Караван сарайлар ничек барлыкка килгән?

Караван сарайлар ничек барлыкка килгән?

Караван сарайлар ничек барлыкка килгән?

Ислам дөньясында караван-сарай дип мөһим юнәлешләр буйлап төзелгән биналарны атаганнар. Шул сарайларда сәүдә һәм хаҗ караваннары үзләренең хайваннары белән бушка туктап ял итә алганнар.

 

“Караван” фарсы сүзеннән алынган, мәгънәсе буенча «юлбасарлардан һәм караклардан саклану максатыннан бергә сәфәр кылган сәүдәгәрләр оешмасы”. Сарай – бина дигән мәгънәдә. Шәрыкъ өчен булдырылган бу гаҗәеп биналарның тарихлары бик борынгы. Мәшһүр тарихчы Геродот әйтүенчә, Патшалар юлында һәрбер 30-40 км саен урнашкан “ял итү һәм ышыклану өчен матур урыннар” күп. Алар Суздан башланыпСарда аша үтә һәм Эфеска кадәр ирешкән. Геродотның аңлатуынча, бу биналарның кайберләре караклар яисә бандитлар һөҗүменнән саклану өчен бөек стеналар белән әйләндереп алынган һәм солдатлар тарафыннан сакланылган. Шулай ук даими почта хезмәтен үтәүче урын булып та хезмәт иткән. Аның фикеренчә, мондый урыннар Кир патша тарафыннан төзелеп Сириянең олы юлларында сакланылган.

 

 

 

Сәяхәтчеләргә ял итү өчен булдырылган урыннар юлда еш очраган

 

 

 

Шәрыкъ илләрендә Рим хакимлеге астында булган мансионес вередариорум дип аталган биналар булуы да билгеле. Алар бер-берсеннән 75 км ераклыкта урнашкан һәм алар баштан ук рим түрәләренең куркынычсызлыгы өчен билгеләнгән һәм сәяхәтчеләр өчен, ат абзары буларак файдаланылган. Соңрак алар башка сәяхәтчеләргә акчага ышыклану урынын тәкъдим иткәннәр.

Византияле чоры Аурупаның көнчыгыш өлкәләрендә, якынча бер-берсеннән 50 км ераклыкта булган шуларга охшаш биналар төзелгән, аларның кайберләре Урта гасырга кадәр сакланган һәм киләчәктә үсеш алганнар. Алар ксенодочейон дип аталганнар. Башта алар сәфәр кылучы монахларга тору урыны буларак төзелсә, 313 елда христиан кабул ителү белән саннары арткан. Ләкин монда һәрбер ярдәмгә мохтаҗ кеше керә алган.

 

 

 

әл-Хәйр әл-Гарби кальгәсе

 

 

 

XIII гасырда яшәгән Марко Поло бу кунак өйләре турында тәфсииләп мәгълумат биргән. Алар Византия дәүләтенең төрле өлкәләренең юлларында урнашкан була. Караван-сарайлар Урта диңгез яки көнчыгыш Аурупа өчен генә табигый хәл булып саналмаган. Монгол илләрендә Кытайдан илһам алып шундый ук биналар булган.

Олег Грабарь уйлавынча, мөселман иленең иң борынгы караван сарае – ул VII–VIII гасырларда булуы белән билгеләнгән Каср әл-Хәйр әш-Шәркый сарае. Әмма Курт Эрдман VIII гасырда Ирандагы Сасанидлар чорында төзелгән Касруль-Хайр әл-Гарби сараен иң борынгылардан дип саный.

 

 

 

әл-Хәйр әш-Шәркый кальгәсе

 

 

 

Ислам чорындакараван-сарай-ларның үрнәге Иранда, Сириядә һәм Кече Азиядә төзелгән бигрәк тә VII һәм XIII гасырлар арасында. Башта бу биналар рибат дип аталган. Алар чик буендагы өлкәләрнең мөһим урыннарында ныгытылган сарайлар буларак билгеләнгән һәм хәрби әһәмияткә ия булганнар. Якын Көнчыгышта ислам яулап алулары тәмамланган рибатларның төп максаты үзгәрә. Бигрәк тә X гасырдан соң Сириядә, Мисырда һәм Фәләстыйнда алар дәрвишләрнең челләсе буларак кулланылган һәм шулай ук хаҗилар һәм сәүдәгәрләр өчен тукталыш урыны буларак хезмәт иткән. Аларны ханака дип атый башлаганнар. Киң таралган сәүдә бәйләнешләре мөһим маршрутларда Ефәк юл кебек рибат шәкелендәге тукталышлар төзи башлаганнар. Караханидлар, Газнәвиләр һәм Олуг сәлҗүкләр дәүләтләрендә сәүдә юлларында төзелгән Караван-сарайларны шулай ук рибат дип атый башлаганнар.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...