Радикаль булуның алдан ачыкланган билгеләре

Радикаль булуның алдан ачыкланган билгеләре

Радикаль булуның алдан ачыкланган билгеләре

Беркем дә радикаль, экстремист яисә террорчы булып тумый. Кешене мәгълүмат чаралары, шул мохиттә аралашу ахыр чиктә бу халәткә китерә.

Дөньяга караш, билгеле бер юнәлеш кешенең аңын формалаштыра һәм аның тәртибенә йогынты ясый. Әлбәттә, билгеле бер шәхес булу өчен дөньяга карашның булуы бик мөһим.

Бөтен дөньяда галимнәр эстремистлык һәм террорлык проблемаларына зур игътибар бирәләр. Асылда кеше хокукларын яклауда һәм билгеле бер котылу чараларын эзләүдә, бу проблеманың нигезен табу аеруча да мөһим. Моның сәбәпләренең никадәр дөрес итеп табылуы һәм билгеләнүе, киләчәктә бу проблемадан тулысынча юк итәргә һәм билгеле бер чаралар күреп котылу юлларын да табарга була.

Моның сәбәпләре бик күп, аерым алганда, монда дөньяга караш, психологик яктан тәрбия һәм хокук яклау, иҗтимагый һәм икътисади, оештыру һәм идарә итү, иҗтимагый һәм сәяси һәм башка сәбәпләр, шартлар, яисә тормышның бу өлкәсендә җинаятьчелеккә китерүче вакыйгалар керә.

Экстремистлык юлына омтылыш критерияләре

1. Дини һәм дөньяви карашларга нык ышану;

2. Сәяси карашлар сәбәпле (кеше үзе дини булмаска да мөмкин, әмма ул хәзерге сәясәткә каршылыклы фикерләре белән террорлыкны үз максатларына файдаланырга мөмкин. Бу бигрәк тә хакимияткә менәргә теләгән һәм билгеле бер өстенлекләр яулау максатыннан да эшләнүе ихтимал);

3. Икътисади яктан бердәм булу (ягъни бернинди шәхси яисә дини уртаклык юк, бары тик акча мәсьәләсе генә);

4. Туганлык җепләре сәбәпле бердәмлек (туганнарыннан кемнедер яклыйлар, ярдәм итәләр һәм шул сәбәпле җинәятьчелек кылалар;

5. Милләттәшлек сәбәпле бердәм булу;

6. Куркыту, шантаж сәбәпле;

7. Мәхәббәт бәйләнешләре сәбәпле.

Яшь егетләр һәм кызлар бу юлга өндәүчеләргә гашыйк булалар, аралашкан кешеләрен бер тапкыр да күрмичә, террорчылык оешмалары рәтенә кереп китәләр.

Ачыклау

Җинаятьне ачыклау һәм туктату аның нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда яхшырак. Күп кенә экспертларның фикеренчә, Якын Көнчыгышка террорчылык оешмаларында катнашырга теләп киткән Рәсәй гражданнарының 80%ы интернет аша экстремист өндәүләргә ышанып бара.

Милләтара мөнәсәбәтләр буенча һәм экстремизмга, террорчылыкка идеологик каршы тору буенча эксперт, сәясәтче Морад Рәҗәбов фикеренчә, бу саннарны игътибарга алмау мөмкин түгел, бигрәк тә яшьләр күп вакытларын интернетта үткәргән чорда. Шул сәбәптән, дәүләт әгъзаларын гражданлык оешмалары институты белән берләштереп нәкъ менә виртуаль дөньяда террорчылыкка каршы көрәш алып бару актуальлек ала.

Бергә алып барылган эш мәгълүмати җирлек, террорчылык идеясен кабул итми торган җәмгыятьне булдыруга китерә. Һәм һәрбер чара үз эчен бик күп мәгълүмат сылтауларына китерә

Билгеле бер янауның каян килүен вакытында билгеләү бик мөһим. Әмма бу гади эш кенә түгел. 15-25 ел элек кешеләрне тышкы кыяфәтләренә карап билгеләп булса, бүгенге көндә бу җиңел түгел.

