Бабамның сугыш хәтирәләре

Бабамның сугыш хәтирәләре

Бабамның сугыш хәтирәләре

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр бөтен кешене тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 77 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә бик тирәнгә сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Минем бабам (дәү әтиемнең әтисе) Ибраһимов Мәгъсүм Ибраһим улы 1915 елның 22 апрелендә Дөбьяз районының Әбла авылында дөньяга килә. Җәйнең иң ямьле чагында күк йөзен кара болыт каплый. Сугыш башлана. Бу хәбәрне бабам печән чапкан җиреннән ишетеп кайта. Тыныч тормыш бетә. Авылдагы барлык иратларны сугышка җибәрәләр. Бабамны 1941 елның 29 ноябрендә 26 яшендә сугышка алалар. Сугышта ул 608 нче укчылар полкында хезмәт итә. Сугышның иң канкойгыч “Заяцина гора” (үлем тавы) җиренә эләгә.

Ул контузия ала.1942 елның 12 нче апрелендә Калуга өлкәсенең Барятин районы Фомино авылында әсирлеккә алына. Ул язда полкның 70%ы юкка чыга, күбесе үлеп кала. Аларны поездга утыртып, Германиягә концлагерьга алып китәләр. Шунда башлана аның сынаулары. Концлагерьда ачлык бик көчле була. Совет солдатларын ашатмыйлар да диярлек. Фашистлар ипине солдатлар өстенә генә ыргыталар. Кайсы өлгерә, ипине шул тотып ала, хәлсезләр ачлыктан үлә. Бабамның кайсы концлагерьда булганы билгесез, ул әйтеп калдырган буенча анда якында күл булган. Нәрсә тапканнар, шуны ашаганнар. Агачларда бер яфрак, җирдә үлән калмаган. Көчсезләрне газ камерасында үтергәннәр. Солдатларны ул концлагерьда бик нык эшләткәннәр.

Сазлык янында эшләгәндә фашистларның танкы бата. Танк үтеп китә алсын өчен бербер артлы тере кешеләрне шул танк астына сала башлыйлар. Танк кешеләрне сытып бара, бабамның да чираты җитә танк астына ятарга. Бәхетенә, танк сүнә. Шул вакытта яшь солдатның чәче ап-ак була. Конвой белән эшкә алып барганда кукуруз басуы кырыеннан үтәләр. Бабам шул басуга шыпырт кына кереп китә һәм качу бәхетенә ирешә. Бара торгач, урманга килеп җитә. Ач, хәлсез солдат тиз бара алмый. Юлда үлгән ат очрый, бик каты ашыйсы килгәнгә шуны чи килеш ашый ул. Күреп, яңадан әсирлеккә алмасыннар дип, төнлә барырга тырыша. Чит илдә кая барасын да белмичә бер өй янына килеп чыга. Немец печән чабып йөри.

Моны күреп, үз янына чакыра. Нәрсә булса да булыр дип, бара аның янына. Немец бераз русча сөйләшә белә торган булып чыга, бабамны өйләренә алып кереп ашата. Бу кешенең хатыны, кызы була. Болар бабамны печәнлектә качырып тоталар. Сатмыйлар совет солдатын. Чөнки үзләренең дә шул яшьтәге уллары сугыш кырына китә. Күпмедер яшәгәч, хәл алгач, бабам туган җиренә кайтырга уйлый. Немецлар бик үгетлиләр аны үзләрендә калырга, кызларына өйләнергә кушалар, ләкин бабамның Туган илен яратуы көчлерәк була. Карта, компас алып, җәяү кайтып китә. Поездлар белән кайта алмый, чөнки фашистларга эләгүең ихтимал. 1945 елның октябрь аенда кайтып җитә. Сугыш беткәнен дә кайтып җиткәч кенә белә ул. Менә шундый газаплар, җимерелгән кеше язмышлары аша килә ул Җиңү!

Сугыш беткәч тә туган җирдә тынычлык табам дигәндә 25 елга “Халык дошманы” исеме астында Урал якларына урман кисәргә җибәрәләр. 8 елдан соң әйләнеп кайта аннан. Шушы сугыш сынауларыннан соң, ниһаять, тыныч тормыш башлана. Туган ягыма исән-сау әйләнеп кайтсам, ипине гел янымда тотар идем дип нәзер әйтә. Кесәсендә һәрвакыт бер телем ипи була аның. Ризыкны күз яшьләре белән ашый. Сугыш хатирәләре бер минутка да калдырмый аны. Сугыш турында сөйләгәндә үксеп-үксеп елый торган булган. Тынычлыкның, икмәкнең, туган җирнең кадерен бик яхшы аңлап, һәрбер тыныч таңга куанып яшәгән ул. Бабам 1983 елның 15 апрелендә 68 яшендә гүр иясе булган. Бер тормышка күпме сынау, күпме газап китергән бу сугыш. Инде 77 ел үтеп барса да, сугышны онытып булмый. Аны онытырлык түгел!

ЛАНДЫШ ӘХМӘТҖАНОВА

Батырлык турында

Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш юлында
Син күрсәттең нинди батырлык?
Син бастыңмы сафка, кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда,
Ирлек сорый көрәш егеттән,
Ирешер өчен бөек өмиткә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.
Коткарырмы ялыну, елаулар,
Тоткын итсә дошман йөрәкне?
Буа алмас ләкин богаулар
Кылыч йөртә белгән беләкне!
Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр кан тама йөрәккә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

МУСА ҖӘЛИЛ

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...