Рамазан ае фазыйләтләре

Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз мәхлукларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Бөтен җанлы һәм җансыз мәхлукларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлүллаһ галәйһиссәлам: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”, – дигән. Рамазан ае хасиятләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәте өчен махсус бирелгән, шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: “Рамазан – өммәтемнең ае”, – дип әйткән.

Бер көнне Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: “Йә Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?” – дип сораган. Аллыһы Тәгалә: “Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтләредер”, – дигән. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?” – дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр”. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Йә Раббым, шул рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче”, – дип сорагач, Аллаһы Тәгалә: “Бу ураза – хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтенә генә хастыр”, – дип әйткән.

Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршы алганбыз икән, Аллаһ Раббыбыз аны изге гамәлгыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...