Гыйбадәтнең матурлыгы дога кылуда

Гыйбадәтнең матурлыгы дога кылуда

Бу дөнья сынау урыны. Дөньяда яшәгәндә адәм баласы төрле хәлләргә дучар була, төрле сынаулар аша үтә. Күп кенә очракта ул канәгатьсез. Шул сәбәптән аның күңелен тынычсызлык, кайгы хисләре биләп ала.

Кайберәүләр бөтенләй төшенкелеккә биреләләр һәм Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итми башлыйлар. Кайберәүләр күп дога кылдым, догаларым кабул булмады, дип Аллаһка шикаять кыла башлыйлар. Бу очракта үзебезнең бабаларыбызның халәтенә карасак, аларның хәле күпкә яхшырак булуын аңлыйбыз. Әлбәттә, безнең бүгенге көндәге тәкъвалы остазларыбызның да догалары кабул була. Без исә ни өчен догаларыбыз җавапсыз кала дип аптырыйбыз. Шуң күрә иң беренче чиратта догаларыбызның җавапсыз калуына нинди халәтләр һәм киртәләр комачаулавын билгеләргә кирәк.

Дога – ул гыйбадәтнең асылы, кешенең ихтыяҗы. Дога сәбәпле безнең теләкләребез тормышка аша. Шулай ук дога аша без Аллаһка якынаябыз. Мәгънәле дога Гарешне селкетә. Дога кылучы һичшиксез догасының әһәмиятен һәм догасының кабул булу шартларын белергә тиеш.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен. Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр”. (Гафир сүрәсе, 60 аять)

Бу аятьтә иманлы бәндәләргә дога кылу ләзем булуы турында әйтелә. Шулай ук монда галәмнәр Раббысының догаларны кабул итүе турындагы шатлыклы хәбәр дә бар. Һәм моның белән бергә дога кылмаучы бәндәләрдән Аллаһ Тәгаләнең канәгатьсезлеге турында да әйтелә.

Шунысы гаҗәп, бу дөньяда кеше үтенечләрне үтәргә яратмый. Әгәр берәү икенче берәүдән үтенеп сораса, ул беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә аны тыңлый, әмма икенче тапкыр кабатланган очракта төрле сәбәпләр табып кире кага, өченче тапкыр сораганда, бөтенләй тыңлап та тормаска мөмкин.

Аллаһ Тәгалә исә Үзеннән үтенүләрен, дога кылып сораганны ярата, Аңардан сорамаучыларны сөйми. Аллаһ Тәгалә белән булган мөгамәлә бөтенләй киресенчә. Әгәр кеше Аллаһтан беренче тапкыр сораса, аның үтенече үтәлә. Икенче, өченче тапкыр сораса да, Аллаһ Тәгалә аның теләген үти. Кеше күпме генә Аллаһ Тәгаләдән сораса да, Аллаһ аның үтенечләрен җавапсыз калдырмый. Чынлыкта исә, Аллаһ Тәгаләгә еш мөрәҗәгать итүче Аллаһның дустына әйләнә. Әгәр Аллаһ Тәгаләдән беркем дә сорамаса, шулай ук тәүбә итеп Аңардан гафу үтенмәсә, ничек итеп без Аның рәхмәтен тояр идек соң?

Хәдистә әйтелгән: “Аллаһ Тәгаләнең бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк. Әгәр кеше нәрсә дә булса сорап кулларын догага күтәрсә, Ул аны буш кул белән җибәрергә ояла”.

Доганың асылда нигезләре бар. Ягъни җан тәндә торган кебек, дога да асылдагы шушы нигезләре белән тора:

Беренчесе, доганы ихлас күңелдән кылу. Күңелдән чыккан ихласлылык белән кылынган дога гына кабул була. Әгәр дога сүзләре мәҗлесләрдә кешеләр каршысында гадәт буларак кына, алар мактасын өчен әйтелә икән, бу доганың кабул булуы икеле.

Икенчесе, доганың һичшиксез кабул булачагына ышану. Дога кылганда: “Әй Аллаһым, әгәр Син теләсәң, мине гафу ит” дип әйтү дөрес түгел, киресенчә: “Әй Аллаһым, мине гафу ит!”, дип әйтергә кирәк.

Өченчесе, бары тик яхшылыкка гына өметләнү. Аллаһ Тәгаләнең доганы җавапсыз калдырмаячагына өметләнү. Ибраһим пәйгамбәр (галәйһис-сәләм) бу хакта болай дигән: “Раббымның минем догамны җавапсыз калдырмавына өметләнәм”. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Дөреслектә Раббым догаларны Ишетүче”.

Аллаһ Тәгалә догаларны ишетә, кызганычка каршы кешеләрнең йөрәкләре сизми. Әгәр бәндә Аллаһның кануннары буенча яшәсә, аның догасы һичшиксез кабул була. Кызганычка каршы без үзебез догаларыбызның җавапсыз калуына сәбәпче. Чөнки күп гөнаһ кылабыз. Күп йозаклар белән бикләнгән ишекне күз алдына китерегез. Бер йозакны ачу белән генә ишек ачылмый. Безнең гөнаһларыбыз ишектәге йозаклар кебек, догабызның кабул булмавына киртә булып торалар.

Аллаһ Тәгалә күңелләребездәге кайгыларны юк итеп, йөрәкләребезне итәгатьлек һәм канәгатьлек белән тулыландырсын һәм безне Үзенең якын дуслары белән берләштерсен.

Резидә Җамалетдинова

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...