Ярәшү
Никах алдыннан була торган бик әһәмиятле нәрсә хитап (ярәшү) дип атала. Никах укытканчы ир белән хатын бер-берсен яхшырак белсеннәр һәм никахлашу теләге уйланылган булсын өчен, Ислам әлеге гадәтне билгеләгән. Ярәшү – киләчәктә өйләнү нияте белән егетнең кыз кулын соравы ул. Мондый ниятләре белән егет кызның үзенә дә, кызның кардәшләренә дә мөрәҗәгать итә ала.
Ярәшү шартлары
- Хатын-кыз никахтан, гыйддәдән азат булырга тиеш. Гыйддә (талактан соң яки ире үлгәннән соң көтеп тору вакыты) вакытында хатын-кыз кияүгә чыгу тәкъдимен кабул итәргә тиеш түгел. Әгәр ире үлгән булса, аңа турыдан-туры түгел, киная белән ризалыгын белдерергә ярый. Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Әгәр дә сез тол хатыннарга өйләнергә теләгегез турында киная белән әйтсәгез яки бу турыда эндәшмәсәгез, сезгә гөнаһ юк... Никах килешүе белән билгеләнгән вакыт үтмичә никахланырга ният кылмагыз». (Бакара схрәсе, 235)
Шулай итеп, ир кеше үзенең теләге турында: «Минем өйләнәсем килә» яки: «Мин Аллаһыдан үземә яхшы хатын бирүне сорыйм» дип тол хатынга кинаяләп белдерә ала.
- Хатын-кыз ярәшелмәгән булырга тиеш. Үзеңә кадәр кем дә булса тәкъдим ясаган хатын-кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга ярамый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: «Мөселман дин кардәше тәкъдим ясаган кызга, ул кыздан баш тартканчы, кияүгә чыгарга тәкъдим итәргә тиеш түгел». Икенче риваятьтә: «... беренче егет киткәнче яки үзенең тәкъдименнән баш тартканчы», – диелә.
- Кызга әлеге егеткә кияүгә чыгуны тыючы Шәригать сәбәбе булырга тиеш түгел. Мәсәлән, никахлашуны тыючы кардәшлек. Аллаһының Илчесе: «Берәрегез кыз ярәшсә, ул әлеге кызда никахлашырга этәрүче нәрсәне күрергә тиеш» дип әйткән.
Никахлашырга теләүче ир белән хатын бер-берсе белән яхшылап танышырга тиеш. Мәгълүм булганча, «беренче караш синең файдага, икенче караш сиңа каршы». Бу сүзләрне Пәйгамбәр галәйһиссәләм бер кеше яныннан узып бара торган хатын-кызга карау турында сорагач әйткән. Ир кешенең бер хатын-кызга өйләнергә җитди теләге булган очракка килгәндә, аңа булачак кәләшенә карау рөхсәт ителә.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр егет күңеленә Аллаһ Тәгалә бер кыз белән ярәшү теләген салса, аңа ул кызга карау рөхсәт ителә». Мугыйра бине Шогбан өйләнергә теләгәч, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Аңа кара, арагызда мәхәббәт уятырга ярдәм итәчәк», – дигән.
Тәннең кайсы өлешләренә карарга мөмкин соң? Биткә, кул чукларына һәм аяк табынына карарга рөхсәт ителә. Әгәр кем дә булса Пәйгамбәребез галәйһиссәләм билгеләгән әлеге киңәшкә каршы килсә, «Ул әгъзаларга гына карап кеше турында тулы мәгълумат алып булмый» дисә, әлеге кеше ялгыша. Кешенең бите, кулы һәм аяк табанына карап бөтен тәне, организмының сәламәтлеге турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Төрле хәлләрдә кешенең йөзе үзгәрүе, күз карашлары аның турында бөтен нәрсәне сөйләп бирергә мөмкин.
Ярәшкәннән соң никахка кадәр кияү белән кәләшкә ялгыз калырга ярамый. Җенси мөнәсәбәтләр турында инде әйтеп тә тормыйбыз, ул ап-ачык зина булачак. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ир кешегә (чит) хатын-кыз белән ялгыз калырга ярамый. Чөнки шайтан алар өчен өченче булачак», – дигән.
Ярәшкән вакытта егет белән кыз бер-берсенә ошамасалар, алар никахтан баш тартырга хокуклы. Ярәшү – никахның дәлиле, ләкин аны шарт итеп куймый. Әгәр ярәшү юкка чыгарылса, кияү белән кәләш алышынган бүләкләр кире кайтарыла. Ул бүләкләрне инде кулланып өлгергән буса, Әбү Хәнифә һәм башка галимнәрнең фикерләре буенча, аларны кире кайтарырга кирәкми.