Сакаллы булу, кара кием кию күптән инде идеалогик карашларның күрсәткече түгел.

Террорчылык идеясен яклаучының аерылып торган билгесе – ул күрәлмау хисе, аларның карашын бүлешергә теләмәүчеләргә карата нәфрәт тою.

Тормышында катгый дини карашлы яшьләрнең күбесе өчен абруйлы дин галимнәренең фикере билгеле бер карарга килгәндә беренче урынны алып тора.

Тормышның төрле өлкәләренә кагылган һәм дин мөгамәләдәге сораулар бирәләр. Шуңа күрә мондый сорауларга дин галимнәренең дөрес җавап бирүләре дә бик мөһим. Дин һәм тормыш бергә атлаган, ватанын яраткан, тарихка һәм мәдәнияткә, милли һәм дини карашларның төрле булуын аңлаган очракта гына бу террорчылыктан яшьләрне йолып алып булыр.

Тагын бер мөһим фактор – ул галимнәрнең интернет челтәрләрендә дә, диния нәзарәтләренең сайталарында булуы.

Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны төрле шикле сайтлардан эзлиләр. Кызганычка каршы, бу нәтиҗәдә бик авыр очракларга китерә. Шуңа күрә яшьләр белән ата-аналар, укытучылар сөйләшергә, төрле сөйләшү чаралары үткәрергә тиеш.

Яшьүсмерләр белән эшләүнең бер ысулы, мәсәлән, артык бәйләнмичә, мәҗбүр итмичә сөйләшүгә хас булган бер анкета алырга була.

Мондый сорауларга тукталып китү бик мөһим:

Синең өчен кем абруйлы шәхес?

Кемгә охшарга телисең?

Үз илеңдәге кайсы дин әһелләренең фикерләрен кабул итәсең?

Чит илдәге кайсы галимнәрне беләсең?

Кайсы чит ил дин галимнәренең фикере синең өчен абруйлы санала?

Эстремистлык идеясенә нигез салган һәм бу юлдан барган дин галимнәренә син нинди мөгамәләдә?

Безнең илгә карашың нинди?

Башка дин тотучыларга карата мөгамәләң нинди?

Дәүләт структураларында эшләргә ярыймы?

Синең фикереңчә, кем адашкан юлда санала?

Хакимият ияләренә, һәм башка дәүләт өлкәсендә эшләгән кешеләргә карата нәфрәтле булу факторын игътибарга алырга кирәк.

Дин белән кызыксынуның үсеше

Диннән ерак булган кеше тиз арада дини тәгълиматларга иярә башласа, мәгълүматны нинди чыганаклардан алуын белешергә кирәк. Нинди китаплар укый, кемне тыңлый, нинди сайтларны еш карый.

Рухи азык эзләгәндә кеше төрле өндәүләрне аеруча да күңеле белән тирәнтен кабул итә, мондый вакытта кешене радикаль фикерләрдән аеруча да сакларга кирәк. Кешенең эчке халәтендә, фикерләвендә билгеле бер аңлау барлыкка килгәнче, ул төрле төркемнәргә кереп китүе бар һәм шул сәбәпле ул үзен ничек итеп яман гамәлләр өчен файдаланганнарын аңламыйча да кала. Кешенең дини гыйлеме булмаса, радикаль карашны тануы бик авыр булачак.

Интернетта үз-үзен тотышына карап беренче билгеләрен ачыкларга була:

Үзен ничек күрсәтә, социаль челтәрләрдә нинди рәсем куюына, үзен нинди исем белән атавына карап, кешенең нинди рәвештә фикерләвен аңларга була. Нинди төркемнәргә кушылган, кемнәрнең мәкаләләрен, язмаларын яклап чыга һәм үз битендә нинди сылтамалар калдыруы да уйланырга сәбәп тудыра. Кемгә үзе язылган һәм аңа кем язылган булуы да бер билге булып тора.

Җинаятьләргә карап бирелгән бәясе дә һәм нинди фикерләр калдыруы да шул хакта.

Морат Рәҗәпов

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкра-наларыбыз булса иде.   Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд...


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...