Абрикос кайнатмасы

Абрикос кайнатмасы

Кирәк:

Абрикос – 4 кг;

Шикәр комы – 3 кг;

½ чәй кашыгы – лимон кислотасы (абрикос әче булмаган очракта гына кирәк була).

Әзерләү ысулы: Катырак абрикосларны алсагыз яхшырак булыр, яхшылап юарга һәм икегә бүләргә. Ваграк итеп турарга да була. Бер савытка шикәр комы белән аралаштырып катлам-катлам итеп салырга. Абрикосларыбыз боткага әйләнмәсен өчен шулай эшләргә кирәк һәм шикәр комы да тизрәк эреп бетәчәк. Көндезен шикәр комы сибеп куйсагыз, кичкә кадәр эреп бетә.

Абрикосларны алабыз, ә савытның төбендә шикәр комы катламы кала, сиропны бутарга һәм уртача утта 10 минут кайнатырга (артык каты кайнарга тиеш түгел. Аннары сиропны сүндерергә һәм кайнар сиропка абрикосларны салырга. Тулысынча суынып беткәч, янәдән сиропны абрикослардан аерып алырга һәм сиропны 30 минут кайнатырга, ара-тирә бутап торырга. Уттан алырга һәм абрикосларны янә сиропка салып тулысынча суынганын көтәргә.

4 тапкыр шулай эшлибез. 4 нче катында сиропны 5 минут кайнатырга һәм төшләрен салып кайнатырга, төшенең кабыгын чистартырга. Моның өчен кайнап торган суга 10 минут салып торырга кирәк. Чистартылган төшләрне сиропка салып 10 минут кайнатырга, аннары абрикосларны өстәргә. Сүрән утта 10 минут кайнатырга. Банкаларны капкачлары белән кайнар суга салып чайкап алырга да кайнатманы банкаларга салып капкач ябып куярга. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...