Мичтә пешерелгән скумбрия балыгы

Мичтә пешерелгән скумбрия балыгы

Мичтә пешерелгән скумбрия балыгы

Кирәк: 2 скумбрия балыгы; 2 суган; 2 кишер; 3-4 аш кашыгы каймак; 1 чәй кашыгы гәрчич (гәрчич яндыра торган булмаса яки бик яратасыз икән күбрәк салсагыз да була).

Әзерләү ысулы: Балыкны эченнән һәм аркасыннан ярырга, үзәк сөяген алырга, ике өлешкә бүләргә. Кыскасы, бу ризыкны әзерләү өчен балыкның ите генә кирәк була.

Соус ясау ысулы: каймак белән гәрчичне бергә кушып болгатырга. 1-2 тырнак сарымсак та уып салырга була. Балыкны майлаган табага тезәргә, өстенә соусның яртысын сыларга. Балык шулай маринадлана торсын, ул арада вак итеп турап суган кыздырырга, аннары суган янына угычтан уган кишер салып бераз кыздырырга да, ярты стакан су салып, шул суы беткәнче уртача утта пешереп алырга. Балык өстенә кишер белән суганны җәяргә, өстенә соус сыларга. Духовкада пешерергә. Балык янына иң яхшы гарнир бәрәңгедер инде... Ашыгыз тәмле булсын!

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...