Якын көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә гадәти булмаган туй йолалары

Иран сүзе софре-йе акд гыйбарәсеннән алып фәләстыйн сүзе заффе гыйбарәсенә кадәр – туй гадәтләренең нечкәлекләре һәрбер илнең бай тарихлы гореф-гадәтләреннән алына һәм буыннан-буынга күчеп килә. Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка өлкәләре туй йолаларын үткәрүдәге матур, сирәк очрый торган гадәтләргә бик бай. Кайберләре гасырлар буена кабатланып килгән, ә кайберләренә исә хәзерге заманга яраклаштырылган гадәтләр дә өстәлгән.
Алжир туйларында король гаиләсеннән һәм башка зур дәрәҗәле гаилә вәкилләреннән мирас булып калган күп гадәтләр - алар туй күлмәкләрен бизәүче кыйммәтле ташлардан алып, кәләшнең битенә күз тимәсен өчен ныклап ясалган макияжга кадәр сакланган. Алжир кәләше өчен бу аеруча тантаналы көндә иң әһәмиятле кыйммәтле әйбер – ул бирнә, аның бөтен кыйммәтле бизәнү әйберләре һәм купшы киемнәренең саны җидегә кадәр җитәргә мөмкин. Купшы күлмәкләрне чиратлаштыру гадәте “тасдир” дип атала, шәһәргә, нәселгә һәм бабалар мирасына хөрмәт буларак, кәләш шулай чиратлап милли киемнәрне күрсәтә. Кайбер матур күлмәкләре кияүнең мәдәниятенең сәләте белән илһамландырылган булырга да мөмкин.
Иран халкы туй йолаларының нигезендә вәгъдәләшү өстәле (софер-йе акд) тора, өстәлдә икмәк, сыр, чәчәкләр һәм ленталар белән бәйләнгән яшел үләннәр ята. Шулай ук өстәлдә алтын тәңкәләр, бадәм, әстерхан чикләвекләре, буялган йомыркалар, татлы ризыклар һәм алсу суны да күрергә була. Туй өстәленең һәрбер элементы төрле символик максат буларак хезмәт итә. Тәмләткечләр һәм үләннәр күз тиюдән саклый. Йомырка һәм чикләвекләр муллыкны һәм уңдырышны, ә тәңкәләр – иркен тормышны символлаштыра. Татлы ризык уртак тормышның татлылыгын, көзге һәм шәм яшьләрнең киләчәк тормышы якты булуын күрсәтә. Туй көнендә яшь парлар софре-йе акд каршына утыралар, уртак тормышлары һәрвакыт татлы һәм кайгысыз булсын өчен, бармакларын баллы савытка чумдырып алып бер-берсен ашаталар.
Марокко туйлары еш кына берничә көн дәвам итә һәм мәдәният мирасының байлыгын күрсәтү йөзеннән, күп гасырлардан күчеп килгән бик күп гадәтләрне үз эченә ала. Кайбер кәләшләр туй көне алдыннан 7 төрле купшы күлмәк кияргә мөмкин. Күлмәкләре берсеннән-бере зиннәтлерәк, затлырак була.
Марокко халкы туйларында махсус элемент “амария” – кыйммәтле ташлар белән бизәлгән түбәле арбачыкка кәләш утыра һәм аны ирләр кулларында күтәреп баралар. Борынгы заманнарда амария бик гади булган, агачтан эшләнгән һәм бары тик дәрәҗәле кешеләргә һәм аксөякләр өчен генә билгеләнгән. Бүгенге көндә бу барлык туйларда да кулланыла һәм күпкә зиннәтлерәк күренә.
Фәләстыйн туйларын зиярат итү – ул мәдәниятнең күпкырлылыгын һәм фәләстыйн халкына нәрсәләрнең әһәмиятле һәм кыйммәтле саналганын күрәсең дигән сүз. Гаилә, мәхәббәт, музыка, җәмгыять һәм җир – болар барысы да алар өчен бик мөһим. Йолалар һәм гадәтләр Фәләстыйн туйларында еш кына берничә көнгә сузыла, кайвакытта бер атнага кадәр сузылырга да мөмкин. Бу тантаналы йоланың махсус аерым бер гадәте – ул заффе, ягъни туй маршы. Әлеге йөрештә җырчылар, биючеләр һәм яшьләрне озатып баручы туй кунаклары катнаша, алар кияүне кәләшнең йортына яисә икесен бергә мәчеткә озаталар.
Төркия туйлары гадәти булмаган, берничә төрле гадәтләр кертелгән һәм аларның күбесе борынгы заманнарга кайтып кала һәм шулай ук дини йолалар белән кушылган. Шундый йолаларның берсе – кияүгә тозлы кофе эчертү, шулай итеп аның холкын тикшерәләр. Көнбатышта гадәти булган малайлар җыены урынына, Төркиядә туй көнне иртән кияүнең якын дуслары аңардан төрлечә көләләр. Алар юлны ябышкак бернәрсә белән майлыйлар һәм кияүне шәһәр буенча яланаяк йөртәләр, яисә мәчет манарасына менеп яратуы турында әйтүен сорыйлар. Кайбер гаиләләрдә яшьләр яңа өйләренә аяк басканчы, кияү кәләшенең башына дөге, бодай, шикәр комы, ә кайвакытта акча сибә. Бу гаиләдә байлык, муллык һәм бәхет теләүне аңлата.