Халыкның рухи авазы - мөнәҗәт
Халыкның рухи авазы - мөнәҗәт
Мөнәҗәт (гарәпчәдән) – ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау дигәнне аңлата, дини эчтәлекле әсәр. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.
Халык иҗаты әсәрләренең төп сыйфаты – алар никадәр борынгырак булса, мәгънәләре шулкадәр серлерәк, тирәнрәк тоела. Мәсәлән, борынгы һәм бик борынгы мифологик хикәятләр, архаик дастаннар, мөнәҗәтләр дә шушы төркемгә керә. Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге еш кына хәзерге укучыга аңлаешлы түгел, телендә күп кенә гарәп сүзләре бар. Ә әсәрләр үзләре иң нечкә яшерен хисләрне белдерә. Тормыш авырлыгы бу иҗатчы кешене шундый хәлгә төшергән ки, гади җир кешеләренә мөрәҗәгать итү файдасыз. Мондый очракларда кеше бары мәрхәмәт иясе, кодрәтле Аллаһы Тәгаләгә генә ялвара ала. Менә шушындый халәттә йөрәк түреннән өзелеп чыккан ялвару – мөнәҗәтләр – шушы жанр әсәрләренең асылын тәшкил итә....
Рамазан аеның соңгы ун көнендә мәчет-мәдрәсәләрдә, авыз ачу мәҗлесләрендә укыла, әйтелә торган «Әлвидагъ» мөнәҗәтләр арасында аерым урын били. Аңа бәя биргәндә, «Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-Фирак, Әл-Фирак, Йә Шәһри Рамадан» кебек сүз-гыйбарәләрнең кабатлана килүендә, гомумән мөнәҗәтләрнең әүвәл гарәп-фарсы телле ислам мәдәниятендә туганлыгына ишарә саклана. Татар мөхитендә әлеге мөнәҗәтнең, аңа охшаганнарның саклануының бер сәбәбе исламны теләп кабул итү булса, икенчесе – алар үзебездә тәңречелек чорында туган келәү-алкышлар, кешене күмгәндә, бәла-каза килгәндә туган тезмә әсәрләр белән табигый рәвештә кушылып китүләрендә.
Гарәп-фарсы мохитендә туган мөнәҗәтләр ислам диненең галәми (идеологик) нигез-өлгесенә утыртылганнар. «Кичер безне, Йә Аллаһ, Ләә Иләәһә Илләллах», дип мөэмин-мөселманнарның турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгате, ихластан теләкләр теләве, соңрак – мөнәҗәтләр догасы буларак исламны кабул иткән һәр халыкның үз телендә башкарылганнар. Тик гомуми мөрәҗәгатьләрдә генә гарәп-фарсы алынмалары сакланган. Һәр очракта да (күп теллелектә дә) суфыйчылыкның нигезендә яткан гүзәллекнең чыганагы Аллага платоник-гыйффәтле гашыйклык үзәктә торган. Алланы, аның җирдәге илчесе Мөхәммәдне сөю фани дөньяда ук мәңгелек рәхәткә ирешү. Ислам кабул иткән инсан әүвәл «Көндезләрен уразада, Кичләрен без намазда», дип кат-кат кабатлап хисап тотса да, «Кичер безне, Йә Аллаһ», дип ярлыкавын сорап, үтенеп торудан тайчынмый. «Әлвидагъ» югары өслүбтә «төшерелгән» булса да, дин, ураза тотуның да үз гамәлләре, гадәти төшенчәләр турында да уйланырга мәҗбүр итә.
Мөнәҗәтләрнең татар мохитендә таралуы X-XI гасырларга карый булса кирәк, нәкъ менә дә шул чорларда ислам дине Идел Болгарстанының бердәнбер дәүләт диненә әверелә. Татар мөнәҗәтләрендә табигать көчләренә, ниндидер рухларга мөрәҗәгатьләр сакланмаган диярлек. Безнең мөнәҗәтләрнең нигезендә – Аллаһыга ялвару, мөрәҗәгать итү. Чөнки, мөселманнар ышануынча, кешенең бөтен көндәлек тормышы, аның гомере, һәр адымы, яшәеше Һәм язмышы Аллаһы тарафыннан хәл ителә һәм башкача берничек тә була алмый.