Госманлы дәүләтендә табипларны ничек әзерләгәннәр?

Госманлы дәүләтендә табипларны ничек әзерләгәннәр?

Госманлы дәүләтендә табипларны ничек әзерләгәннәр?

Госманлы дәүләтендә хосусый тыйбблык (медцина) гыйлемен өйрәнү ысулы барлыгы мәгълүм. Эчке әгъзалар буенча белгеч-табиптан тыш, башка хирург, күз табибы, ортопед, үләннәр табибы һәм башкалар да булган. Шулай ук гыйлем алу ысуллары да төрлечә кулланылган.

 

Табиплар гадәттә гыйлемне мәдрәсәдә алганнар һәм шифаханәләрдә теория белән берлектә тәҗрибә дә туплаганнар.

Остаз янына хезмәт итәргә һәм билгеле бер һөнәргә өйрәнү максатыннан урнашкан яшь укучыны “чирак” яисә “шәкерт” дип атаганнар. Студентларны “талиб” дип, ә тыйбблыкка укучы студентларны “табип-шәкертләр” дип йөрткәннәр.

19 нчы гасырның урталарына кадәр табипларны шифаханәләрдә әзерләгәннәр, чөнки шифаханә ул заманда тыйбблык мәктәпләре буларак та хезмәт иткән. “Табип-шәкерт” шифаханәгә йөргән, ул анда клиник очракларны өйрәнгән һәм медицина өлкәсендәге теория гыйлемен мәдрәсәдә алган. Бу уку йортларындагы китапханәләрдә ул тыйбби кулъязмалар белән таныша алган.

Баязит Йылдырым заманында (1395) Бурсадагы көллиятенә кергән “Йылдырым дәр әш-Шифа” шиһаханәсендә табиплар “дәр әт-тыйбб”та (медицина мәктәбендә) гыйлем алганнар. Монда укыту өчен класслар булдырылган, ә укытучылар – үзләре табип булып хезмәт иткәннәр. Мондый тәҗрибә шулай ук Стамбулда Солтан Фатих (1470) һәм Сөләймания (1557) көллияте шифаханәсендә дә булган. Чыганакларда әйтелгәнчә, Баязит II (1484) заманында Эдирнәдә шифаханә янәшәсендә “мәдрәсә-и атыйббә” дип аталган медицина мәктәбе булдырылган.

Тыйбблык мәктәбенә укыргу керү өчен классик мәдрәсәне тәмамлау зарури. Бу классик мәдрәсәләрдә студентлар ислам шәригатен (фикыһ), дини тәгълиматларны, фәлсәфәне һәм әдәбиятны, шулай ук гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнгәннәр. Бер китапны өйрәнеп чыккач, алар укытуга рөхсәт кәгазе (иҗазә) алганнар. Аннары башка остазның классында укуларын дәвам иткәннәр. Соңгы иҗазәне (рөхсәт кәгазен) алгач, студент мөдәррис (укытучы) яисә казый һөнәренә ия булган. Нәтиҗәдә табиплар төрле өлкәләрдә “укытучы”, “казый”, “имам” яисә “хәрби судья” булып эшли алганнар. Шулай ук госманлы табипларына Сирия, Мисыр һәм Иран мәдрәсәләрендә дә гыйлем алу мөмкинчелеге бирелгән.

Гыйлем алуның тагын бер юлы - “хасса аһл-и хирф” дип аталган, һөнәрчеләрнең сарайдагы оешмалары хирургларны һәм күз табипларын әзерләгән. Монда иң талантлы яшьләрне сайлап алганнар.

Мәдрәсәдән, шифаханәдән һәм сарайдан тыш тагын бер гыйлем алу юлы булган. Оста һәм оста ярдәмчесе ысулы буенча, табип янында аның ярдәмчесе буларак укырга мөмкинчелек бирелгән. Мондый очракта да табиплык тәҗрибәсе өчен иҗазә (рөхсәт кәгазе) бирелгән. Күп кенә тәҗрибәле табиплар шәхси курсларда студентларны укытканнар. Шиһаханәдә укытудан тыш шәхси укыту тәҗрибәсе бигрәк тә мәдрәсәләрдә гыйлем алу сыйфаты начарлану сәбәпле 17-18 нче гасырларда киң таралган. Шулай ук нәселле табиплар гаиләләрендә кечкенәләр олылардан өйрәнгәннәр.

Тагын бер мөһим мизгел – ул табипларның һөнәрләрен тикшерү. Вакыт-вакыт ялганчы табиплар килеп чыгу сәбәпле, эшләүче табипларга, хирургларга, күз табипларына һәм үлән табипларына тикшерү үткәргәннәр. Бу тикшерүне уңышлы үткәннәре иҗазә алганнар, ә калганнарына бу өлкәдә эшләү тыелган.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...