Һиндстанда мәдрәсәләрнең һәм китапха- нәләрнең гореф-гадәте

Һиндстанда мәдрәсәләрнең һәм китапха- нәләрнең гореф-гадәте

Һиндстанны мөселманнар яулап алганнан соң, дәүләт башлыклары монда дини белем бирү низамын төзү өчен кирәкле чараларны күргәннәр. Иң беренче мәдрәсә Газнәвиләр тарафыннан төзелә.

 

Шулай ук Дәһли (Дели) солтанлыгы хөкемдарлары һәм гуридләр мәдрәсәләр һәм китапханәләр төзүгә бик күп игътибар биргәннәр. 13 нче гасырда монголларның басып керүе сәбәпле, күп кенә галимнәр Урта Азиядән китеп, Һиндстанда сыеныр урын эзләргә мәҗбүр булалар. Шул сәбәпле Дәһли дини гыйлем һәм мәдәният үзәге булып китә. Дәһли солтаны Фируз шаһ Туглак 30дан артык мәчет һәм мәдрәсә төзетә. Ләкин 14 нче гасырда Тамерланның һөҗүм итүе сәбәпле аларның күбесе зыян күрә. Бу чорда дини гыйлем бирү үзәге булып Агра һәм Көньяк Һиндстан кала.

 Моголллар заманында дини белем тирәнтенрәк һәм низамга куелган була. Мөгаллимнәр һәм шәкертләр беренче тапкыр дәүләт тарафыннан тәэмин ителәләр. Белем бирү ысулы “мәчет-мәдрәсә” бәйләнешендә бара. Һәрбер мәчет янәшәсендә мәдрәсә булырлык бина төзегәннәр, шунда ук китапханә дә өстәлгән.

 Бабур шаһның улы Хумаюн китаплар бик яраткан, хәтта аларны сугышка да алып чыга торган булган. Күбрәк вакытын китапханә итеп үзгәртелгән Шер шаһ сараенда үткәргән.

Җиһангир һәм Әурангзеб патшалар мәдрәсәләрне төзү һәм аларны ныгыту өчен күп эш башкарганнар. Алар нигез салган уку йортлары берничә йөз еллар буена әйдәп баручылардан булганнар.

Моголларның көчсезләнүе һәм Надир шаһның Пинҗәбнең күп шәһәрләрен һәм шулай ук Дәһлине яулап алуы император китапханәсендәге күп кенә китапларның юкка чыгуына китерә. Алар арасында сирәк сакланган күп кенә библиографияләр дә була. Икенче яктан британ колонизаторлары һәм сикхлар белән сугыш барышында күп кенә мәдрәсәләр дә зыян күрәләр.

 1858 елда могол династиясен тар-мар китергән инглизлеләр мәдрәсә низамын үзгәртергә һәм үзләренчә белем бирү ысулын кертергә теләгәннәр. Мәдрәсәләр инглизчә итеп колледжга әйләндерелә. Ләкин кайбер уку йортлары үз урыннарын саклап кала алалар, шуларның берсе Деобанд уку йорты.

Һиндстанда мәдрәсәләр Ислам динен тарату үзәкләре булып кала. Дини фәннәр белән бергә анда шулай ук фәлсәфә, тарих, физика, астрономия, арифметика, мантыйк һәм табиплык фәннәренә дә укытканнар. Һиндстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәшүчеләрнең беренчеләрдән булып мәдрәсә укытучылары һәм аларның шәкертләре торган. Безнең заманнарга бу гадәти уку йортларының бик аз өлеше генә сакланып калган.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...