Солтан Мәхмүд II Пәйгамбәребез ﷺ каберлеге өстенә ничек итеп яшел гөмбәз төзеткән

Солтан Мәхмүд II Пәйгамбәребез ﷺ каберлеге өстенә ничек итеп яшел гөмбәз төзеткән

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мәчетендә төзелеш эшләре барганда эшчеләргә бу изге урынга бик нык ихтирам күрсәтергә һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне борчымаска әмер ителгән. Шулай ук аларга дөнья мәшәкатьләре турында сөйләшү тыелган, чүкечләрен алар йон белән ураганнар.

Изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә карата мөселман дәүләт башлыклары һәрвакыт аеруча игътибар күрсәткәннәр. Төрек солтаны Мәхмүд II Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең каберлеген төзекләндергәндә, аның өстенә гөмбәз төзеткән һәм бу гөмбәз Кубба-и Хадра, ягъни яшел гөмбәз дип йөртелә. Госманлы империясе солтаны Сәлим I заманында Мәккәне яулап алалар. Шул сәбәпле “ике Хәрам хезмәтчесе” (Хәдим әл-Хәрамәйни) титулына ия булган иң беренче төрек солтаны да ул була. Беренче төзелеш эшләрен Мәдинәдә солтан Мөхтәшәм Сөләйман алып бара. Ул шәһәрне диварлар белән камап алдыра. Нәтиҗәдә Сәлим II, Морад III, Мәхмәд III, Әхмәд I, Морад IV, Мәхмәд IV, МостафаII, Әхмәд III, Мәхмүд III, Госман III, Габделхәмид I, Сәлим III Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең мәчетен үзгәртеп коралар һәм монда бүләкләр җибәрәләр.

XIX гасырда мәчеттәге төзекләндерү эшләре һәм Пәйгамбәребез кабере өстендәге яңа гөмбәзне төзү эшен солтан Мәхмүд II тормышка ашыра. Моңа әзерлек 1813 елда башлана, Истанбулдан һәм Мисырдан кирәкле материаллар һәм эшчеләр китерелә. 1817 елда эшне башлыйлар, 1837 елда тәмамлыйлар. Пәйгамбәребез мәчетендә кыйбла тарфыннан, төньяк һәм көнчыгыш ягыннан 3 багана өстиләр, ә көнбатыш ягыннан дүртенчесен куялар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм каберлеге өстендәге гөмбәз иң беренчеләрдән булып мәмлүкләр солтаны Кәитбай төзеткән була. Ул вакытта аны Куббат әл-хуҗра (бүлмә гөмбәзе) яки Куббат ан-нур (Нур гөмбәзе) дип йөрткәннәр. Мәхмүд II заманында гөмбәз ташка алмаштырыла, кургаш белән капланган һәм яшел төскә буялган, шуның өчен дә аны Куббат әл-хадра (яшел гөмбәз) дип атаганнар. Ул бүгенге көнгә кадәр сакланган һәм Пәйгамбәребез мәчетенең символы булып тора. Төзелеш белән мәшгуль булган эшчеләргә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне борчымаска һәм бик игътибарлы булырга, хөрмәт күрсәтеп эшләргә әмер ителгән. Дөнья эшләре турында сөйләшү тыелган, әгәр берәрсе нәрсә дә булса әйтергә теләсә, Аллаһның исемнәре нигезендә билгеле бер код билгеләгәннәр һәм башка төрле искәрмәләр уйлап тапканнар. Мәсәлән, кирпеч сораганда “Аллаһ” дип әйтергә, чүлмәк белән су кирәк булганда, “Бисмилләһ” (Аллаһ исеме белән), чүкеч – “лә иләһә иллә Аллаһ” (Аллаһтан башка илаһ юк) дип әйтергә кирәк булган. Эшчеләр даими тәһарәтле булырга тиеш, һәрбер кирпечне куйганда “бисмилләһ” әйтергә тиеш булганнар. Кадак какканда, артык тавыш чыкмасын өчен чүкечләрен йон белән ураганнар.

Дәрвиш Әхмәд Пешкаризадә “Тайибәт әл-әзкәр” китабында Пәйгамбәребез галәйһиссәләм каберлеге урнашкан бүлмәгә (Рауда и Мутаһһара) карата бик олы хөрмәт күрсәткәннәре турында болай дип язган: “Ястү намазыннан соң кешеләр таралышкач, Пәйгамбәребез бүлмәсендә хезмәт итүчеләр кулларына лампа тотып мәчетне карап чыкканнар һәм ишекләрне япканнар. Әгәр эчтә берәрсе калса, “Бисмилләһ” әйтеп аны чыгарганнар. Чөнки монда дөнья сүзләрен әйтергә ярамый. Әгәр берәр кеше Пәйгамбәребез каберлеге янында булса, “лә иләһә иллә Аллаһ” дигәннәр һәм шул рәвешле бинадан чыгуын үтенгәннәр. Кояш чыгарга 3 сәгать кала мөәззиннәр башлыгы ишекләр янына килеп, “лә иләһә иллә Аллаһ” дип чакырган. Эчтә калган хезмәтче аны ишетеп: “Мухәммәдүррәсүлуллаһ” дип җавап биргән һәм ишекне ачкан”. Мәхмүд II заманында Пәйгамбәребез ﷺ балаларының каберлекләре дә һәм кайбер сәхәбәләрнең каберлекләре дә төзекләндерелгән. Әбәр и Гали дип аталган Галинең коесы, Бәдер сугышы вакытында Пәйгамбәребез ﷺ чатыры урынында төзелгән мәчет, Мәккә белән Мәдинә арасында булган һәм шулай ук Мәдинәдән Шамга бара торган юлдагы коелар һәм су каналлары да төзекләндерелгән.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...