Мәүлидкә багышланган мөнәҗәт

Мәүлидкә багышланган мөнәҗәт

Әүвәл Аллаһ исемен зикер итәем

Соңра башлап һәр эшкә керешәем!

Эш башында кем аны зикер итәр

Ул эшен Аллаһ аңа ансат итәр.

 

Аллаһ исемен зикер итеп эш башламак

Һәркемгә ваҗип тиештер аңламак

Булсын Аллаһ исеме белән һәр эшең

Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең!

 

Шул илә Аллаһ дисә кемнең теле

Барча гөнаһы түгел яфрак кебек.

Пакъ булыр Аллаһ исемен зикер иткән

Ирешер максатына Аллаһ дигән.

 

Килегез чын күңелдән Аллаһ диеп

Күзләрдән яшьләр түгеп без ах итик.

Шулай итсәк буш куймас Аллаһ безне

Рәхмәте киң, ярлыкар һәммәбезне.

 

Бердер Аллаһ, берлегенә шөбһә юк

Диде Әминә вакыт җитте тәмам,

Килә инде дөньяга хәйрел – әнәм.

Эсселектән сусадым гаять каты

Шул вакыт эчерделәр бер ширбәт.

 

Ап-ак иде кардан да салкын иде

Бу дөньяда һич юк иде.

Эчтем аны барлык әгъзам булды нур

Эчмәгән тышым атылды нур

Килде бер аккош канаты очып

Аркамнан ул сыйпады монда төшеп.

 

Тулды шул сәгатьтә султан иле

Нурга тулды бар сәмәват – зәмин (күкләр – җир)

Әгәр шәфәгать кирәк исә эзләгез,

Ул Расүлнең сөннәтеннән бизмәгез.

 

И-и, Мөхәммәд Мостафа син, ий Расүл,

Кыл шәфәгать безләргә яүмүн-нүзүл (Кыямәт көн).

Ул рәсемнең сүрәтеннән бизмәгез.

 

Әс-саләәтү үәсәләтү, гәләйкә йә Расүла-Ллаһ. Уәс-сәләтү вәс-сәләмү гәләйкә йә нәби Аллаһ. Әс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләйкә йә хәбиб Аллаһ. Уәс-сәләтү вәс-сәләәмү гәләйкә йә хайрәл-халкый-Лләһ. Уәс-сәләтү вәс-сәләәмү гәләйкә йә Шәфигәл-мөслимин. Уәс-сәләтү вәс-сәләәмү гәләйкә йә сәйидәл-әүвәлин вә ахирин. Лә иләәһәл-гааләмиин.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...