Тәрбиянең гомуми кагыйдәләре

Тәрбиянең гомуми кагыйдәләре

Тәрбиянең гомуми кагыйдәләре

Өйнең иң әһәмиятле урыны нигез булган кебек, баланың рухи үсешенең дә иң әһәмиятле чоры – гомеренең беренче еллары. Сәләтнең 80% 7-8 яшькә кадәр үсә дип санала.

 

Бала туганда ук үзенең теләкләрен елау яки елмаю белән күрсәтә. Анда бик күп төрле хис һәм теләкләр: яхшылык һәм яманлык, курку һәм өметләнү, мәхәббәт һәм нәфрәт, чынбарлык һәм хыял, активлык һәм пассивлык бар. Ата-ананың тышкы тәэсире бу сыйфатларны арттыра яки киметә.

Мәгълүм булганча, баланың үз-үзен тотышы – тәрбия нәтиҗәсе ул. Шулай булгач, зарури сыйфатларны кечкенәдән үк тәрбияләргә; яхшылыкны мактау яки бүләк өчен түгел, ә башкача булырга мөмкин булмаганы өчен кылырга өйрәтергә кирәк.

Баланың яшүсмер чакка кадәр булган гомере әкиятләрдән, хыяллардан һәм уеннардан тора. Гомернең бигрәк тә беренче ике елы бик әһәмиятле. Бу вакытта балада ышану хисенә нигез салына. Балалар бакчалары нинди генә яхшы булмасыннар, алар балага ананы алыштыра алмыйлар.

Җиде яшькә кадәр бала мөмкин кадәр күбрәк вакытын әнисе белән үткәрергә тиеш. Чөнки бу яшьтә булачак шәхеснең нигезе салына. Гел үзгәрә торган чолганышта яшәгән балаларның әкренләп дөньяга ышанычы кими. Филиппинада үткәрелгән тәҗрибәдән күренгәнчә, бала вакытларында мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тоеп яшәгән балалар үскәч тыныч һәм тотнаклы кеше булганнар. Шуңа күрә, үзегез өчен әһәмиятсез тоелган баланың беренче еллары аның аңын үстерү өчен бик әһәмиятле икәнен онытмагыз.

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...