Гаилә учагы сүнмәсен

Гаилә мөселман өммәтендә төп рольне алып тора. Әгәр гаилә нык булса, өммәтебез дә нык булыр.... Әмма инде гаилә җепләре өзелсә, өммәтебез дә тукыма сыман таркалып тузып бетәр.
Ир белән хатын бер-берсенә терәк һәм аларның икесенең дә роле Аллаһның Китабында һәм пәйгамбәребезнең Сөннәтендә тәфсилләп аңлатылган. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:...алар сездән катгый гаһед алдылар” (Ниса сүрәсе, 21 аят). Аллаһ Тәгалә никахның вазыйфаларын “мисакан гализа” ягъни (катгый гаһед) сүзләре белән сурәтли. Ир кешенең хәләл җефетенә карата булган җаваплылыгы шушы килешү сүзләре аша йөкләнелә һәм ул шушы килешүне үтәргә Аллаһ Тәгаләгә вәгъдә бирә.
Бәхетле һәм уңышлы гаилә берничә принципка нигезләнә. Бу приципларны ир белән хатын бергәләшеп чын күңелдән үтәгән очракта гына нәтиҗәсе аерымачык күренә. Әгәр бу йөкләмәләр Коръән Кәримдә һәм Сөннәттә билгеләнгән рәвештә үтәлсә, ул очракта йортта бәхет һәм тынычлык, иминлек урнашыр. Әмма инде ир белән хатын бу кагыйдәләрне инкарь итсәләр, аларның өйләре зоопаркка әйләнер. Кайбер йөкләмәләр гаилә тормышы өчен бик әһәмиятле булмаса да, ир белән хатын тормышында алар мөһим роль уйныйлар.
Шәригатьтә ир белән хатынның өйләнешүе ул гыйбадәтнең бер төре. Ислам диненең күркәмлеге шунда ки, ир белән хатын өчен гадәти булган теләкләрне үтәп, алар Аллаһ Тәгаләнең әҗер савабына ирешәләр. Ислам дине ул гадәти тормыш яшәеше. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу хакта: “Исламда никахсыз яшәү юк”, дигән.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “... хатын-кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: ике, өч һәм дүрт итеп, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать бергә генә никахланыгыз...” (Ниса сүрәсе, 3 аять)
Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисендә әйтелгән: “Өйләнешү – ул минем Сөннәтем, минем сөннәтемне санга сукмаучы – ул минем өммәтемнән түгелдер”. Ислам динендә гаилә коруның никадәр мөһим булуын аңлатырлык башка гыйбарә юктыр мөгаен.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Без сезгә кадәр дә рәсүлләр (илчеләр) җибәрдек һәм аларга хатыннар һәм балалар бирдек” (13:38) Һичшиксез, бөтен пәйгамбәрләр дә гомерләрен Аллаһның әмерләрен ирештерүгә багышлаганнар. Шулай булса да алар гаилә корганнар һәм бу аларга динне таратуга бер дә комачауламаган. Алар кешелек өчен үрнәк булдылар, өйләнешүдән качу ул иҗтимагый җаваплылыктан качу булуын үз тормышлары белән дәлилләделәр.
Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Өйләнешү ул иманның яртысы”. Уйлап кына карагыз! Өйләнмәгән кеше гыйбадәтләрен даими үтәсә дә, аның иманы камил булмый, әгәр ул никах җепләре белән бәйләнмәгән булса. Өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаган ир-ат һәм хатын-кызны тасвирлап, бер хәдистә алар мескенгә тиңләнә. Андый кешеләр кызганыч, чөнки алар өйләнешүнең бик күп нигъмәтләреннән мәхрүм калалар.
Хәзрәти Гали (Аллаһ Тәгалә аңардан разый булсын) әйтүенчә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм биш очракта ашыгырга киңәш иткән:
- үлем килгәнчегә кадәр намаз укуда;
- үлем килгәнчегә кадәр тәүбә кылуда;
- мәетне кәфенләп күмүдә;
- бурычларны түләүдә;
- тиңдәш пар тапкан очракта балаларны өйләндерүдә.
Кызганычка каршы дин буенча гыйлемлек аз булу сәбәпле, бәлагать яшенә җитеп кияүгә бирерлек яшьтәге кызлар кияүгә чыкмыйлар, чөнки ата-аналары бик сайланалар, никахлашырга теләүчеләрнең тәкъдимнәрен чынга алмыйлар. Гаҗәеп, әмма мондый ата-аналар шушындый гамәлләре сәбәпле дин кануннарына каршы киләләр.
Моннан тыш, бурычка баткан кешеләрнең тәкъдимнәрен кире какканнар. Әгәр кешенең кунак чакырырлык акчасы булса, иң беренче эш итеп бурычларыннан арынырга, аннан соң гына өйләнергә тиеш дип фикер йөрткәннәр.
Өйләнешүнең сөннәт гамәл булуы инкарь ителгән урыннарда зина һәм фәхишәлек киң таралачак. Шулай ук Сөннәт киң таралган җирләрдә зиначылык та чикләнә. Ислам диненең матурлыгы шунда ки, өйләнешү белән бәйләнешле булган бөтен нәрсә рөхсәт ителгән, кешеләр пакь тормышта һәм гөнаһсыз яшәсеннәр өчен.
Сәхәбәләрнең яшәешләре бик гади булган. Бервакыт сәхәбә билгеле бер кызны димләргә теләп, үзенең дусты булган сәхәбәне үзенең теләген ирештерүне үтенеп шул кызның әти-әнисе янына димче буларак баруын сораган. Дусты ризалашып аның үтенечен җиткерергә киткән. Кызның өе янына килеп җиткәч, дустын тышта калдырып, аның үтенечен ирештерергә дип өйгә кергән. Кызның әти-әнисе азрак уйлап торгач, тәкъдимне кире какканнар һәм кызларын аның үзенә бирергә теләкләре барлыгын белдергәннәр. Нәтиҗәдә, алар кызларын бу димче сәхәбәгә тәкъдим иткәннәр. Бу сәхәбә тәкъдимне кабул итә һәм гаиләдә булган шаһитләр хозурында никах укыла. Ул өйдән чыккач, дустының борчылып көтеп торганын күреп, аңа бөтен булган хәлне сөйләп бирә һәм гафу үтенә. Бу сәхәбә аны гафу итә һәм үзенә насыйп булмаган кыз белән кызыксынганы өчен үзе дә аның каршында гафу үтенә. Сөбхан Аллаһ! Бу өйләнешү аларның дуслыгын таркатмаган. Ни өчен соң ул заманда никахлашу бик гадәти булган? Ул заманнарда никахлашуның җиңеллеге һәм гадилеге никахтагы хыянәтнең бик сирәк күренеш булуына китергән.
Шәригать кануннарын үтәү кешене гөнаһлардан саклый. Ә инде Шәригать кануннарын инкарь итүче кеше – ул үз гөнаһларына буталып юкка чыга.