Гарифулла ишанның тәрҗемәи хәле
Гарифулла ишанның тәрҗемәи хәле

(Ахыры. Башы ноябрь ае санында)
Казанда да Гарифулла ишан атна саен үз укучыларын яшерен рәвештә җыя, тәрбияли, җәмәгать белән зикерләр әйтә. Исән калган Габделханнан Сафиуллин, Әхмәдзәки Сафиуллин кебек өлкән ишаннар белән якыннан аралаша. Ул даими рәвештә Казан шәһәрендә бердәнбер Мәрҗани мәчетенә намазларга йөри, авыру кешеләрне өшкереп дәвалау белән шөгыльләнә. Аның янына еш кына илнең төрле төбәкләреннән күп кешеләр дәваланырга, киңәшләрен алырга, дога кылдырырга киләләр.

Әлбәттә, СССРда дингә каршы сәясәт булганга Гарифулла хәзрәтнең эшчәнлеге дәүләтнең эчке органнары тарафыннан даими катгый күзәтүе астында була. Әмма ул тикшерүче агентларның килүен алдан белүе, өч сугыш ветераны буларак намуслы хезмәт итүе, зирәклеге, сөйкемлелеге аркасында эзәрлекләүләргә эләкмичә, Ислам диненең үсешенә яшерен рәвештә хезмәт итүен дәвам итә.
Гарифулла ишан сәяхәт кылырга ярата. Ул еш кына Буа шәһәренә кайтып йөри. Биредә аның дуслары, шәкертләре күп була. Бигрәктә ул дин активисты Габделмалик Мөлеков (1923-2005) һәм имам Камил Бикмөхәммәтов (1922-2000) белән якыннан аралаша. Буа мөселманнары аның һәр кайтуын шатланып каршы алалар, күп дини мәҗлесләр, Коръән ашлары оештыралар. Ул кайткан саен иске татар зиратына барып, анда күмелгән ишаннарга, күренекле шәхесләргә догалар кыла торган була.
Гарифулла ишан гомере буе хезмәт итеп үз кәсебенә яши. Төрле урыннарда гади хезмәтче булып эшли, базарда орлыклар сата. Хәтта хаҗ кылу өчен кирәк булган акчаны җыя. Аннары берничә ел буе Совет хөкүмәтеннән рөхсәт алу артыннан йөри. Күп тапкыр тикшерүләрдән соң, өч сугышта Ватан өчен көрәшкәнен, намуслы хезмәтен, үрнәк гаиләсен исәпкә алып, 1957 елны хаҗга барырга аңа рөхсәт бирелә. Шулай итеп СССРда бик сирәк кеше бара алган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге җирләргә (63 яшендә) хаҗ кылу бәхете аңа насыйп була.

Хатыны Разия абстай белән бергә Гарифулла ишан 63 ел гомер кичерә. 13 бала (Хәмзә, Мәсхүт, Исламия, Суфия, Камил, Әхмәтҗан, Кәүсәр, Әминә, Җәүһәрия, Оркоя, Зөбәрҗәт, Җәүһәрия, Кәүсәр) тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, күп баласы яшь чакта ук вафат була. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә аның ике кызы: Зөбәрҗәт (1928 елгы) һәм Җәүһәрия (1937 елгы) абыстайлар яши.
Гарифулла ишан һәрвакыт вакытны файдалы итеп үткәрә. Эштән тыш вакытта көн саен өстәмә гыйбадәтләр кыла, зикерләр әйтә, Коръән һәм дини китаплар укый, килгән кешеләрне кабул итә. Һәрвакыт илдәге сәяси вәзгыять белән кызыксынып бара, гарәп телле чит ил радиоканаллары тапшыруларын тыңларга ярата. Ул беркайчан да акчага, малга, кешеләр мактавына, дөнья дәрәҗәсенә кызыкмый. Эшләп алган акчаларыннан һәм аңа бирелгән сәдакаларыннан мохтаҗларга, бигрәк тә үз укучыларына һәм яшьләргә ярдәм итәргә юмарт була. Классик татар киемнәре киергә тырыша, дөрес туклануга бик игътибарлы була.
Гарифулла ишан гаиләсен һәм якыннарын бик ярата, күркәм рәвештә тәрбияли. Мөридләренә аерым игътибарын бирә. Алар белән һәрвакыт очраша, гомере буе төрле яклап ярдәм итә. Аның танышлары һәм дуслары бик күп була. Ул шул ук вакытта ышанычсыз кешеләрдән саклана белә. Сөйләшкәндә шаяртырга, кешеләрнең кәефен күтәрергә ярата, ошамаган нәрсәне күрсә туры әйтә торган була.
Танылган татар ишаны – Гарифулла хәзрәт Гайнуллин илдә дин тыелган елларда да Исламны саклап калуга шактый өлеш кертә. Ул үз заманының рухи авторитеты була. Гарифулла ишанны замандашлары гади, кешелекле, тирән белемле, югары әхлаклы, юмарт, киң күңелле, нурлы йөзле, матур сөйләмле, шаян табигатьле итеп тасвирлыйлар. Аеруча аңарда чын ишаннарга, Аллаһка якын булган кешеләргә хас сыйфатлар була. Ул кешеләрнең эчке дөньясын сизә, тиешле киңәшләрен бирә. Аның күп догалары кабул була, авырулардан кешеләр терелә. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, ул һәрдаим булыша, чын күңелдән ярдәм итә торган булган. Шуңа да аны дин тотучылар да, гади кешеләр дә бик яратканнар, хөрмәт иткәннәр.
Гарифулла ишан 1984 елның 6 апрелендә 90 яшендә вафат була. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе мөселман зиратында бик күп кеше катнашында җирләнә. Аның остазлык юлын Буа шәһәре имамы Камил хәзрәт Бикмөхәммәтов дәвам итә. Әмма барын да үтәп бетерә алмый. Ул вафат булганнан соң 2000 елны татар ишаннарының борынгы силсиләсе (Зәйнулла ишан Расулидан килгән рухи чылбыры) һәм Татарстанда суфыйчылык традицияләре вакытлыча туктала.
Гарифулла ишан Гайнуллин Совет чоры елларында Урта Идел буенда суфыйчылык традицияләрен саклап кала һәм аны дәвам итә алган иң күренекле дин әһелләренең берсе була. Ул үз тормышында бик күп язмыш сынауларын, илдә барган сәясәтнең авыр тәэсирләрен һәм сугышларны үз башыннан кичерә. Нинди генә хәлләргә очраса да ул гомер буе ихластан дин кушканнарны үтәп, кешелекле булып яши. Илне яклап Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышларында катнаша, гаиләсен иң күркәм рәвештә тәрбияли, кешеләргә бик изгелекле була. Милли җанлы булып ул һәрдаим татар халкының электән килгән матур гореф-гадәтләрен, дини традицияләрен үтәп яши. Аның ярдәмендә күп кешеләр дин юлына баса. Ул халык хәтерендә ислам диненә яшерен рәвештә хезмәт итеп, иман нурын саклап калуга зур өлеш керткән шәхес булып истә кала.