Хәерең белән, шәүвәл ае

Хәерең белән, шәүвәл ае

Хәерең белән, шәүвәл ае

Һиҗри календарьда изге Рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Бу айның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үттек...

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга тулы ел дәвамында ураза тоткан кебек савап булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан ким булмас. Исәпләсәк утыз көнгә өч йөз, алты көнгә алтмыш көн ураза булыр.” Дәхи Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм әйтте: “Бер кеше Рамазаннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең тәнен тәмугка хәрам кылыр. Һәр көне бәрабәренә кырык шәһид (сугышта шәһид булган сәхабәләр) савабын бирер, һәр көне бәрабәренә бу кеше өч оҗмахта бер шәһәр бина кылырлар”. Без сезгә бу шәүвәл ае хакында, аның кодрәте, бу айда кыла торган гыйбадәтләр хакында бераз аңлатып үтәбез. 1890 елда СанктПетербургта басылып чыккан “Хуләсәтүл-мәсәилә үә мүһиммәтүл-дәләил” китабының туксан алтынчы битендә шәүвәл ае тарихы языла.

Башка айлар кебек үк бу айның да исеме гарәп падишаһларының исеме белән бәйле. Бәни Гайсә кабиләсенең Әнүш исемле падишаһы була. Ул гомеренең күбрәк өлешен сахраларда, урманнарда йөреп, төрле бөҗәкләрне, аларның тән төзелешен өйрәнеп уздыра торган була. Һәрбер хакимдә була торган үзенә бертөрле сәерлек Әнүш падишаһта да була. Ул гомере буе диңгез буенда яшәргә тиешле кигәвен зурлыгындагы яшел чебен эзли... Көннәрдән беркөнне, кояш баегач, диңгез буенда нәкъ шул чебеннәрнең өерен күрә һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә: “Мә һәзәл шәүвәләте”, ягъни “Бу нинди ачыш!” мәгънәсендә. Бу – ул вакытта “туван” дип аталган айның ахыргы көне була һәм Әнүш падишаһ бу айны шушы ачыш хөрмәтенә “шәүвәл” дип атый. Ислам дине кергәнче, шәүвәлнең беренче көне гарәпләрдә нәхес, ягъни бәхетсезлек, шомлылык, уңышсызлык көне дип исәпләнелгән. Гарәп ярымутравына ислам дине кергәч, шәүвәлнең беренче көне Гайдел-фитыр көне, ягъни Рамазан уразасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган Ураза гаете булды.

Без хәзер шушы изге айга керештек. Рәсүлебез галәйһиссәләм бик күп хәдисләрдә шушы айның фазыйләтләре хакында безгә аңлатты. Өммәтебезгә нәсыйхәт кылып, Рамазан аенда яшәгән гомеребезнең, кадерле тормышыбызның тагын да дәвамы булсын өчен, гамәлләребез тагын да ихлас булсын өчен, шушы шәүвәл аенда өстебезгә тагын бер гыйбадәтне йөкләде. Барча мөселман өммәтендә Рамазан аенда тоткан ураза кебек, шулай ук шәүвәл аенда да алты көн ураза тотып уздырырга тиешле. Бу, әлбәттә, өстебезгә йөкләтелгән фарыз, вәҗеб гыйбадәт үк булмаса да, мәгәр безнең иманыбызның Рамазан аенда пакьләнүе, җаныбызның, тәнебезнең сафлануы тагын да дәвам итү өчен зур мөмкинчелек бу.

Хәтта Рәсүлебез галәйһиссәләм бер хәдисендә: “Шәүвәл аенда алты көн тоткан уразасына кеше дөньяга килгән сабый бала кебек гөнаһсыз булыр”, – диде. Бала дөньяга килгәндә беләбез, гөнаһсыз булып туа. Шулай ук кеше дә Рамазан уразасын тотканнан соң, шәүвәл аенда да алты көн ураза тотып уздырса, гөнаһсыз бала кебек калыр, ди. Ягъни, барча гөнаһларын Аллаһ Раббыбыз гафу кылырмын, ди. Бу – безгә зур шатлык, зур сөенеч. Рамазан аенда тоткан уразабыздан каффәрәт, тагын да зур сөенечкә ирешү өчен зур мөмкинчелек бирелде. Мөселман бу айда алты көн өстәмә ураза барлыгын онытмаска тиеш. Бу – мәҗбүри булмаса да, пәйгамбәребез галәйһиссәлам үтәгән, безгә дә моны үтәү саваплы икәнлеге хәдисләр белән ачыкланган бер ураза төре. Моның турында Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай ди: «Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер туктамый ураза тоткан кебек булыр (ягъни ел буенча ураза тоткан кебек саналып, шуның әҗеренә ирешер)». Иң мөһиме: ихлас булып, шушы гыйбадәтне башкарып та без макталырга тиешбез. Ягъни Рамазан аенда бәндәләр, Әлхәмдүлилләһ, барчаларыбыз да бер ай гомеребезне ризыктан, эчемлектән, гөнаһлы гамәлдән тыелып уздырдык. Шушы гамәлебез дәвамлы булсын өчен без бу гыйбадәткә дә көч-куәтебезне куярга тиешлебез. Нәфел гыйбадәт кенә булса да, Рәсүлебез галәйһиссәләм аны һәрвакыт үтәде (ягъни моны сөннәт мүәккәдә дип алырга кирәк).

Шундый сөенеч бирелгән шәүвәл аенда. Аллаһ Раббыбыз шушы мөбарәк шәүвәл айларыбызда да уразагыйбадәтләребезне башкарып, барчабызга да бу йөкләтелгән бурычны үтәргә ярдәм итсә иде. Гает көннәрендә исә без барчабыз да бер-беребезне бәхилләп, гафу итеп, туганнар белән арабызны ныгытып, төзек кылып, бер-беребезне рәнҗетүдән сакланып, гает шатлыгын уртаклашыр өчен, зиратка барып, мәетләребезгә дә дога кылып, туганнарыбызны зыярәт кылып уздырырга тиешлебез. Шулай бәйрәм итү – бу мөселманнарга хас булган күренеш. Аллаһ Раббыбызның кодрәте белән Рамазан аенда да ураза гыйбадәтен башкардык, шәүвәл аенда да шушыны дәвам итеп, шатлык-сөенеч белән шәүвәл уразаларын тотарга да барчабызга Аллаһы Тәгалә үзе насыйп әйләсә иде. Әмин!

РАМИЛЬ ХӘЗРӘТ МИНГӘРӘЕВ

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...