Мигъраҗ кичәсе

Мигъраҗ кичәсе

Мигъраҗ кичәсе

Рәҗәб аеның егерме алтынчы көненнән егерме җидесенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе.

Ике миллиардка якынлашып килгән мөселман кардәшләребез Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең Мигъраҗ кичәсен шатланып, дулкынланып каршы ала. Ул “күккә ашу” дигән мәгънәне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам тормышында иң олуг могҗиза булып исәпләнә.

 

Рәҗәб аеның егерме җиденче көненә каршы төндә Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам, Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетеннән Кодүстәге (икенче төрле атамасы – Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә күчерелә һәм аннан яктылык баскычы буенча күкнең җиденче катына күтәрелә. Мөхәммәд галәйһиссәлам җиде кат күк ишеге аша үткәндә һәр капуста үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Яхъя, Гайсә, Йосыф, Идрис, Һарун, Муса, Ибраһим (галәйһимүс-сәлам) белән очраша. Аннан Аллаһы Тәгалә хозурына аша. Җәннәт вә җәһәннәмне күргәч, Мәккәгә кайтарыла.

Коръәни-Кәримдә Пәйгамбә-ребез галәйһиссәламнең күккә ашуы турында әйтелгән: “Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мухәммәд галәйһиссәламне шулай кодрәтебез белән йөреттек гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүче”. (“Исра” сүрәсе, 1 аят)

Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһи-ссәламнең Мигъраҗы – күккә ашу кичәсе әүвәлге заман риваятьләрендә вә әсәрләрендә бәйнә-бәйнә тасвирлана. Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәдкә Әл-Хәрәм мәсҗиденә Җәбраил фәрештә килә. Алар “Борак” дип аталган, канатлы, ак төстәге җанварга атланып, Мәккәдәге Әл-Хәрәмнән Кодүстәге Әл-Әкъсага яшен тизлегендә күчәләр.

Әл-Әкъсага җыелган барлык пәйгамбәрләр Мөхәммәд галәйһиссәламгә оеп намаз укый. Соңрак Мөхәммәд галәйһиссәламнең алдына өч савыт китереп куялар. Савытларның берсенә – су, икенчесенә – сөт, өченчесенә шәраб салынган була. Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөт салынган савытны алуы була, Җәбраил фәрештә: “Әй Мөхәммәд, син вә синең өммәтең дөрес юлда! Исерткеч эчү хәрәм!” – дип әйтә. Шул мизгелдә Әл-Әкъса мәчетенең бусагасына күктән яктылык баскычы төшерелә. Бу баскычтан Рәсүлебез вә фәрештә күккә күтәрелә башлый.

Галәмнең иң беренче баскычында Исмәгыйль пәйгамбәр меңләгән фәрештәләр арасында Мөхәммәд галәйһиссәламне сәламли. Фә-кать җәһәннәм җитәкчесе Мәлик-нең йөзендә генә елмаюның әсәре дә күренми. Пәйгамбәр галәйһиссәламнең соравы буенча, Мәликнең тәмуг ишегенең бер төнгелек ишеген ачуы була, Рәсүлебез фаный дөньяда ятимнәр хакын үзләштергән бер адәмнең җәһәннәмдә уттай янган ташларны дөянеке кебек иреннәре белән авызына тутырганын күрә. Шунда ук фаный дөньяда исерткеч эчеп, типтереп йөргәннәрне җыйганнар. Алар җәһәннәмдә үлек каны эчеп утыралар. Зина кылганнар да Аллаһның газабына кайтарылганнар. Адәмнәрне тилмерткәннәр, явызлык кылганнарның утта кыздырылган кайчылар белән ирен, авызларын кисәләр. Монда – күкнең беренче капусында ук – Мөхәммәд галәйһиссәлам вә фәрештә ни күрсеннәр: алар алдында Җәнабел Хак Сөбханәһү вә Тәгаләнең дөньякүләм иң беренче, иң саф, иң пакь ислам дине белән мөшәррәф кылынган (кадерлеләнгән) иң беренче пәйгамбәре – Адәм галәйһиссәлам. Фаный дөньяның иң беренче Пәйгамбәре вә ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам мигъраҗда очрашып, бер-берләрен күрүләренә куанышалар. Адәмнең сул вә уң ягында бихисап кешеләр була. Уңдагылары – әүлиялар (изгеләр), тәкъвалар (дин кушканнарны гына үтәүчеләр), салихлар (яхшы кешеләр); сулдагылары – залимнәр (каты күңеллеләр), кяферләр (Аллаһны бар дип танымаучылар). Адәм уңга карый да, елмая – шат, чөнки алар изгеләр; сулга карый да, өзелеп-өзелеп, сабый бала кебек елый, кайгыра. Анда күз алдында – Гайсә вә Яхъя галәйһиссәламнәр.

