Хөсам Кәтиб – Алтын Урда чоры шагыйре

Хөсам Кәтиб – Алтын Урда чоры шагыйре

Хисам Кәтип исемен китапларында галимнәр төрлечә язалар, әле Хөссам Кәтиб рәвешендә, әле Хисам Кәтип дип. Татарда Хисам исеме бирү гадәте бар, ул Хисаметдин формасында булса, “дин кылычы” дигән сүз булыр иде. Шушыннан чыгып кына да бу шагыйрьнең дә тулы аты Хисаметдин дип фараз кыла алабыз. Кәтип — “язучы, язу эшләре иясе” дигән сүз.

 

Аның кайда, нинди гаиләдә туганлыгы фәнебез өчен мәгълүм түгел. Ә менә эшләгән эше, язган поэмасы, гасырларны үтеп, безнең көнебезгә кадәр килеп җиткән.

“Тарих, кем, йите йөз йитмеш иде,

Кем, Хисам Кәтип моны бетмеш иде»

— дип бер кулъязмада күрсәтелсә, икенчесендә, халык арасында киңрәк һәм күбрәк таралганында алар бераз үзгәртелеп бирелгәннәр:

«Тарих йите йөз йитмеш йите иде,

Кем, Хисам Кәтип моны әйтмеш иде».

Бу — Хисам Кәтипнең сакланып калган бердәнбер әсәреннән, ягъни «Җөмҗемә солтан дастаны»ннан алынган сүзләр. Беренче күчермәдән чыгып, иң әүвәл, без шагыйрьнең XIV гасыр урталарында яшәп иҗат иткәнлеген белә алабыз. Һиҗри ел исәбе белән 770, Милади белән 1368/69 елларга туры килә, ә 777 ел исә Миладида 1375/76 еллар булуы хакында сөйли. Мондый ике төрле дата очраган вакытта фәндә аларның беренчесен әсәрнең башлап язылу чорын белдергән, икенчесен, соңрагын исә күчерү елы дип карыйлар. Бу принцип монда да дөрес нәтиҗәгә китерергә тиеш. Шунлыктан «Җөмҗемә солтан дастаны»н 770, ягъни 1368/69 елларда язылган дип белдерергә ныклы нигез бар.

Димәк, шагыйрь XIV йөз урталарында яшәп иҗат иткән; әмма аның ничә яшьтә икәнлеген әсәрдәге мәгълүматлардан чыгып билгеләү мөмкин түгел. Шулай да Хисам Кәтипнең 1340 еллар тирәсендә туганлыгы фараз кылып була.

Белгечләр «Җөмҗемә солтан дастаны»ның теле кыпчак булуын күрсәтәләр. Димәк, әсәр чыннан да Алтын Урда җирлегендә иҗат ителгән. Саклану даирәсенә килгәндә, ул Идел-Урал буйларындагы татарларда табылган һәм бүгенге көндә дә кулъязма хәлендә галим археографларга очрап тора. Башка төрки төбәкләрдә күчермәләре бик сирәк, берән-сәрән генә очраштыргалый. Ә бу исә әсәрнең Казан татарлары арасында бик популяр булуы хакында сөйли һәм Хисам Кәтип Идел буенда туган вә яшәгән дип фараз кылырга юл ача.

«Җөмҗемә солтан» дастаны беренче тапкыр буларак 1881 елда Казан университетында бастырылган. Безнең көннәрдә исә кыскартылган рәвешендә 1963 елда «Борынгы татар әдәбияты» китабында һәм тулы килеш 1970 елда Казан университетында нәшер ителгән. Аның кулъязмаларыннан берсе Кырым ханнарыннан Сахипгәрәй китапханәсендә саклану факты күп нәрсә хакында сөйли һәм идарәчел даирәләрнең аны кат-кат укуын күрсәтеп тора. Тагын да шунысы билгеле, Сахипгәрәй бу дастанны 1548/49 елларда Истанбулга җибәрү өчен госманлы телендә дә тәрҗемә иттерткән. Шулай итеп, «Җөмҗемә солтан дастаны» үз дәвере чикләреннән чыгып, халыкка хезмәт күрсәтүен һаман да дәвам иткән һәм сокландыргыч әдәби ядкәр буларак таралу даирәсен киңәйтә барган. Бу факт исә аның дөньяви, ягъни гомумкешелек өчен әһәмиятле булуы хакында сөйли. Үлемсез әсәрләр генә дәвер һәм дәүләт чикләрен үтеп чыгалар, яшәүләрен һаман да дәвам итәләр.

