БАШ МӨХӘРРИР СҮЗЕ

Фәләстыйн вакыйгалары

БАШ МӨХӘРРИР СҮЗЕ

Берничә дистә еллар барган низаг янәдән көчәйде. Бу низаг сәбәпле якын көнчыгыш өлкәсе җәфалана, бөтен дөнья халкы алар өчен кайгыра. Низаг корбаннарының саны көннән-көн арта бара.

 

Бу вакыйганың башлануына инде бер гасырдан артык вакыт узган: кайбер яһүдләрнең үз дәүләтен булдыру теләге, фәләстыйн җиренә унмеңнәрчә яһүдләрнең күчеп килүе, Фәләстыйнның бүленүе турындагы ООН резолюциясе, гарәп-израиль арасындагы беренче сугыш һәм башка даими килеп чыгып торган низаглар.

 Кемнәр өчендер бу җир өчен сугыш булса, кемнәр өчендер – азатлык өчен көрәш. Әмма ничек кенә булса да, гади халык һәлак була, балалар, хатын-кызлар интегә. Меңнәрчә кешеләр үз өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр.

Бүгенге көндә Фәләстыйндагы вакыйгалар тарихта моңа кадәр булган вакыйгаларны хәтерләтә. Беренче тәре походын һәм 1099 елда Иерусалимны яулап алуларын исегезгә төшерегез. 1187 елга кадәр бу җирләр аларның хакимлеге астында булып, мәшһүр Саләхеддин Әюби килгәч кенә яулап алына.

Бу елларда Иерусалим мөселманнар һәм мөселман илләре карамагында булды. Әмма бу аның азатлыгына берничек тә ярдәм итмәде, чөнки мөселманнар арасында бердәмлек булмады. Саләхеддинең иң беренче кылган эше – ул мөселманнарны берләштерү, аларны дингә, фәнгә кайтару һәм аларда иң күркәм сыйфатларны тәрбияләү булды.

 

 

 

 

 

 

Бүген мөселманнар тарафыннан бөтен яктан да камап алынган Фәләстыйн үз тирәсенә бердәм булырлык мөселманнарны җыя алмый. Ул күп еллар буена төрле фиркаларның йогынтысы астында яши. Алар барысы да мөселман, бер телдә сөйләшүче гарәпләр булуга карамастан, бер өстәл артына утырып уртак фикергә килеп бердәмләшә алмыйлар.

Уйлап карагыз, аларның җирлегендә пәйдә булган Израиль куәтле армияле, зур технологияле дәүләткә әверелде, кайбер чыганаклар буенча, хәтта атом-төш коралы бар дигән мәгълүматлар да бар.

А фәндә һәм техникада мөсел-маннар нинди уңышларга иреште соң? Аларның фәннәре нинди дәрәҗәдә? Аларның яшьләре нәрсә турында хыяллана һәм бу дәүләтләрдә аларның тормышы ничек чагыла? Бу сорауларга бирелгән җавапларда фәләстыйнлыларның бүгенге халәтенең сәбәпләре һәм бу өлкәдә яшәүче мөселманнарның хәле ачык билгеле.

Шуңа күрә дә тынычлыкны алга сөреп кан коюны тиз арада туктатырга һәм агрессияне кабул итмәү турында бердәм тавыш биреп берләшергә кирәк.

Бүген без төрле фетнәләргә бирелергә тиеш түгел! Дошманнар сарык тиресен ябынган бүреләр кебек мөселманнарның проблемаларын кайгырткан булып кыланалар һәм безне хаосның төбенә төшерергә маташалар.

Төрле яклап кешеләрне митингка чакыру, үч алуга, “җиһад”ка чакыру бөтен яклап ишетелә. Шул ук вакытта моңа өндәүчеләрнең берсе дә үзенең никадәр дәрәҗәдә башкалар язмышында нинди роль уйнаганын төшенеп җитми.

Аллаһ Тәгалә безне фетнә-ләрдән сакласын, Фәләстыйн җирендә шәһит киткән барча мөселманнарны җәннәт белән шатландырсын! Аллаһтан бу низагның тиз арада бетүен сорагыз, мөселманнар үз җирләрендә иминлектә яшәсеннәр дип дога кылыгыз! Аллаһ Тәгалә барчагызга да хәерлесен бирсен!

 

Баш мөхәррир Хәсән Мәхмүдов

 

 

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...