Фирузабади – гарәп теле сүзлеген төзүче мәшһүр фарсы галиме

Фирузабади – гарәп теле сүзлеген төзүче мәшһүр фарсы галиме

Фирузабади – гарәп теле сүзлеген төзүче мәшһүр фарсы галиме

“Камус әл-мухит” дип аталган сүзлек 500 еллар буена киң кулланылышта булган сүзлек. “Камус” сүзе “сүзлек” мәгънәсендә телгә керүенә дә ул сәбәпче була.

 

Фирузабади 1329 нче елның февралендә яки апрелендә Шираздан ерак булмаган Казерун шәһәрендә туа. Ул шулай ук Ширази буларак билгеле. Аның тормыш юлы турында мәгълүмат бик аз.

Нәселе Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) белән тоташа дип раслана. Билгеле булганча, аның әтисе гарәп теле һәм әдәбияты буенча галим булган. Аның гаиләсе турында башка мәгълүмат бирелми.

Фирузабади башлангыч белемне әтисеннән алган, 7 яшендә Коръәнне яттан белгән. Сигез яшендә Ширазга барып гарәп телен һәм әдәбиятын, Коръән кыйраәтен (төрле ысул белән укылышын) һәм башка гыйлемнәрне үзләштергән.

Ширазда укуын тәмамлагач, Багдадка килеп Габдулла бин Бекташиның ярдәмчесе булып хезмәт иткән. Низамия мәдрәсәсендә мөдәррис ярдәмчесе һәм Багдад казые ярдәмчесе булып эшләгән.

Аннан соң Ислам дөньясының башка шәһәрләрендә дә: Дәмәшыкъта, Хамда, Алеппода, Иерусалим, Рамлада, Каирда яшәгән, төрле галимнәрнең лекцияләренә йөргән һәм шулай ук үзе дә укыткан. Бу вакытта үзе дә зур галим дәрәҗәсенә ирешкән.

Иран порты Ормуздан Мәккә тарафына юл алгач, Йәмән шәһәрләреннән саналган Гадендә, Таиздә тукталган. Йәмән солтаны Мәлик Әшраф Рәсүли шундый зур галимнең килүен ишеткәч, үзенең хезмәткәрләренә аңа карата зур хөрмәт күрсәтү вазыйфасын йөкләгән. Ул аны башкала Зәбидкә чакырган. Фирузабади бу тәкъдимне кабул иткән һәм башта бу Зәбиднең баш кызе булып билгеләнсә, 1395 елда Йәмәннең казые итеп билгеләнә. Ул бу вазыйфаларын Мәлик Әшраф һәм аның улы Насыр Әхмәд хакимлек иткән чорда була. Икенче яктан ул укуын дәвам иткән. Аның дәресләренә хәтта солтан үзе дә килгән.

 

 

 

16 гасыр кулъязмасыннан “әл-Камус әл-Мухит” фолианты. Хәлили коллециясеннән. (Фото: Википедия)

 

 

 

Фирузабадины хөрмәт иткән Мәлик әл-Әшраф аның кызына өйләнгән. Вакыт-вакыт Мәккәгә һәм Мәдинәгә йөреп торган галим бу шәһәрләрнең берсендә Мәлик әл-Әшраф мәдрәсәсен төзеткән һәм анда үзе дәресләр биргән. 1415 нче елда Зәбидтә вафат булган.

Чыганакларда 70тән артык хезмәте барлыгы искә алынса да, аларның яртысы сакланмаган. Аның иң зур әсәре “Камус әл-Мухит” (Киң колачлы сүзлек) 500 ел буена иң кулланылган гарәп сүзелеге булып кала. Башта галим бу сүзлекне 60 томлык итеп ясарга тели, әмма 5 томын төзегәч, ул әз күләмле хезмәт күбрәк файда китерәчәген уйлап киметә. “Әл-Камус”ның кереш өлеше генә дә ике томнан торган һәм бу әсәр 2000 китапның кыскача иншасы дип китерә. Аның 60 мең сүздән торган сүзлеге күпләр тарафыннан файдаланылып мәшһүрлек ала.

Хәтта гарәп сүзе “камус” үзенең турыдан-туры мәгънәсе “океан” дигәнне аңлатса да, соңыннан сүзлек мәгънәсендә кулланыла башлый. Аңа күп төрле аңлатмалар төзелә. Ислам дөньясының төрле илләрендә бастырылып чыга, төрек һәм француз телләренә тәрҗемә ителә.

Аурупадагы соңрак килеп чыккан сүзлекләр өчен “Камус әл-мухит” нигез булып тора. Ул бүгенге көндә дә бастырыла.

Фирузабади үзенең сүзлеге аша мәшһүрлек алса да, аның башка хезмәтләре дә бар. Тәфсиргә, хәдисләргә, географиягә, гакыйдәгә һәм фикыһка, тарихка багышланган әсәрләре дә сакланган.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...