Намазда нәрсә турында уйлыйсың?

Намазда нәрсә турында уйлыйсың?

Шәех Әбул-Габбас әл-Җүвәлики (Аллаһның рәхмәтендә булсын) руханият юлына басканчы һәм гыйлем ала башлаганчы капчыклар тегү һәм аларны сату белән шөгыльләнгән. Бервакыт ул капчык саткан, әмма акчасын алырга оныткан, ә алучы акча түләргә оныткан. Намаз вакыты кергәч, ул намаз укырга баса һәм намазында кемгә капчыгын сатып бирүе турында уйлана. Намаздан соң ул үзенең өйрәнчегенә әйтә: “Намаз вакытында миңа түләнми калган капчык турында уй килде, капчыкны кемгә сатып җибәрүем турында исемә төшерә алмыйм”. Ярдәмчесе аңа: “Әй остазым, син намаз укыдыңмы, әллә инде акча турында уйландыңмы?” – дигән. Ярдәмчесенең сүзләре остазына бик тәэсир иткән, ул өстенә капчык киеп дөньядан йөз чөереп, үзен рухи тәрбияләргә керешкән.

Нәсихәт

Имам Әгъзам (Аллаһның рәхмәтенә булсын), бай сәүдәгәр иде. Аллаһ Тәгаләнең әл-Әграф сүрәсендәге 31 нче аятьтә әйтелгәнне үтәү өчен: “Әй Адәм балалары, һәрбер мәчет каршында күркәм булыгыз” (Әл-Әгъраф сүрәсе, 31). Имам Әбү Хәнифә үзенә 1500 дирһәмгә кием сатып ала һәм намаз укыганда киенә торган була. Бер кеше аның янына килеп: “Әй Имам, мин һәрбер намаз вакытында дөяләрем турында уйлыйм. Сез шулкадәр бай була торып, гаҗәеп тынлыкта намаз укыйсыз?” - дип сорый. Имам Әбү Хәнифә аңа бик матур киңәш бирә: “Мин дөяләремне йөрәгемә бикләмим, ә абзарга ябып куям”. Әлбәттә кеше гаиләсен туендыру өчен акча эшләргә тиеш. Әмма шуны да истә тотарга кирәк, малмөлкәт, акча ул бары тик бер чара гына, кеше акчадан файдаланырга һәм акчаны куллана белергә өйрәнергә тиеш әмма йөрәгендә сөю ялкыны булырга тиеш түгел. Кеше акчадан файдаланырга тиеш, әмма акчаны чиктән тыш чыгып яратырга ярамый.

Корабль борты артында булган су – ул бу сәфәрнең бәрәкәтле булуына ишарәли. Корабльнең эчендә су булу – ул һәлак булуга китерә. Имам Раббани әйткән: “Йөрәкне дөнья малын яратудан чистарту ул бик авыр. Намаз аша Аллаһ Тәгалә сине Үзе каршында кабул итте. Шуңа күрә намаз вакытында башка нәрсә турында уйлаудан оялырга кирәк. Иң зур бәхет шунда, башкалар биргән нәсихәткә колак салу һәм шуннан сабак ала белү”.

Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның

“Рухул-бәйән” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...