Намаз

Мөгаен, һәрбер кешенең күңел түрендә нинди дә булса бер үзенә генә хас яшерен сере була. Ул аны һичкемгә дә, хәтта үз-үзенә да ачып салырга теләми. Курка. Газаплана. Ояла. Һәм, ниһаять, иң ахырдан ул аны үзе белән кабергә дә алып китә — Мәңгелек Караңгылыкка…
Кызганыч ки, минем дә күңел сандыгында шундый бер сер саклана, бик күптәннән, төрмә елларыннан. Билгеле инде, ул төрмә, лагерь, этап фаҗигаләре турында байтак сөйләдем. Истәлекләр дә яздым. Ләкин… Ләкин язмышымның ул еллардагы бер вакыйгасын телгә алырга базмадым — аны «онытып», читләтеп үтәргә тырыштым. Нигә? Шикләндем, гайбәттән курыктым, мине аңламаслар дип шөбһәләндем. Хәзерге заман өчен гайре табигый, хәтта гөнаһ саналган ул гамәлне ничек кабул итәрләр? Минем ул вакыттагы рухи халәтемне йөрәкләре аша үткәреп, ачыныпмы, әллә, икейөзле булган, дип гаепләпме?! Шулай булгач, аны фаш итәргә мин хаклымы соң? Менә шул сораулар һәрвакыт мине газаплады һәм кулымны, телемне тыеп торды. Ә хәзер? Хәзер инде, «теге дөнья» бусагасына якынлашкач, серне саклау, бигрәк тә аны үзең белән алып китү мөгаен, үзе үк гөнаһ булыр иде.
Ярар, ни булса да булыр — дөньяныкы дөньяда калсын. Бисмилләәһир-рахмәәниррахиим. Вакыйга болай башланды. 1938 елны СССР Югары судының хәрби коллегиясе үзенең 12 майдагы Күчмә сессиясендә безгә «рәхимлелек» күрсәтте: башкаларны үлем җәзасына тартканда, безне ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем иттеләр. Срокны тутырганнан соң (үлми калсак), гражданлык хокукларыннан да мәхрүм калырга тиеш идек. «Бәхетле» биш комсомолны (Әбжәлишев Мәхмүт, Акимов Николай, Республиканец Гений, Нижгородцев Ардалиан һәм мин фәкыйрегез) Казан пересыльный төрмәсеннән, «Столыпин вагоннары»на төяп, купе-камераларында Бөгелмә, Уфа, Свердлов, Чиләбе, Төмән төрмәләренә «ял итәргә» алып киттеләр. Ниһаять, төп торагыбыз булачак Тобол политизоляторына китереп җиткерделәр. Нәкъ октябрьнең 21 еллык бәйрәме алды көннәре иде. Монда, Себер-анабызда, калын карлы, зәмһәрир суык кыш иде инде. Сезнең күбегез, хөрмәтле укучыларым, мөгаен, Федор Михайлович Достоевскийның «Письма из мертвого дома» исемле китапистәлекләрен укып, анда тасвирланган коточкыч хәлләрдән, күренешләрдән тетрәнгәндер инде. Безне, аеруча куркынычлы биш җинаятьчене, менә нәкъ шушы үле йортка китереп яптылар.
Аллаһыга мең шөкер, әүвәл — мунча! Инде кулга алынганнан бирле, ел ярымга якын алыштырылмаган, каешланып каткан, бетләп беткән сәләмә өс-башны, ниһаять, салып ташладык. Ә тән калын кара калкан белән капланган, юып кына бетерерлек түгел. Каен себеркесе булмаса да, ләүкәсе, мичендә пар сала торган тишеге бар икән. Менә шул мәрхәмәтле утавыз тишеккә чумеч-чүмеч су ташладык та тиз генә ләүкәгә менеп кунакладык, калканнарны җебетәбез. Мунчадан чыгуга, безгә совет сәяси тоткыннары кия торган өр-яңа мундир һәм күлмәкыштан бирделәр. Киендек — бер-беребезне танымыйбыз. Тар, тимер баскычлардан доңгыр-доңгыр өскә күтәреләбез. Мәхбүс алай-болай аска ташланып үзен харап итмәсен өчен, саклык йөзеннән, әйләнә-тирә тимерчыбык җәтмә белән уратылган. Югары катка алып менеп, безгә торырга билгеләнгән камераның зур, авыр, тимер ишеген ачтылар.
Команда: «Керегез!» Кердек — имәнеп киттек. Шолдыр-шолдыр ишек ябылды, бикләнде. Без һаман басып торабыз: өнме, төшме?! Шәһәр мәктәбенең сыйныф бүлмәсе кебек киң, биек түшәмле иркен бүлмә. Каршыда ике зур тәрәзә, тимер рәшәткәләр белән шакмакланмаган (!), фәкать рамнарының урта төшенә хәтле сөңге-сөңге очлы кыйлар гына беркетелгән. Дивартүшәм известь белән акшарланган. Бүлмәдә рәт-рәт тезелгән биш карават (билгеле инде, аяклары идәнгә кузгатмаслык итеп беркетелгән). Һәр караватта салам тутырылган матрас, мендәр, одеял, хәтта ап-ак простынялар да җәелгән. Уртада озын өстәл, ике якта ике озын урындык (аяклары идәнгә беркетелгән). Әллә инде оҗмахка кердек! Гаҗәп! Кулга алынганнан бирле, елдан артык вакыт эчендә, беренче тапкыр чишенеп, һәрберебез аерымаерым караватка, чиста урынҗиргә яттык, үлгән кебек йоклап киттек-бәхет! Әмма бу рәхәт озакка сузылмады. Нәкъ яңа 1939 ел алдыннан (31 декабрьдә) безне моннан берәм-берәм алып чыгып, бик ашыгыч рәвештә, яңача, совет проекты белән салынган, өр-яңа, әле цемент-измәләре дә кибеп бетмәгән (Себер кышы уртасында салынган, шушындагы ук мәхбүсләр тарафыннан, Стаханов методы белән) йортка китерделәр. Мине дә үземә билгеләнгән персональ бүлмәмә керттеләр. Ишек шалт ябылды, шырт бикләнде — автомат бик. Мин әле һаман бусага төбендә басып торам — аптыраган. Бу юлы инде теге каһәр суккан патша төрмәсе камерасына кергәндәге сөенечле аптырау түгел иде.
