Имам Раббани - икенче меңеллыкны яңартучы

Имам Раббани - икенче меңеллыкны яңартучы

Бу титул белән шәех Әхмәд ибне Габдел-Әхәд ибне Зәйн әл-Абидин әс-Сирхәндне атыйлар һәм халык арасында күбесенчә “Имам Раббани” буларак билгеле. Ул Һиндстанның Сирхәнд шәһәрендә туа, бу «арыслан ешлыгы»дигәнне аңлата. Әлеге кечкенә шәһәр Дәһли белән Лаһор арасында урнашкан. 971 елның Шәүвәл аенда сөннәтне җанландыручы бу бөек имам нәкъ менә шушы җирлектә дөньяга килә.

 

Әтисе Габделхәд әс-Сирхәнди җитәкчелегендә ул шәригатьне өйрәнә һәм рухи яктан үсә башлый.

 Имам Раббани Сәйләкүт шәһәрендә галим Әл-Камал Әл-Кәшмиридән белем ала һәм Якуб әл-Кәшмиридән хәдисләр ятлый.

Имам ар-Раббани үзенең әл-Кади Әл-Бадахшәни кебек укытучылары аша үз заманының зур мөхәддисе булган Габдерахман ибн Фәхед Әл-Мәккидан һәм танылган укытучылары арасында Ибне Фәхед, Ибне Һаҗәр Әл-Хәйт кебек зур мәшүһр галимнәрдән хәдисләр өйрәнә.

Унҗиде яшендә укуын тәмамлагач, имам ар-Раббани китаплар яза башлый. Атасы аны үзенең хәлифе итеп куя. 1007 елда әтисе вафат булгач, имам Раббани Дәһлигә юл тота. Анда ул имам тормышын тулысынча үзгәрткән шәхес — шәех әл-Бәкый Нәкъшбәнди белән очраша. Аңардан ул тарикатьне өйрәнә һәм кыска вакыт эчендә бөек рухи дәрәҗәгә ирешә. Шуннан соң Имам Раббани бу шәехтән остазлыкка рөхсәт (иҗәзә) ала.

Имам Раббани кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирә һәм аларны тәүбәгә килергә һәм Аллаһка якынаерга өнди башлагач, гаҗәеп күп кешеләр аңа якынаеп, аның бәрәкәтендә үзләренең яшәү рәвешен үзгәртә. Һиндстанда, Хорасанда, татар һәм төрек җирләрендә, Гарәбстан ярымутравында, Гыйрак җирләрендә, Шамда, Истанбулда һәм аларга якын җирләрдә һәм башка урыннарда аның мәшһүрлеге тарала.

Мәгърибтәге бөек галимнәренең берсе – Шәех Габдуллаһ ибне Мөхәммәд Әл-Аяши үзенең сәяхәтләр китабында Мәккәдә Нәкъшбәндия тарикатенә имам Раббаниның улы Мөхәммәд Мәгсүмнең шәкерте булган Шәех Гыйсә әс-Салибидән өйрәнүен сөйли.

Бу бөек имамның мәшһүрлеге Мәккә галимнәренә дә, башта шәех әл-Бәкый Нәкъшбәндинең мөриде, аннары имам Раббаниның шәкерте Таҗетдин әл-Һинди аша барып ирешә. Таҗетдин әл-Һинди белемнәрен Мәккәнең мәшһүр мөхәддисе Ибн Галлән кебек галимнәрдән ала.

 Шуңа күрә бу бөек имамның бәрәкәте Мәгъриб җирләрендә бик нык таралмаса да, Көнчыгыш белән Көнбатышны киң колачлаган.

Имам Раббани башка тарикатләрнең шәехе булса да, ул бары тик Нәкъшбәндия тарикатенә генә өйрәтә, бу тарикатьне Сөннәткә иң якын дип саный.

 Һичшиксез, Имам Раббанины бөтен Ислам дөньясына таныткан төп китап – “Әл-Мактубат», ягъни өч өлештән торган фарсы телендәге хатлар җыентыгы, соңыннан Мөхәммәд Морад Әл-Казани тарафыннан гарәпчәгә тәрҗемә ителгән.

 Бу китапта имам Раббаниның гакыйдә, фикыһ һәм тәсаввыфка карашлары бәян ителә. Карашларында ул гакыйдә гыйлемендә имам Мансур Әл-Матуриди фикерләренә таянган, фикыһта Имам Әбү Хәнифәгә иярүен тасвирлаган, ә рухи үсешендә ул Нәкъшәбәнд шаһ юлына ияргән. Аның юлы — сөннәтне кимчелексез саклау һәм гыйбадәт кылуны барлык төр бидгатьләрдән арындыру.

 Имам ар-Раббани җәмгыятьтә кешеләр арасында сөннәттә булмаган бидгатьләрне еш күренә башлый. Нәкъ шул чорда Имам Раббани хакыйкатьне таратырга ашкынуы һәм Сөннәтне җанландыруы аны хөрмәтле кешегә әйләндергән: аңардан өйрәнгәннәр, аңа колак салганнар, аның аша игелек җыйганнар.

Шуңа күрә аны “Икенче меңъеллыкның яңартучысы” дип атыйлар: ул сәхабәләр һәм тәбигыйннәр арасында билгеле булмаган гыйбадәтне төрле бидгатьләрдән чистарткан.

Имам 1034 елның сәфәр аенда Сирхәндтә вафат була һәм җеназа намазын аның улы Мөхәммәд Сәгыйд укый.

Имам Раббаниның икенче мөһим мирасы – аның балалары. Имамның иң өлкән улы – Мөхәммәд Садыйк әтисе исән чакта ук вафат була.

“Хәзин ар-Рәхмә” исеме белән танылган Шәех Мөхәммәд Сәгыйд «Әл-Мишкәт» тәфсиренең авторы, ул зур галим була. Шәех Мөхәммәд Сәгыйд шәригать фәннәренә һәм аларны укытуга күбрәк игътибар бирә. Ул 1070 елда вафат була һәм үзеннән соң хәлифе итеп улы Мөхәммәт Фәррухны калдыра. Аның турында “җитмеш мең хәдисне яттан белгән” диләр. Ул 1122 елда вафат була.

 Имам ар-Раббаниның икенче улы – әл-Горвә әл-Вуска исемле Мөхәммәд Мәгъсүм. Ул Мөхәммәд Сәгыйдтән яшьрәк, ләкин күбрәк үз әтисенә охшаган һәм үз-үзен тотышында аңа якынрак булган. Һәм ул әтисенең мирасын тагын да тырышыбрак тарата. Аның үз «Мәктүбәте « дә бар. Ул 1077 елда вафат була.

Имам Раббаниның нәсел варислары арасында үз заманының иң зур мөхәддисе булган Шәех Габдел-Гани ибн Әбү Сәгыйд Ибн Сафи әл-Кадр ибн Газиз Әл-Кадр ибн Мөхәммәд Гайсә ибн Сәйфетдин ибн Мөхәммәд Мәгсүм ибн Әхмәд Әс-Сирхәндины да аерып күрсәтергә кирәк. Хәдис өлкәсендәге күп кенә галимнәр аның иснәде (чылбыры) — хәдис буенча иң изге дип санаганнар. Шуңа күрә шейх Габдел-Хәйй Әл-Каттани хәдисләрне Шейх Габдел-Гани әд-Дәхләви аша тапшыра. Ул Ибн Мәҗә хәдисләр җыентыгына искәрмәләр яза һәм үзенең бөек бабасының «Әл-Мәктүбәт» китабында хәдисләргә шәрех ясый.

 

Рәхимә Гыйлемханова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....