Яшел суган һәм күкәйдән ясалган пирог

Яшел суган һәм күкәйдән ясалган пирог

Камыр өчен:

Кефир – 300 гр.;

Каймак – 200 гр.;

Күкәй – 4 данә;

Тоз – 0,5 чәй кашыгы;

Он – 300 гр.;

Күперткеч – 20 гр.

Эчлек өчен:

Яшел суган – 200 гр.;

Пешкән күкәй – 5 данә;

1 аш кашыгы каймак (яисә йогырт);

Тәменчә тоз, борыч.

Пирогның өстен майлау өчен:

Бер күкәй сарысы;

1 аш кашыгы каймак (яисә йогырт)

Теләгәнчә тмин һәм көнҗет орлыгы

Табаның диаметры 24 см.

Әзерләү ысулы:

Кефирны, каймакны, күкәйне һәм тозны бергә кушып бутарга, аннан соң он һәм күперткеч өстәргә.

Яшел суган белән күкәйне вак итеп турарга, каймак, тоз һәм борыч салырга.

Табага пергамент кәгазен җәяргә, камырның яртысын табага салырга, аннан эчлекне салырга һәм соңыннан калган камырны эчлек өстенә тигезләп җәяргә. Пирог өстенә көнҗет һәм тмин орлыгын сибәргә,

180 градуска кадәр җылытылган духовкада 1 сәгать пешерергә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...