Борынгы җир асты шәһәре Нушабад: ни өчен кешеләр җир астында яшәгән?

Борынгы җир асты шәһәре Нушабад: ни өчен кешеләр җир астында яшәгән?

Борынгы җир асты шәһәре Нушабад: ни өчен кешеләр җир астында яшәгән?

Иран илендәге яшеренү урыны, сәяхәтчеләр өчен кызыклы булган археологик һәйкәл – җир асты Нушабад шәһәре зиярат итүчеләрнең, сәяхәтчеләрнең берсен дә битараф калдырмый.

 

Нушабад шәһәре (шулай ук Уи дигән атама белән дә мәшһүр) – Иранның үзәгендә Исфаханда урнашкан. Ул үзенең җир астындагы гаҗәеп туннелләре һәм камералары белән шаккатыра, һәм аны Җир асты шәһәре дип тә йөртәләр.

Нушабад дигән исем ничек килеп чыгуы турында аерым бер легенда бар. Шул легенда буенча, Сасанид шаһы бервакыт бу тирәләрдән үткәндә, коедан су эчкән. Бу су аңа бик охшаган һәм ул монда шәһәр төзергә карар кылган, “Анушабад” дип атаган. Мәгънәсе буенча “Тәмле салкын су шәһәре” дигәнне аңлата. Тора-бара шәһәрнең исеме “Нушабад”ка әйләнгән.

Җир асты ярешенү урын-нарының барлыкка килүенең тагын бер сәбәбе – бу районда җәй көннәрендә бик каты эсселәр булуы. Мондый вакытларда әлеге районда яшәүчеләр эссе һавадан саклану өчен Нушабадка килгәннәр.

Нушабад шулай ук сугыш вакытында саклану урыны буларак та кулланылган. Гасырлар буена бу регионга яулап алучылар еш килгәннәр. 8 нче гасырдагы монгол яулары – моңа ачык мисал. Билгеле булганча, Нушабад Каҗарлар чорына кадәр җирле халык өчен төрле армияләрдән котылу урыны буларак кулланылган.

Саклану урыны булуына дәлил буларак, җир асты шәһәренең билгеле бер үзенчәлеге тора. Мәсәлән, керү урыны берничә булса да, алар бик тар һәм аннан бары тик берәм-берәм генә кереп була. Димәк яулап алучылар армиясе Нушабадта яшеренгән кешеләрне юк итү өчен үзенең күпсанлы булуына өметләнә алмаган. Ничек кенә тырышсалар да, алар бары тик берәрләп кенә керә алырлар иде.

Моннан тыш аның җилләткеч шахталары бар, чыганактан эчәргә яраклы су чыгып тора. Димәк, Җир асты шәһәрендә озак вакытка калырга була дигән фикергә килергә була.

Шулай ук бу шәһәрдә ризык саклау складлары да ясалган дигән фикер дә бар. Шәһәр буйлап хәзерге вакытта да төрле бүлмәләр сакланган. Тагын чыгынтылар да ясалган, алар кешеләр тарафыннан утыргычлар яки ятак буларак файдаланган булуы да мөмкин.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Нушабад ташландык һәм онытылган урын була. 1920 елда гына бу җирлектә яшәүче тарафыннан үз йортында кое казыганда бу шәһәрнең барлыгы ачыклана.

Икенче тапкыр ачылганнан соң, Нушабадта археологик эшләр алып барылганда, бу урын турында тагын да күбрәк өйрәнелгән. Мәсәлән, балчыктан ясалган савытлар һәм таштан эшләнелгән эш кораллары сасанидлар, ильханидлар һәм сәфәвиләр чорына туры килә. Ягъни бу шәһәр ул вакытта файдаланылган булуына ачык дәлил, шулай ук кеше сөякләре дә табылган.

Бүгенге көндә Нушабад сәяхәтчеләр өчен ачык урын һәм теләгән һәркем бу гаҗәеп шәһәрне килеп карый ала.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...