә, аларга кычкырма, күркәм сүз әйт» («Әл-Исра» сүрәсе, 23 аять).

  1. Ата-анага яратуыбызны һәм шәфкатьлелек күрсәтеп, аларның ризалыгы аркылы Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә омтылу.

Аларга зыян китермәү, аларның җан тынычлыгы турында кайгырту.

Мөселман кеше Ата-Ата-Анасы мөэмин-мөселман булмаган очракта да аларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш.

  1. Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә каршы килмәгән мәсьәләләрдә Ата-ананың кушканнарын тыңлау, аларның фикерен исәпкә алып эш итү. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам, сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп, өч мәртәбә: «Сезгә иң зур гөнаһ турында сөйләргәме?» – диде. Сәхабәләр: «Әлбәттә», – дип җавап бирделәр. Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам болай дип сүзен дәвам итте: «Аллаһка тиңдәш кую белән ата-аналарыгызны рәнҗетү (аларның сүзен тыңламау)».
  2. Аларга карата сабыр булу, бигрәк тә алар картайгач.
  3. Ата-ана өчен дога кылу. «Мәрхәмәтлектән алар алдында тыйнаклык канатын җәй һәм [кәфер булсалар да, Аллаһтан һидаятькә ирешүләрен сорап]: “И, Раббым! Алар кечкенә чагымда мине [зур бер шәфкать белән] үстергәннәре кебек Син дә аларга [бакый рәхмәтең белән] мәрхәмәт ит», – дип әйт»

(«Әл-Исра» сүрәсе, 24 аять).

  1. Ата-аналарның иминлеге турында кайгырту, алар кыен хәлдә калган очракта, аларга финанс ярдәм күрсәтү.
  2. Ата-ана үлгәннән соң, аларның хакларын үтәү: дога кылу: Аллаһы Тәгаләдән Үзенең мәрхәмәте белән аларны ярлыкавын һәм гөнаһларын кичерүне үтенү: «Кыямәт көнендә кешенең Җәннәттәге дәрәҗәсен күтәрерләр, һәм ул: «Бу миңа нәрсә хөрмәтенә бирелде?» – дип сорар.

Аңа: «Улың синең гөнаһларың кичерелүне сорап дога кылганга күрә», – дип җавап бирелер».

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...