Хәҗҗә: Йәмән илендәге кальгә-шәһәр
Бу шәһәрнең стратегик урнашкан җирлеге гаҗәеп, чөнки ул берничә тауның түбәсендә төзелгән һәм бу урын өчен күп кенә канкойгыч сугышлар гасырлар буена барган. Бу шәһәр Йәмән иленең тарихында бик авыр чорларда мөһим роль уйнаган. Беркүпме еллар буена Зәйдиләр дәүләтенең башкаласы да булып торган, дип яза Хәбиб Сәллүм.
Һәрбер Йәмән кешесе “Бу илгә килгән сәяхәтче һичшиксез Хәҗҗә шәһәрен зиярат итәргә тиеш”, - дип саный.
Әлеге шәһәр диңгез өстеннән 1800 метр биеклектә, башкаласы Сәнгадан 127 км ераклыкта урнашкан.
Без машинага утырып юлга чыктык. Бу юл безне яшеллек белән капланган үзәнлекләр өстеннән күтәрелеп торган коры калкулыкларга китереп чыгарды. Әл-Бәун үзәнлегенә төшкәнче безнең игътибарыбыз Кавкабан һәм Тулла тауларына юнәлде. Шул тауларга караганда сул тарафтан бик матур күренеш ачыла. Әмранда балчыктан ясалган стеналар хәзерге көнгәчә сакланып калган. Аннан без сулга борылдык һәм яңа бистә аша үттек.
Иске шәһәрне фотосурәткә төшерү максатыннан тукталыш ясадык һәм аннан соң өскә таба менә башладык.
Авыл җирлегендәге балчыктан һәм таштан ясалган йортлар тау битләренә һәм тау түбәләренә урнашып яшеллек белән бергә кушылу сәбәпле, бу җирлек Марокконың көньягындагы ксарны (ягъни тау битләрендә бер-берсенә кушылып ныгытылып төзелгән авыл), кәсбәне (ягъни шәһәр эчендәге стеналар белән чикләнгән кальгә корылмасын) хәтерләтте. Бу очраклы гына түгел, чөнки галимнәр фикеренчә, Төньяк Африкага бәрбәрләр нәкъ менә Гарәп ярымутравыннан күчеп килеп урнашканнар.
Безнең тирә-ягыбызны гаҗәеп күренешләр камап алды. Бу җирлектә яшәүчеләр тарафыннан иген һәм яшелчә үстерелә торган иге-чиге булмаган террасалар тауларның иң бөек түбәсенә кадәр күтәрелә. Текә кисәкләр, тирән үзәнлекләр һәм кальгәгә охшаган авыллар безгә тылсымлы күренешләрне ачып күрсәтә.
Кытайлар тарафыннан төзелгән Хәҗҗә юлы төзелгәнгә кадәр Йәмәннең бу гаҗәеп өлешен күрү мөмкинчелеге юк иде. Ә инде яңа төзелгән юл әлеге тауда яшәүчеләр өчен икенче бер яңа дөнья ачылгандыр кебек тоела. Шараз елгасы аша төзелгән күпер аша чыккач, без кофе үстерелә торган кырлар яныннан үттек һәм Хәҗҗәгә җиткәнчегә кадәр тау башына күтәрелдек.
Шәһәрнең стратегик урнашуы кулай булу сәбәпле, Хәҗҗәнең берничә тау түбәсендә гасырлар буена канкойгыч сугышлар барган пункт бар. Әйтелгәнчә, ул тарихт булган күп кенә авыр чорларда зур әһәмияткә ия булып торган.
1948 елда Имам Яхъя үтерелгәя, Хәҗҗә өлкәләренең кабиләләре тарафыннан аның улы Әхмәд хакимлек итүгә китерелә. Әхмәд үз чиратында аларның шушы хезмәтләре өчен түләү йөзеннән аларга Сәнганы таларга рөхсәт итә. Шәһәр халкы моны онытмый һәм ахыр чиктә имамлыкны бәреп төшерү өчен сугыш чыга һәм революция нәтиҗәсендә 1962 елда алар максатларына ирешә.
Без бөтен шәһәр буйлап йөреп чыктык. Анна бу шәһәрнең иң бөек тау түбәсенә төрекләр тарафыннан төзелгән әл-Каһирә кальгәсенә килдек.
Безнең максатыбыз мәшһүр җир асты төрмәсен күрү иде. Монда имамнар үзләренең дошманнарын мәрхәмәтсез шартларда тотканнар. Килеп күргән кешеләр төрмә стеналарында газапланган тоткыннарның язмалары чукып язылган, дип сөйлиләр.
Зур кальгәнең стенасыннан карасаң, бихисап авылларның гаҗәеп сихри күренеше ачыла, алар тирә-яктагы калкулыкларның битләренә һәм түбәләренә таралган. Бу зур булмаган шәһәрчекләр иксез-чиксез террасалар, яшел үзәнлекләр һәм зур таулар арасында урнашкан. Һәм бу күренеш әлеге җирлеккә аеруча бөеклек бирә.
Йәмән таулыгының үзәгендә урнашкан һәм бүгенге көндә Хәҗҗә бистәсенең башкаласы булган кальгә-шәһәр болытлардан үсеп чыккан әкияти бер йорт кебек тоелды. Бу күренешне карап рәхәтлек табу өчен монда сәяхәткә килүебез берничек тә бушка вакыт үткәрү түгел, әлбәттә.
Гөләндәм Әхмәтҗан



