Дога кылу әдәбе

Дога кылу әдәбе

Дога кылу әдәбе

Һәрбер гыйбәдәтнең башкару әдәбе булган кебек дога кылуның да үз әдәбе бар. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам өйрәтеп калдырган кагыйдәләргә тукталыйк.

 

Һәрбер доганы кылыр алдыннан Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр һәм Пәйгамбәребезгә салават әйтелә. Бу хакта Әбу Дауд һәм Тирмизидән килгән хәдистә: “Көннәрдән беркөнне Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам мәчеттә бер кешенең Аллаһка дога кылып торганын күрә. Әлеге адәм үзенең догасын Аллаһы Тәгаләне мактамыйча, Пәйгамбәребезгә салават әйтмичә башлый. Шунда Пәйгамбәребез галәйһиссәлдам: “Бу кеше ашыкты !”-, ди һәм бераздан аны Үз янына чакырып ала да түбәндәге сүзләрен әйтә: “Әгәр берәрегез Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәргә теләсә, башта Раббысына мактау-шөкерләр әйтсен, аннары Пәйгамбәргә салават әйтсен һәм аннан соң үзенә нәрсә теләсә, шуны сорасын!”

Аллаһу Тәгалә каршында үзеңнең гөнаһлы, хаталы икәнеңне танырга. Ул кушканнарны тиешенчә үтәмәвеңне белдерергә. Сораган чакта басынкылык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белән сорарга.

Дога кылганда тәһарәтле булу яхшырак санала, кыйбла ягына карау, кулларны күтәрү тиешле.

Догада даими булу, дога кылудан ялыкмау, кабул булачагына ныклы ышанып сорау ләзем.

Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.с.) түбәндәгеләрне әйткән. “Сезнең берегез дога кылганда “Аллаһым! Теләсәң мине гафу ит, теләсәң миңа мәрхәмәт ит”, - димәсен. Теләгәнен ачык итеп, аңлаешлы тел белән сорасын. Чөнки Аллаһны мәҗбүр итә торган һич бер көч юктыр.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...