Хисам Кәтип — суфи шагыйрь, ул үз иҗатында Әхмәт Яссәви һәм Сөләйман Бакыргани күтәргән идеяләрне алга таба үстергән, дини әдәбиятта таралган сюжетка корылган кешелек өчен кыйммәтле вә әһәмиятле булган фикерләрне күтәреп чыккан, Алтын Урда шөһрәт тоткан Чыңгыз хан тораннарыннан курыкмыйча:

«Кани Чынгыз, кани Һүлагү — камуг?»

— дип, Чыңгыз һәм Һүлагү ханнарның дәһшәтенә тәнкыйди рәвештә ишарә ясап узган.

Җиһанда бар нәрсә вакытлыча гына, хәтта дөньяны яулап алучылар да, ди ул. Котб кебек үк, аның ватандашы, кече чордашы Хөсам Кятиб та үзенең төп игътибарын яшәешнең мәңгелек мәсьәләләренә юнәлтә. Аны, барыннан да элек, яшәү һәм үлем, кеше һәм тормыш кебек мәсьәләләр борчый. Шагыйрьнең “Җөмҗөмә солтан” (1369) поэмасы фәлсәфи һәм шигъри яктан гаять көчле яңгыраучы “кереш” белән башланып китә. Анда Нух, Хәлил, Җәмшид, Хөсрәү, Зөлкарнәйн, Дәкъянус, Рөстәм, Нәүширван, Мәхмүд Газнәви, Ибраһим Әдһәм, Чыңгыз хан кебек билгеле пәйгамбәрләр, атаклы хөкемдарлар, тиңсез каһарманнар телгә алына. Алга таба автор мондый нәтиҗә ясый:

“Һәрбересе бу җиһанны тоттылар,

Иллә, ишет кем, соңында киттеләр,

Киттеләр, бер парә бәзгә чолганып,

Тәннәре үз каннарына болганып,

Монча төрлүк мал вә нигъмәтен куеп,

        

Димәк, дөньяда беркем дә мәңгелек түгел: килгәнсең икән, китәргә дә кирәк: шуңа күрә узеңә бирелгән гомерне игелекле эш-гамәлләр белән үткәрү шарт.

Поэманың төп өлешендә автор “кереш”тә куелган үзәк мәсьәләне легенда материалы нигезендә яктырта. Әсәрдә байлыкка, хакимияткә тискәре мөнәсәбәт үзен нык сиздерә. Солтаннарның иң каты тәмуг газапларына дучар ителүе дә шуның белән аңлатыла. Поэманың буеннан-буена кеше үзенең эш-гамәлләре өчен үзе генә җаваплы дигән мөһим идея уздырыла.Ялганчылар, хәрәм мал җыючылар, гадел эш итмәгән судьялар, юлбасарлар, рибачылар, сараннар – һәммәсе дә теге дөньяда тиешле җәзага дучар ителәләр.

Автор тәмуг күренешләрен сурәтләү аша үз укучыларын рухи яктан тәрбияләргә омтыла, кешеләрне игелекле гамәлләр генә кылырга чакыра.

Хисам Кятиб поэмасы күтәрелгән идея-проблематикасы, төзелеше, теге дөнья күренешләрен тасвирлавы белән гарәп әл-Мәгарри, фарсы Гаттар, италияле Данте әсәрләренә типологик яктан аваздаш.

“Җөмҗөмә солтан”да төрки-татар, Алтын Урда көнкүрешенә мөнәсәбәтле кызыклы гына детальләр бар. Хөсам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» (XIV йөз) дастаны мәдрәсәләрдә уку әсбабы һәм халыкның укымышлы катлавында мавыгып уку әсәрләре булып саналган. Алар кулъязма хәлендә дә һәм басма рәвештә дә таралыш тапкан.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...