Локман Хәким хикмәтләреннән

Локман Хәким хикмәтләреннән

Коръәни-Кәримдә (“Локман” сүрәсе, 11 нче аять) әйтелгән:

“Хактыр ки, Без Локманга, Аллаһка шөкер ит, дип хикмәт (ачык зиһен, зирәклек) бирдек. Шөкер иткән кеше үзе өчен шөкер итәр. Шөкер итмәгән кеше - шөкер итмәсен - Аллаһ аның шөкеренә мохтаҗ түгел. Аллаһ һәртөрле мактауга лаек”.

Нәрсә ул хикмәт - зирәклек? Ул - Аллаһ биргән акылың ярдәмендә, алган гыйлемеңне тормышта дөрес итеп куллана һәм башкаларга җиткерә белү. Без үзебезне иманлы кеше дип саныйбыз, күбрәк изгелек кыласыбыз, савап җыясыбыз килә. Риваятьләрдә килә, Муса (галәйһиссәләм) Аллаһтан: “Син риза булсын өчен, рәхмәтеңә ирешү өчен нәрсә эшлим?” - дип сораган һәм Аллаһ Раббыбыз: “Бу бик җиңел, Мин биргән язмышыңа канәгать бул һәм шөкер ит”, - дигән.

Иман китергәнбез икән, иманның бер шарты - тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуга ышану. Без байлыгыбыз, дәрәҗәбез артса, безне мактасалар, бу эш үзебездән, дип уйлап, күңелдән горурлык үтә, я мактанып куябыз, шөкер итәргә онытабыз. Эш без уйлаганча барып чыкмаса, зыян күрсәк, тәнкыйтьләсәләр, түбән дәрәҗәгә төшерсәләр, зарланып, кемнедер гаепли башлыйбыз. Иманлы икәнсең - берәүне дә сүкмә, канәгать бул. Бу Аллаһның тәкъдире дип кабул ит.

Аллаһның хәерсез эше юк. Һәр эш артында бер хәер-сөенеч бар. Кыямәт көнендә кешеләр: “Нишләп безне үпкәләтүчеләр, рәнҗетүчеләр күбрәк булмады икән?” - дип әйтерләр, ди. Чөнки нигъмәткә шөкер итү нигъмәтне арттыра, сабыр итү Аллаһка якынайта һәм савапны арттыра. Безнең әбиләр: “Хәерле каза хәерсез дәүләттән артыграк”, - диләр иде. Шуңа күрә дә Аллаһ Раббыбыз аятьтә: “Шөкер итсен өчен хикмәт бирдек”, - ди. Аллаһның нигъмәтенә шөкер итеп бетерерлек түгел, чөнки шөкрана үзе дә Аллаһның нигъмәте.

Гыйлеме хикмәт дәрәҗәсенә җиткән кеше генә авыр вакытларда үзен тыныч тота һәм шөкер кыла ала.

Локман Хәким кешеләрне әдәп-әхлакка чакырып вәгазьләгән вакытында, берәү аны күреп, бик гаҗәпләнеп: “Син кол идең, көтүче идең, ничек бу дәрәҗәгә ирештең?” - дип сораган. Локман Хәким: “Әйе, мин - син әйткән шул кеше. Мин беркайчан ялган сөйләмәдем, әманәткә хыянәт итмәдем, барына канәгать булдым, мал артыннан кумадым, үземә кагылмаган әйберләргә кысылмадым”,- дип җавап биргән.

Алган гыйлемнәребез бездә шушы сыйфатларны булдыра алмаса, ул хикмәткә алып бармый, дөнья сазлыгына батырып безне һәлак итә.

Фөзәйл ибне Ияздан Һарун әр-Рәшит патша: “Бурычларың бармы?” - дип сорагач: “Падишаһым, бурычларым бик күп, әмма син аны түли алмыйсың”, -ди. “Мин дә түли алмый торган нинди бурыч ул?” – дигәч: “Аллаһ каршында бурычларым бик күп. Шуларны түләү белән мәшгульмен. Кыска гына гомер өчен, Аллаһ биргәненә риза булмыйча, бурычка кереп әйбер алырга оялдым”, - ди. Аллаһ каршында иң зур бурычыбыз - шөкрана кылу һәм канәгать булу. Биш вакыт намаз укып, намаз арасында зарланып, кешеләрне сүгеп йөрисең икән - бу шөкрана түгел. Син намаз дигән бурычны җилкәңнән төшердең - рәхмәт баскычына күтәрелә алмадың.

Локман Хәкимгә хикмәт бирелү тарихы да гыйбрәтле. Аллаһ Раббыбыз Үзенең фәрештәләре аркылы аңа пәйгамбәрлек һәм хәлифә булуны тәкъдим итә. Локман Хәким: “Сайлау мөмкинлеге бармы?” - дип сорый. Уңай җавап алгач, икесеннән дә баш тартып: “Миңа бәлаләрдән сәламәтлек, гафият (исәнлек, саулык) кирәк. Пәйгамбәрләргә пәйгамбәрлек белән бәла килгәнен беләмен, янә хөкем кылучы олуг бәла эчендәдер. Әгәр дөрес хөкем итсә, хуш. Әмма золым кылса, урыны җәһәннәм. Миңа дөньяда түбәнлек, хурлык кылынып, ахирәттә газиз булу артыграк”, - ди.

Пәйгамбәрлек һәм патшалыкка караганда гади кеше булуны артык күргәне өчен Аллаһ Раббыбыз аңа гыйлем һәм хикмәт бирә...