Өч метр чамасы озынлыкта, ике метр чамасы киңлектәге ялгызак (одиночка) камерасына кем куансын! Су саркып торган дүрт саргылт дивар — таш капчык. Ә тәрәзә? Мөгаен, бу таш капчыкка тәрәзә кирәкле саналмаган. Бары тик өстә — түшәм почмагында бер шәүлә шәйләнә. Анда — эченә тимерчыбык җәтмә куелган пыяла белән беркетелгән төнлек. Билгеле инде, аннан көн яктылыгы бу куышка үтеп керә алмый. Ул яктылык тагын бер дөнья барлыгын гына искәртеп тора. Камераның уртасында цементтан катырылган биек бүкән өстәл. Аның янында кечерәктәбәнрәге — урындык. Ә ятак? Тирә-якка карыйм — әллә монда гел басып торырга гынамы? Диварны капшыйм. Әһә, менә кайда икән хикмәт — уң як диварның түбән өлешендә нәкъ мөселман каберендәге ләхет кебек ниша, аның эчендә күтәрмәлетөшермәле тимер челтәр. Мөгаен, ул төшкәндә ятак вазыйфасын үтидер. Шулай булып чыкты да. Кичен түшәмдәге кызарып кына янган лампочка үзенең трахумлы күзен өч тапкыр кысуга, теге, дивардагы «ләхет»тән шылдыр-шылдыр килеп тимер челтәр ауды. Эчендә саламнан тегелгән матрас, мендәр һәм саргылт солдат одеялы. Ишектәге форточка ачылды, надзирательнең беренче боерыгы яңгырады: — Ятарга! Башны одеял белән урамаска, ачык тотарга! (Бусы мәхбүс төнлә буылып үләргә маташмасын өчен икән. Бу кайгыртуның сәбәбен бер төнне йокы аралаш онытылып, одеялны башка тарткан өчен өч тәүлек карцерда утырып чыккач кына төшендем). Менә мин — одиночкада, ялгыз бүлмәдә. Исем-фамилиям дә камера артында калды. Эндәшкәндә дә, камера номеры белән «зэк 93» дип кенә кычкыралар.
«Чык! Кер!» — башка бер ләммим сүз юк. Надзирательләргә халык дошманнары белән мөгамәләгә керү катгый тыела (Тынлык. Менә кайда икән ул «Үле йорт!»). Бу зинданда бердәнбер дус — почмактагы параша — тәһарәт чүлмәге. Аның белән һәр иртәне (надзиратель сагында) хәҗәтханәгә барып күңел ачып, сәяхәт кылып кайтабыз. Билгеле, болары әле сер түгел, анысы алдарак булыр. Аннан тагын, зиндан түшәмендә, кан сауган гыйфрит күз. Ике бүкән. Өченчесе — мин. Тынлык. Вакытны да белеп булмый — әллә төн, әллә көн? Утырып уйланам. Һаман бер уй, бер җавапсыз сорау — нигә мин бу таш капчыкта? Тагын күпме вакыт монда яшь гомерне яндырырмын? Утырам. Вакыт-вакыт ишектәге сыңар аждаһа күз карый — ачыла-ябыла. Дагалы итек тавышы ераклаша. Тагын тынлык. Ике таш бүкән, Өченчесе — мин. Башта уйлар: «Нигә?», «Нигә?», «Нишләргә?» Сөйләшмиләр. Укырга китап, язарга кәгазь, каләм бирмиләр. Арлыбирле йөрергә дә ярамый, аждаһа күз күреп калса — карцер!
Нишләргә соң? Бу тын-телсез газаптан ничек котылырга? Ничә тәүлек инде мин монда? Белмим, чөнки көн-төн аергысыз. Тагын күпме бу хәлдә калырмын? Бер ай? Бер ел? 10 ел?! Ә 10 елга барып җитә алырмынмы соң, акылдан шашмыйча. Уйларны! Уйларны үзгәртергә иде башка якка. Ә алар, компас кебек, «Нигә?!»дән башка кыйбла таба алмыйлар. Инде күңелдә сакланган барлык: Дәрдмәнд, Тукай, Рәмиев, Такташ, Туфанны кабатлыйм. Үземнең язылган, язылмаган шигырьләремне укыйм. Арыйм. Туктыйм. Ә уй маятнигы тагын: «Нигә?» — ди.
Дәвамы киләсе санда
ИБРАҺИМ СӘЛАХОВ (1911-1998)