Чәйгә татлы пирог

Чәйгә татлы пирог

Чәйгә татлы пирог

Камыр өчен кирәк:

115 гр. – сыер мае;

1 данә – йомырка;

70 гр. – шикәр комы;

1 чәй кашыгы – күперткеч;

200 гр – он.

Эчлек өчен:

350 гр. – эремчек;

100 гр. – йогырт;

1-2 аш кашыгы – мәк;

1-2 аш кашыгы – манный;

120 гр. – шикәр комы.

Әзерләү ысулы: сыер маен эретеп бераз суытырга, өстенә йомырка, шикәр комы, күперткеч салып яхшылап болгатырга. Аннары он салып камыр басарга. Йомшак камырны тигез итеп җәяргә, кырыйларын тигезләп күтәртеп калдырырга.

Эчлек өчен эремчекне, йогыртны, манныйны, шикәр комын салып яхшылап болгатырга. Эчлекне икегә бүлеп, бер элешенә мәк салып бутарга. Шуннан камыр остенә, уртага 2 аш кашыгы мәксез сыеклыкны, аннан 2 аш кашыгы мәкле сыеклыкны салырга. Шулай чиратлаштырып барырга.

Җылытылган духовкага 40-50 минутка куярга, тик вакытны үзегезнең духовкага карап көйләргә кирәк.

Чәйләрегез тәмле булсын!

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...