... Әйтәләр ки, Локман Хәким улына бер капчык гәрчич орлыгы санынча нәсыйхәт кылган. Аларны санап-язып бетерү мөмкин түгел. Монда аларның кайберләре. Һәркайсыбызга дөрес нәтиҗә ясарга, хаталардан сакланырга ярдәм итсә иде.

Локман Хәким ерак сәфәргә китәр алдыннан улына нәсыйхәт кылып әйткән: “Диңгез, ут, хатын-кыз - бер төрле. Алардан башка яшәү дә авыр, аларның нәрсә китереп чыгарасын да белеп булмый. Диңгезгә ышанычлы көймә белән кер, ут белән сак эш ит. Байлар, җитәкчеләр дә ут кебек, бик якынайма - янарсың, бик ерагайма - туңарсың. Сереңне хатыныңа сөйләмә”.

Әтисе киткәч, улы аның сүзләрен сынап карамакчы була. Шәһәр башлыгының бер куштаны белән дуслаша, яңа байдан әҗәт ала, бер сарык суеп пешереп, капчыгына тутырып өенә алып кайта. Хатыны капчыкта нәрсә барлыгы белән кызыксынгач: “Әй минем сөекле хатыным, сахрада берәү белән ачуланыштык, үтереп котылдым - югыйсә мине үтерә иде, зинһар, берәүгә дә сөйләмә, сиңа гына әйтәм”, - ди. Көннәрдән беркөнне хатыны белән сүзгә килделәр. Хатыны әйтте: “Үзеңне бел, мин дигәнчә булмаса, үзеңне зинданга яптырам”. Ире ачуланган булып хатынына сукты, шуннан хатыны өйдән йөгереп чыгып, каравыл кычкырды: “Минем ирем фәлән көнне берәүне үтерде, бүген мине үтермәкче була, коткарыгыз!” Халык җыелды, бу хәбәр шәһәр башлыгына иреште. “Локман Хәкимнең улын зинданга ябыйк, кем алып килә?” - диде ул. Теге куштан дусты: “Үзем алып киләм, мин аны беләм”, - дип, Локман Хәким улын алырга сакчылар белән килде. Ул ялварды: “Син бит минем якын дустым, бу бәладән качарга ярдәм ит”, - диде. Дусты тыңламады, кулларын бәйләтеп алып китте. Моны ишеткән яңа бай тиз килеп җитте: “Тизрәк минем алачагымны бир”, - диде. “Хәлем авыр, күрмисеңмени, бераз көтеп тор”, - дигәч, ризалашмады, өеңне яндыртам, дип куркытты. Локман Хәкимнең улы әҗәтен кайтарды.

Шәһәр башлыгы янына алып килгәч, шәһәр башлыгы: “Әй, хөрмәтле кешенең улы, гаҗәп эш кылдың. Сиңа килешми, хөкем итеп җәзага тартабыз”, - диде. Локман Хәкимнең улы әйтте: “Үлгән кешенең никадәр җәрәхәте булса, мине дә аннан артык җәрәхәт кылмый үтерегез”, - диде. Хатыны сөенә-сөенә капчык яшерелгән урынны күрсәтте. Капчыкны шәһәр башлыгы янына алып килделәр, ачып карасалар - пешкән сарык ите. “Бу ни хәл?” - дип сорадылар. Локман Хәкимнең улы әтисенең нәсыйхәтләрен тәҗрибә кылып каравын әйтте. Бу күпләр өчен сабак булды.

Локман Хәким кол вакытта хуҗасы аны бакчасына җимеш җыярга җибәрә. Барлык коллар күп итеп җимеш ашый, ләкин Локман Хәким ашамый. Рөхсәтсез ашаган җимеш хәрәм була, калебне каралта, ихтыяр көчен бетерә.

Юләрләр арасында бер акыллы булса, юләрләр аны диванага чыгарып көлә. Төрекмән язучысы Мәхдүмколый да бит: “Ишәкләр янында ишәк кебек бул, чын йөзеңне ачма”, - дигән. Коллар да Локман Хәкимнән көлгән һәм кайткач сүз берләшеп: “Ул җимеш ашады”, - дип хуҗага җиткергән. Бар шаһитлар да Локман Хәкимгә каршы. Хуҗасы ачуланып: “Сиңа нинди җәза бирим?” - дигәч, Локман Хәким: “Син барыбызга да күп итеп җылы су эчер, аннан йөгерергә мәҗбүр ит, хакыйкатьне күрерсең”, - дигән. Күп итеп җимеш ашаучыларның барысы да йөгергәндә коскан, Локман Хәкимнең генә су чыккан. Хуҗа эшнең ни икәнен аңлаган. Локман Хәким зарланмаган, әләкләмәгән, хәтта акланмаган да, үзенең зирәклеге белән кыен хәлдән чыккан.

Локман Хәкимнең бер дусты булган, Локман Хәкимне шулкадәр хөрмәт иткән, ризыгын да иң элек аңа тәкъдим иткән. Бервакыт дустына кавын китергәннәр. Ул, кавынны кисеп, Локман Хәкимгә биргән, Локман Хәким бик тәмләп ашый башлаган. Аңа кызыгып дусты да ашый башлаган икән, кавын авызга алгысыз әче булган. Гаҗәпләнеп: “Ни өчен әче, дип зарланмадың?” – дигән. “Мин кавынга түгел, бирүче кулга игътибар иттем. Чын дус кулында әче әйбер дә татлы була, чын дус янында караңгылык та яктырып китә, авырлыклар да җиңеләя”, - дигән Локман Хәким.

Җәлил хәзрәт фазлыев

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...