Күкнең өченче югарылыгында бик тә күркәм, йөзе тулган ай кебек Йосыф пәйгамбәр белән сәлам алышалар. Йосыф галәйһиссәлам шулчак Бөек Раббыбызның “Мөхәммәд – Рәсүлуллаһ” дигән вәгъдәсенә шөкер кыла.

Күкнең (биеклекнең) дүртенче катында Идрис пәйгамбәр сәламеннән соң: “Шөкер Раббыбызга, Рәсүлебезне күрсәткән өчен”, – ди.

Бишенче катка җитәләр һәм Муса галәйһиссәламнең ир туганы Һарун пәйгамбәр белән очрашалар. Карасалар, Һарун галәйһиссәлам сакалының яртысы – ак, яртысы кара. Янында бик күп кеше, һәрбарчасы ак вә ала ала киемнәрдән. Болар исә Муса галәйһиссәлам өммәтендәге Бәни Исраил кавеме. Ислам дине юлындагылары, иманлылары, хак-нахакны бутамаганнары, Аллаһның мәңгелек хозурына пакь вә саф хәлдә кайтканнары – ак киемнәрдән. Ә калганнарына – иманнарына хыянәт кылганнарына, гөнаһ катыштырганнарына, әмма тәүбәгә килеп дөнья куйганнарына ала киемнәр кидерелгән.

Аннан Рәсүлебез күкнең алтынчы катында яһүдиләрне хак дингә кайтару өчен пәйгамбәр итеп җибәрелгән, кара тәнле Муса галәйһиссәламнең үзе белән очраша. Муса пәйгамбәр үзе намаз укый, үзе елый. Өммәтенең гөнаһлары өчен Хак Тәгаләдән гафу үтенә.

Галәмнең җиденче баскычында Ибраһим галәйһиссәлам белән сәламләшәләр. Әлбәйтел-мәгъмүр җәннәт бинасының мәһабәтлегенә гаҗәпләнеп сокланган Пәйгам-бәребез галәйһиссәлам бу мөкатдәс бинага һәр көнне җитмеш мең фәрештәнең намазга кергәнен вә һәрбарчасының шунда калганын белә. Күкнең иң югары катында җыелган фәрештәләр Мөхәммәд галәйһиссәламне бер бүлмәгә кертәләр. Ошбу бүлмәдә Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең бихисап күп пәрдәләр аша якынаюын сизә дә, бик тә курыккан хәлдә сәҗдәгә китә, Аллаһ Раббыбызга мактаулар укый. Шул мизгелдә Аллаһтан вәхи (илаһи ачыш) килә. Пәйгамбәребез скет Аллаһы Тәгаләгә “Әттәхиййәәтү лилләәһи үәссаләүәәтү үәттаййибәәт”, ягъни “Тел гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә – һәрбарчасы Аллаһ Раббыбыз өчен” дип хәмед (мактау) әйтә.

Аллаһы Тәгалә бераздан “Әссәәламү гәләйкә әййүһән-нәбиийү үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ” (“Әй Пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе вә рәхмәте вә бәрәкәте булсын”) дип җавап бирә. Моңа каршы Рәсүлебез “Әссәләәмү галәйнә үә галәә гибәәдил-ләәһис-саалихиин” (“Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәсенә булсын”) ди.

Фәрештәләр “Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбедүһү үә расүлүһ” (“Чын күңелдән гуаһлык (шәһадәт) бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк. Мөхәммәд галәйһиссәлам – Аллаһы Тәгаләнең колы вә илчеседер”) диләр.

Намазларда укыла торган “Әттәхият” Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең кара-каршы сөйләшүеннән хасыйл булган бер дога.

Аллаһ Тәбарәкә вә Тәгалә Мигъраҗда Мөхәммәд галәйһи-ссәлам өммәтенә биш вакыт намазны һәрбер мөселманга фарыз кыла. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам җәннәт вә җәһәннәм сыйфатларын күрә һәм шул ук кичтә Мәккәгә кайтарыла.

Раббыбызның сөекле хәбибе Мөхәммәд галәйһиссәлам Мигъ-раҗ могҗизасыннан җир йөзендә яшәгән барча әһле ислам (мөселманнар) бу хатирәләрне күңелендә сакларга тырыша.

 

 

Рөстәм Рәхмәтуллин

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...