Ангора кәҗәсе һәм маһир турында кызыклы тарих

Ангора кәҗәсе һәм маһир турында кызыклы тарих

Ангора кәҗәләре атамасы Төркиянең Анкара шәһәреннән алынган, чөнки ул аларның туган җирләре булып санала. 19 гасырның икенче яртысына кадәр хайваннар туган җирләрендә кыйммәтле саналган һәм аларны саклауга күп тырышлык куелган. Аларның йоныннан әзерләнә торган маһир иң сыйфатлы материал буларак билгеле.

 

 

Кәҗәләр кешеләр тарафыннан йорт хайваны буларак иң беренче урында тора. Аларның борынгы калдыклары Иран һәм Гыйракның таулы районнарында табылган. Ур шәһәрендә табылган артефактларда кәҗәләрне озын һәм дулкынлы йонлы итеп сурәтләнгән. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, Ибраһим галәйһиссәләм Ур шәһәреннән үзенең көтүе белән бергә киткән, ә соңрак яһүдләр сахрада үзләренең гыйбадәтханәләре өчен кәҗә йоныннан зур япма ясаганнар.

13 нче гасыр язмасы сакланган, һәм анда Урта Азиядән Сөләйман шаһ Чыңгызханнан куркып кәҗәләр көтүен мең километр ераклыктагы Анкарага куып китергән. Хайваннар яңа урында үзләрен яхшы хис иткәннәр һәм матур йоннары сәбәпле кыйммәтле саналганнар. Аларның йоныннан солтан кигән ефәккә охшаган тукыма ясаганнар.

Кәҗәләр турындагы 1550 елгы икенче бер язмада бу җирләргә килгән голланд кешесе аларга игътибар иткән. Һәм аның аркасында аларның уникаль йоннары Аурупада да кызыксыну уяткан. 4 елдан соң, 1554 елда бер пар ангора кәҗәләре ул заманның Рим папасына бүләк итеп бирелгән.

Тора-бара Төркиядән чыгарылган маһирны сораучылар күбәю сәбәпле, солтан эшкәртелмәгән йонны чыгаруны тыя һәм ангора кәҗәләрен чыгаруны тыярга тырыша. Шуңа күрә йөз еллар буена Анкара бердәнбер җитештерүче була.

Эшкәртелмәгән йонны Төркиядән чыгаруны тыйган закон 19 гасырда гына гамәлдән чыга. Патшабикә Виктория солтанны бу законны гамәлдән алырга күндерә. Моннан соң йонны сораучылар арта һәм Төркия өчен уңышсыз тәҗрибә булган ангора кәҗәсен ул җирлекнең курд нәселе белән кушылдыралар һәм бу саф токымлы ангора кәҗәләренең югалуына китерә һәм йонның сыйфаты төшүгә сәбәпче була.

Бәхеткә каршы Төркия ул вакытта бу кәҗәләрне тотуда бердәнбер ил түгел иде, чөнки 1838 елда Көньяк Африка беренче ангора кәҗәләрен 12 ата һәм бер ана кәҗәне үзләренә алып чыккан була.

Төрекләр бөтен ата кәҗәләрне нәселсез итәләр һәм шулай итеп килешүне эзәргә маташалар, ләкин сатып алучыларга уңыш елмая, ана кәҗә йөкле була. Аңардан туган кәҗәне ул җирлек кәҗәсе белән кушылдыралар. 1856 елда тагын бер төркем саф токымлы ангора кәҗәләре чыгарыла. Аларны Америка, Австралия, Яңа Зеландия илләренә чыгаралар.

1881 елда Госманлы дәүләте ангора кәҗәләрен чыгаруны тулысынча тыя, ләкин чыгарылган кәҗәләр инде ул вакытта яңа җирлекләрдә киң тарала башлыйлар. Бүгенге көндә аларны бөтен дөнья буйлап төрле өлкәләрдә үрчетәләр. Иң яхшы маһирны җитештерүчеләр буларак Көньяк Африка, Техас һәм Австралия тора.

Төркиядә бүген дә яхшы сыйфатлы маһир җитештерәләр.

Саф токымлы ангора кәҗәсе – зур булмаган һәм нәфис хайван. Аның башы башка кәҗәләрнекенә караганда кечкенәрәк. Маңгае киң, танауы борынына таба тараеп килә, иреннәре нечкә, тешләре тиегз. Ата һәм ана кәҗәләрнең икесенең дә мөгезләре һәм сакаллары бар. Аларның бөтен тәннәре, башы, маңгае, колаклары һәм ияк астына кадәр ак, дулкынланып торган йомшак йон белән капланган.

Ангора кәҗәләрен аларның йоннары мәшһүр итте. Чөнки ангора йоныннан ялтырап торган, озын һәм нык эрләнгән җеп гаҗәеп сыйфатка ия булган маһир эшләнелә. Бу исемне аурупалылар уйлап тапканнар. Ул гарәп сүзеннән алынган, “мухайар” – “кәҗә йоныннан тукыма”ны аңлата. Төркиядә бу эрләнгән җепне “тифтик” дип йөртәләр.

Үзенең яхшы сыйфатлы булуына карап, маһир кием өчен дә, йорттагы кирәк-ярак өчен дә еш сорала. Маһирдан бәйләнгән свитерлар җылы һәм төсе яхшы саклана. Маһирдан кыйммәтле өй җиһазлары эшләнә.

Маһир бөтен сезон өчен дә яраклы булган материал. Аңардан җылы киемнәр җитештергән кебек, шулай ук җиңелчә киемнәр дә эшлиләр.

Гасырлар буена бу материал үзенең мәшһүрлеген саклап калган һәм һәр заман стиленә яраклаштырылган.

 

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...