Җиңү килде җирне нурга күмеп

Җиңү килде җирне нурга күмеп

 

Һәр елның маенда без илебезнең иң олы бәйрәмен – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бөек Ватан сугышының зәхмәте кагылмаган бер генә гаилә дә булмаганга күрә, бу истәлекле көн дәүләтебезнең тарихында иң түрдәге урынны алып тора. Әлеге канкойгыч еллар 27 миллион солдатның гомерен өзә, һәм аларның шактые мөселманнардан була. Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, күк йөзенең тынычлыгы һәм Җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга.

 

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Ватанны сөю – иманнандыр”. Әнә шул сәбәпле олуг галим, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габрахман Рәсүлев, Россиянең мөфтие буларак, 1942 елда түбәндәге эчтәлекле фетвә чыгара:

“Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның залимыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярченнәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга тугрлыгыбызны бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам бөтен юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларга һәм иярчәннәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рәхман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз”.

Рәсүлевнең әлеге фәтвасы Советлар Союзында яшәүче барлык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителеп, алар яшәгән җирләрдә таратыла һәм мәчетләрдә вәгазь вакытында укыла торган була. Мөрәҗәгать “Труд” газетында басылып чыгу мөселманнарның туплануына зур этәргеч ясый. Дин кардәшләребез Кызыл Армиянең җиңүенә әнә шулай итеп үз өлешләрен кертә.

Габдрахман Рәсүлевнең тарихи мөрәҗәгәте хөкүмәтне һәм И.В.Сталинны мөселманнарның Ватанга тугры булуына инандыра. Бөек Ватан сугышы елларында дин кардәшләребез фронт өчен акча, кием, азык-төлек җыйган, мәхәлләләр аша дәүләт займы облигациясен тараткан, армияне корал, кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, яу кырында сугышкан һәм тылда эшләгән.

1943 елның 30 мартында “Известия” газетында Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең Сталинга адресланган телеграммасы басыла. Биредә ул түбәндәгене хәбәр итә: “Кызыл армия уңышларына куанып, шәхсән үземнән танклар ясау өчен 50 мең сум акча кертәм һәм барлык мөселманнарны танклар төзелешенә фида кылырга чакырам”. Сталин мөфтигә җавап юллый: “Кызыл Армиянең бронетанк көчләрен кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Минем сәламемне һәм рәхмәтемне кабул итегез. И.Сталин”. Шул рәвешле, мөфти Габдрахман Рәсүлев Бөек Ватан сугышы елларында тирән эз калдырган дин әһеле булып тарихта кала.

Эзәрлекләүләргә, репрессия-ләргә карамастан, совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар. Гитлер СССРда яшәүче мөселманнарның хәленнән яхшы хәбардар була һәм аларның ризасызлыкларын советка каршы пропагандада кулланырга планлаштыра. Әмма Гитлерның өметләре тормышка ашмый. Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә күренмәгән ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!

Россия мөселманнарының Җиңүгә керткән өлеше гаять зур. Барлыгы 34 милләт вәкиленә СССР Герое дигән дәрәҗәле исем бирелә. Украинада һәм Беларусиядә киң җәелгән партизаннар хәрәкәте дә күпмилләтле була. Татарлар, башкортлар, үзбәкләр, казахлар һәм күп сандагы кавказ халыклары вәкилләре, партизаннар рәтенә басып, аяусыз көрәшә.

Сугыш чорында стратегик корылмалар көнчыгыш автоном республикаларга күчерелә. Объектлар белән бергә СССРның үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән меңләгән качаклар күченә. Татар, үзбәк, кыргыз гаиләләре эвакуациягә эләккән русларны, украиннарны үз яннарына сыендыралар.

Союздаш республикалар сугышның беренче көннәрендә үк армия ихтыяҗлары өчен акча җыялар. Халыктан җыелган акчага 1942 нче елны 2 меңнән артык сугыш самолеты, 8 су асты көймәсе, унмеңнәрчә миномет ясала. Болар барысы да мөселманнарның үз Ватаннарына тугрылыгын дәлилли!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган бәндә Аллаһка да рәхмәтле түгел” (имам Әхмәд, Әбу Давыд, Тирмизи). Шуңа күрә без бүген һәр аяз көнебез өчен, тыныч тормышта укып, эшләп, балалар үстереп яши алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итәргә тиеш. Шулай ук без тыныч, якты көннәр килсен өчен гомерләрен биргән герой солдатларның якты истәлеген саклау – безнең изге бурычыбыз ул. Арабызда яшәгән ветераннарны да, сугыш кырларында ятып калганнарны да яки фронтта алган яралардан гомерләре өзелгәннәрне дә хәтердән чыгармыйк. Алар - үзләреннән соң килгән буын киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырлар.

Кадерле ветераннар! Сезне ихластан Җиңү көне белән котлыйм! Раббыбыз сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, үсеш бирсен! Аллаһы Тәгалә туган җиребездә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Амин!

 

Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...