Якут әл-Хәмәви һәм аның сәяхәте

Якут әл-Хәмәви һәм аның сәяхәте

Мәшһүр тел белгече, сәяхәтче, тарихчы һәм географ Якут әл-Хәмәвине язмыш хикмәтле юллар белән йөретә. Чыгышы белән Византия грегы әсирлеккә төшә һәм кол була, аннан соң Ислам динен кабул итә, сәүдә белән шөгыльләнә башлый, соңыннан гыйлемлек юлына баса. Аның гегографик сүзлеге “Мугҗәм әл-бүлдән” дип атала һәм аның бу хезмәте Урта гасырдагы гарәп иленең мәдәнияте һәм тарихы буенча төп чыганак булып тора.

 

Якут ибне Габдулла әл-Руми әл-Хәмәви (1179-1229) чыгышы белән Византия грегы бер сугыш вакытында әсирлеккә төшә. Багдад сәүдәгәре аны сатып ала һәм аңа яхшы гыйлем бирә, соңыннан азат итә. Сәүдәгәр аны үзенең вәкиле итеп билгели, сәүдә эшләре буенча төрле җирләргә җибәрә. Ләкин соңрак Якут фән юлына баса, кулъязмаларны күчереп язып һәм аларны сату белән шөгыльләнә башлый һәм шул ук вакытта гарәп телен һәм грамматикасын өйрәнә.

Әмма тормыш итәрлек акча эшли алмау сәбәпле ул янә үзенең элекке хуҗасына эшкә урнаша һәм хуҗасы үлгәнче аңарда хезмәт итә. Аннан соң Якут Багдадта яши башлый, китаплар сату белән шөгыльләнә. Шулай да ул бер урында озак тора алмый, башта сәүдәгәр, аннан соң географ булып күп сәяхәт итә.

2 ел ул Мәревдә яши, бу җирлеккә аны кыйммәтле китаплар хәзинәсе җәлеп итә. Аның сүзләре буенча, үзәк мәчеттә 12 мең китап җыелган була. 1218 елда Якут әл-Хәмәви Хивага һәм Бәлехкә килә, ләкин анда тору өчен бик үк кулай вакыт булмый, чөнки монголлар басып керәләр. Чагатайның армиясе Отрарны тар-мар итә, шул ук вакытта армиянең икенче бер өлеше Чыңгызханның әмере буенча Бохараны, Сәмәркандны һәм Бәлехне яулап алалар, аннары Хорасанга таба юнәләләр. Мәрев һәм Нишапур яулап алына.

Якут үзе дә чак кына әсирлеккә төшми кала, киемен дә алырга өлгерә алмыйча качарга туры килә, алай булса да Фарсы иле аша Мосулга алып килгән кулъязмаларны алып китәргә өлгерә.

Мосулдан ул Хәлибкә таба юл тота һәм тарихчы, биограф һәм язучы Ибен әл-Кифтинең яклавы астында гомеренең азагына кадәр шунда яши.

Фәләстыйн, Мисыр һәм Гыйрак илләренә һәм башка өлкәләргә сәфәргә чыгарга мөмкинчелек таба.

Билгеле булганча, Якут әл-Хәмәви күп хезмәтләр яза, әмма безгә кадәр бары тик дүрт хезмәте генә ирешкән. Шулай булса да, Урта гасырдагы Ислам дөньясының иң мәшһүр авторлары исәбенә кертү өчен монысы да җитәрлек булып чыга.

Галимнең иң мәшһүр хезмәтләре - “Мугҗәм әл-бүлдән” (Илләр сүзлеге) һәм “Мугҗәм әл-үдәбә” (Әбәдиятчылар сүзлеге).

«Мугҗәм әл-бүлдән» – ул киңкырлы географик энциклопедия, анда җир шары турында Урта гасыр гыйлеменең бөтенесе диярлек гомумиләштерелгән. Автор үзе әйткәнчә, бу сүзлекне мөселманнар өчен юл күрсәткече итеп җыю өчен илһамны ул Коръәннән һәм башка дини әсәрләрдән алган. Якутның фикеренчә бу хезмәт сәяхәтчеләр өчен генә түгел, шулай ук фәкыйһләргә, дин галимнәренә, тарихчыларга һәм табипларга, галимнәргә дә файдалы һәм кирәкле хезмәт. Автор бу китабына билгеле бер җирлек турында төрле мәгълуматлар туплаган, археология, этнография, тарих, антропология, табигый фәннәр, географиядән алып, әлеге юнәлешләрнең барысы өчен дә бик кирәкле.

Билгеле бер шәһәрне күздән кичергәндә ул аның истәлекле урыннарын, тарихын, кешеләрен, мәшһүр галимнәрен искә алып, һәрьяклап тасвирлаган. Бу мәгълуматларның барысын да җыю өчен Якут әл-Хәмәви шәхсән үзе Фарсы илен, Гарәп илен, Гыйракны һәм Мисырны зиярат иткән. “Мугҗәм әл-бүлдән” китабы гарәп әдәбиятында иң мөһим хезмәтләрнең берсе булып санала. Бу энциклопедия төрле телләргә тәрҗемә ителгән.

“Мугҗәм әл-үдәбә” әсәре VII-XIII гасырларда яшәгән 1100гә якын гарәп әдәбиятчыларының, тел галимнәренең, генеалогия белгечләренең, мәшһүр Коръән укучыларының, тарихчыларның һәм сәркәтибләрнең тормыш юллары язылган. Автор шулай ук алар турында кызыклы фактлар һәм мәзәкләр дә теркәгән.

 

Гөләндәм Әхмәди

 

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...